поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 

"Сәясәт" язмалары

22.06.2008 Сәясәт
САЙЛАРГАМЫ, САЙЛАТЫРГАМЫ?
Минтимер Шәймиев, төбәк җитәкчеләрен Мәскәүдә билгеләү дөрес түгел, аларны халык үзе сайларга тиеш, дигәч, кабат кузгалган бәхәсләр хәтта "Бердәм Россия" партиясен дә икегә бүлде. Чынлыкта Татарстан Президенты бернинди дә яңа тәкъдим белдермәде. Төбәк җитәкчеләре җирле халык тарафыннан сайлана, дигән норма илнең төп законында сакланып килә, аны беркем дә юкка чыгармады. Беслан фаҗигасеннән соң гына Владимир Путин аны вакытлыча туктатып торырга җай тапты. Хәзер исә "вакытлыча" дигәннәренең дә ахыры җитте. Телевизордан безгә илдә искиткеч тәртип урнаштырылганын сөенеп хәбәр итәләр. Димәк, шушы демократик норманы да кире гамәлгә кайтару мәслихәт. Президент Дмитрий Медведевка бу мәсьәләдә шактый гына баш ватарга да туры киләчәк. Ник дигәндә, халыктан сайлатуны һәм Мәскәүдә билгеләүне чагыштырганда, аларның берсе – тәгаен дөрес, икенчесе исә һич тә дөрес түгел, дип төгәл генә бәя биреп булмый. Бу ике ысулның кимчелекләре дә, өстенлекләре дә шактый күренә.
Караулар (3251)
Илдар МИРГАЛИМОВ | Ватаным Татарстан
29.04.2008 Сәясәт
“ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН” ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ СЕССИЯЛӘРЕНӘ ЙӨРМӘГӘН ДЕПУТАТЛАР ИСЕМЛЕГЕН БАСТЫРДЫ
Сайлаучыларның мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, һәм 2008 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышында кабул ителгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 41 статьясына туры китереп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларында катнашмаган III чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының исемлеге бастырып чыгарыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының утырышта катнашмауларының төп сәбәбе – хезмәт командировкасы. Әмма хезмәт командировкасы нигезле сәбәп буларак карала алмый. Чөнки депутатларга утырышның булачагы турында алдан ук хәбәр ителә.
Караулар (4517)
21.03.2008 Сәясәт
ПРЕЗИДЕНТ БУЛА АЛМАМ ИНДЕ
Дәүләттә иң әһәмиятле вазыйфаны бүтән кешегә тапшыргач, Владимир Путинның кем булачагы, аңа матди һәм социаль яктан нинди өстенлекләр тудырылачагы да билгеле инде. Закон буенча, аңа кагылсызлык тәэмин ителә. Ягъни, АКШ һәм башка илләрнең экс-президентларыннан аермалы буларак, Россия белән идарә иткән чорда кылган гамәлләре өчен Путинны җинаять һәм административ җаваплылыкка тартып булмаячак. Ул гомере буе сакчылар, махсус элемтә, транспорт, санаторий-курорт, медицина һәм иминиятләштерү хезмәтләреннән бушлай файдалана алачак. Ай саен аңа Россия президентына тиешле эш хакының 75 проценты күләмендә, ягъни 120 мең сум тирәсе пенсия түләнәчәк. Шуннан кала дәүләт дачаларыннан берсе дә аңа гомерлеккә тапшырыла. Хәзер исә РФнең экс-президентларына тиешле өстенлекләргә башка дәүләтләрнең элекке җитәкчеләренә кызыгырга гына кала.
Караулар (3998)
Илдар МИРГАЛИМОВ | Ватаным Татарстан
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы