Әтнә
Эш атнасы күз ачып йомганчы узып та китә әй, Тамчы. Без инде шул понедельник - җомга, аванс - получка көтеп яши торган халык. Шул тирәдәрәк инде. Кичә безнең Казанда да яхшы гына сибәли иде коры кар. Малай сөенеп тә йөрде әле кыш җитә дип.
Гөлбану, исәнме. Тагын бер эш атнасы башлануы б/н сине. КМ үзендә үк эшләмисеңдер? "Җәһәтнең" җитмәгән җире юк аның. Клавиатурасына көчкә ияләндем.
Бу ялларда авылда беренче кар бөртекләре очты...
Сәлам, Тамчы, хәерле ял көннәре сиңа. Мин "Азатлык аланы" тирәсендәрәк тир түгәм. Тамчы. көләсе килеп китте(Биектау битенә күз салдым) ул "җәһәт" сезгә дә килеп җитте мени? Ну абыең булдыра да инде.
Юк югалмадым кызлар,мин Дөбьяз битендә.
Менә терә, "Казан зур авыл" диеп, белми генә әйтмиләрдер. Мин дә бит шул зур абыйга хезмәт итмәктә вә көн күрмәктә. Мин "Ак кирмән" тирәсендә тир түгештә. Син кайдарак соң?
Юк шул, Тамчы, мине дә бик туры китереп бетермәдең. Мин Дәүләт бабайга хезмәт итәм.
Нык ялгышасың, Гөлбану. Ә синең үзеңнең эшең редакция кебегрәк җирдә түгелме?
Тамчы, чын күңелдән котлыйм җылынуыгыз белән! Син татарның каймагы җыелган җирдә (Т-р к-ссы) эшлисең ахрысы. Миңа шулайрак тыела. Бәлки ялгышамдыр.
Ниһаять, өйдәге батареяларга да "кан җылысы" йөгерде, ә эштә һаман юк. Без быел рекорд куйдык ахры, җылылык бирмәү буенча.
Тамчы, алай ук өлкән димим инде, әз-мәз генә дим. (беркемнең дә олы булып күренәсе килми бит ә, шайтан алгыры). Мин дә госучрежд-дә эшләп йөрим. Шул кәгазь, комп-р эше инде безнең. Кайбер көнне күзләр чәчрәп чыгардай була. Көннәр бер дә куандырмый бит әле, ялларга -1гә кадәр күрсәтә. Әбиләр чуагы да саташып бетте быел...
Хәерле иртә, Гөлбану! Безнең анда тагын да күбрәк булган юк шул.
Алай ук өлкән түгелдер инде. Вообще-то,минем иркәм дә мин вузда укыганда мәктәпне бетергән. Мин госучреҗдениеда эшлим. Ә син кайда?
Аңлавымча, Хәмдебануыбыз Әлдермешкә әйләнеп, Биектау битенә кайтып китте.
Хәерле иртәләр! Әтнә якларында нинди яңалыклар? Бер 15 көнләп анда булган юк.
Тамчы, син миннән аз гына өлкәнрәк икән. Син вузда укыганда мин әле 10 кл.ны гына тәмамлый идем. Тамчы, эшең нидәнрәк гыйбарәт соң? Учреждение, оешма, завод, фабрика....
Дөбьязлы Хәмдебануыбыз югалды бит әле.
Хәерле көн, Гөлбану! Мин КГУ ның татфагын тәмамладым, 80 ахыры-90 башында. Мәктәптә әзрәк эшләп алгач, миңа да эш юнәлешен үзгәртергә туры килде.
Тамчы. укылды инде. Педта. Әмма бу юнәлеш буенча эшләмим. Ә син үзең нәрсә бетердең соң? Ничәнче елларда?
Икәүләшеп, синең б/н бергә, "сер йомгагын" чишмәскә... Ничәнче ел "балалары" икәнебезне дә белсәк. Гөлбану, син үзең Казанда берәр уку йортында укымадыңмы?