поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.03.2008 Сәясәт

ПРЕЗИДЕНТ БУЛА АЛМАМ ИНДЕ

Дәүләттә иң әһәмиятле вазыйфаны бүтән кешегә тапшыргач, Владимир Путинның кем булачагы, аңа матди һәм социаль яктан нинди өстенлекләр тудырылачагы да билгеле инде. Закон буенча, аңа кагылсызлык тәэмин ителә. Ягъни, АКШ һәм башка илләрнең экс-президентларыннан аермалы буларак, Россия белән идарә иткән чорда кылган гамәлләре өчен Путинны җинаять һәм административ җаваплылыкка тартып булмаячак. Ул гомере буе сакчылар, махсус элемтә, транспорт, санаторий-курорт, медицина һәм иминиятләштерү хезмәтләреннән бушлай файдалана алачак. Ай саен аңа Россия президентына тиешле эш хакының 75 проценты күләмендә, ягъни 120 мең сум тирәсе пенсия түләнәчәк. Шуннан кала дәүләт дачаларыннан берсе дә аңа гомерлеккә тапшырыла. Хәзер исә РФнең экс-президентларына тиешле өстенлекләргә башка дәүләтләрнең элекке җитәкчеләренә кызыгырга гына кала.

Аларга гына түгел. Минем дә, әйтик, Президент буласым килә. Аның өчен мин нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дигән сорау куеп, ил башлыкларының Кремльнең төп кабинетына хуҗа булганчы үткән тормыш юллары белән танышып чыктым. Илдә акыллы, сәләтле кешеләр бик күп, ни өчен соң әлеге мәртәбәгә нәкъ шулар гына ирешә алды икән соң?

Баксаң, аларның тәрҗемәи хәлләрендә уртаклыклар әлләни күп түгел. Ельцин авыл баласы булса, Путин белән Медведев минем кебек шәһәрдә туганнар. Кызганыч, үземнең Чаллымда түгел, ә Ленинградта дөньяга беренче аваз салганнар.  Соңгы президентның әти-әнисе вуз укытучылары булса да, беренчеләре – минем әти-әнием кебек гади хезмәт ияләре гаиләсеннән. Димәк, минем дә шансларым бар дигән сүз. Әмма вузга укырга кергәндә белгечлек сайлаганда мин аз гына ялгышканмын икән, чөнки филологларның президентлыкка ирешүләре тарихыбызда билгеле түгел әле. Ельцин әнә политехник университетның төзелеш факультетын бетергән, ә Путин белән Медведев юридик белем алганнар. Шуннан соң, диссертацияләр яклап, Владимир Владимирович – икътисад фәннәре, ә Дмитрий Анатольевич юридик фәннәре кандидаты исеменә лаек булганнар. Әлеге дәрәҗәләргә ирешү үземнән генә тора, әлбәттә. Спорт белән дә җитди шөгыльләнергә вакыт. Ник дигәндә, ил башлыклары кебек теннис, дзюдо, авыр атлетика спорт төрләрендә уңышка ирешмәдем. Шунысы үкенечле: соңгы президент сайлаулар әле ил җитәкчеләренең буйлары кыскара баруын да күрсәтте. Бер Ельцин генә мәһабәт гәүдәле булган, ә СССРның күпчелек генсеклары, РФнең соңгы җитәкчеләре – кечкенә буйлы. Медведевны исә Путиннан да бәләкәйрәк, диләр. Мин  бу яктан да ярамаган булып чыктым. Шунысы да уйланырга мәҗбүр итте: президентларның берсе дә хәрби хезмәт үтмәгән, ә бит матбугатта армиягә бармаганнарны дәүләт хезмәтенә алмаска дигән коткы да таралган иде.

Әле бер ел элек кенә бөтен ил халкы, Россия белән “чекист” өммәтеннән булганнар гына идарә итә, дигәнгә ышана иде. Бәхетемә, Медведев мисалы мондый карашның дөрес түгеллеген күрсәтте. “Бердәм Россия” сафларына басып кына, иң югары җитәкче постларга ирешергә мөмкин, дигән фикер дә ялгыш булып чыкты. Әлеге партиядән файдалана белсәләр дә, ни Путин, ни Медведев анда керү теләген белдермәде. Әмма үзем белән алар арасындагы мондый уртаклыкка тап булгач, иртәрәк шатланганмын икән: демократ президентларның өчесе дә КПСС әгъзалары булган лабаса. Ә миңа анда керергә насыйп булмады. Ельцин нәкъ менә Советлар Союзының Коммунистлар партиясендә җаваплы вазыйфалар биләп, зур сәясәткә кереп китте һәм илнең тарихын үзгәртте.

Танышлык, югары даирәләрдә туганнарым, дусларым булу белән дә мактана алмыйм. Соңгы ике президент сәясәткә Борис Ельцинның фикердәше Анатолий Собчак лекцияләр укыган Ленинград дәүләт университетында белем алганнар бит. Соңыннан Ленсовет рәисе, Санкт-Петербург мэры булып сайланган Собчак, Путин белән Медведевны үз командасына алып, аларны хакимияткә китерә. Ә минем филолог-мөгаллимнәрем сәясәттән ерак тору сәбәпле, зур планнарымны тормышка ашырырга ярдәм итмәсләр, ахрысы. Бүген исән булган президентлар белән дә турыдан-туры бәйләнешем булмаганга күрә, аларның “преемнигы” булып билгеләнү мөмкинлегем дә “нуль”гә якын. Тумыштан бирелгән тагын бер үзенчәлегем Кремль кабинеты тәрәзәсеннән Мәскәүгә карап тору хыялларымны челпәрәмә китерде: мин бит – татар баласы, ә күпмилләтле Россия җитәкчесе итеп нишләптер рус кешесе генә сайлана ала.

Кыскасы, мин Президент була алмам инде!..


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 49 | 15.03.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»