поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.12.2013 Мәдәният

Дилүс Хуҗиәхмәтов: «План буенча яшәү күңелсез түгел»

Бер танышым: «Курчак театры артистлары барысы да шундый зур күзле, уйнаткан курчаклары төсле үк», дип соклана. Барысы турында әйтә алмыйм, ләкин Дилүс Хуҗиәхмәтов шундый – зур кара күзле, ачык, куркусыз карашлы.

Мәгънәле карашы аңа драма театры актёры булып сәхнә тотарга да булышыр иде, мөгаен. Ләкин Дилүс язмышын башкача төзи – ундүрт яшендә курчак театрына эшкә килә һәм бүгенгәчә шул әкияти дөньяда иҗат итә. Сәхифәбездә – Дилүснең тормыш принциплары һәм киңәшләре.

«Башкаларның миңа: «Театр үзең туганчы ук сине сайлаган булган», дип әйткәннәре бар. Балалар бакчасыннан ук төрле бәйгеләргә йөрттеләр. Биергә, җырларга, шигырь сөйләргә сәхнәгә мине чыгаралар иде. Мин мәктәптә укыганда төрле юнәлешләрдәге эксперименталь сыйныфлар ачтылар. Озак уйламыйча, театр сыйныфына укырга кердем. Шул ук вакытта Чаллы шәһәренең 7нче музыка лицеенда театр бүлегендә дә укыдым.

Тугызны бетергән вакыт иде. Әни белән радиодан белдерү ишеттек: «Чаллы дәүләт курчак театры труппа җыя». Бардым. Алдылар. Курчак театры миңа бөтенләй таныш түгел иде, ләкин нәкъ менә шуның белән кызыклы тоелды ул миңа. Театрда эшләү белән беррәттән читтән торып Казан театр училищесында укыдым. Шулай ундүрт яшьтән профессиональ театр дөньясына кердем.

Ун ел Чаллы театрында бик яратып эшләдем. Аннан Казанга күчендем. «Әкият» театры сәхнәсендә уйнавыма икенче ел».

«Кешенең аерым бер шөгыльгә сәләте йә бар, йә юк. Үзеңдә бу сәләтне сизмәсәң, эшкә тотынмау хәерлерәк, дип саныйм. Мин, мәсәлән, үземне режиссёр итеп күз алдына китермим. Гәрчә режиссёрга укырга Петербургка да чакырганнар иде. Минем урыным – сәхнәдә, өченче рәттә кофе тотып утыра алмам мин. Бер спектакль куеп карау өчен генә режиссура курсларына йөрү дөрес булыр дип санамыйм».

«Кеше никадәр яхшы күңелле булса, яхшылыгы аңа шул ук дәрәҗәдә әйләнеп кайтачак. Яхшы кешене үпкәләтү, кыерсыту җиңел диләр – ялган. Мәрхәмәтле булу беркатлы булу дигән сүз түгел ул. Мәрхәмәтле кеше акыллырак, шуңа күрә ул сиңа юл бирәчәк, ә син аны җиңдем дип уйларсың. Мәрхәмәтле булудан курыкмагыз».

«Белгород режиссёры белән спектакль куйганнан соң ул миңа: «Дилюс, ты – человек-оркестр» дигәне хәтердә. Бу чыннан да шулай. Миңа тегесен дә тартырга, монысын да сузып төшерергә кирәк. Чаллы театрында сәхнәдә уйнаудан тыш, монтаж эшләрен дә башкара идем. Иҗат итәргә бу бер дә комачауламады. Мин киресенчә мондый эштән, башкаларга булышудан энергия алам. Тик тора алмыйм мин».

«Һәр адымыңны алдан уйла – минем девиз шул. Агым буенча барырга ярамый, иртәге көн турында бүген кайгыртырга кирәк. План буенча яшәү күңелсез түгел ул. Уналты яшьтә машинага акча җыя башлаган идем – унсигездә алдым. Бер дә күңелсез булмады».

«Тынлыкны, ялгызлыкны яратмыйм. Хатыным белән улым авылда булып, мәсәлән, миңа өйдә үземә генә кунарга туры килсә – бу минем өчен җәза. Мондый вакытта эштә озаграк утырырга тырышам. Ялгызлык сөймәүчеләргә музыка тыңларга киңәш итәм. Кәеф ничек кенә начар булмасын, музыка булышачак».

«Барысын алдан уйлап, планлаштырып яшәсәм дә, үземне бернинди кагыйдәләр кысасына кертмим. Тормыш куйган теләсә-кайсы кагыйдәгә каршы чыгып, аны җиңеп була, ләкин мондый адымны да дуамаллык белән түгел, ә нәтиҗәсен алдан уйлап эшләргә кирәк».

Блиц-киңәшләр

Укырга: тарихи әсәрләр.
Карарга: «Австралия» фильмын, мультфильмнар.
Тыңларга: татарча моңлы җырлар һәм көйләрне. 


Рания ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 11 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»