поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әнием, таныш бул: бу Лилия.
    – Бәтәч, син эт алырга чыгып киткән идең түгелме соң? 

Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
10.12.2013 Җәмгыять

Авыл өстендә – серле утлар

Редакциягә Казаннан газета укучыбыз Разия Вәзиева шалтыратты. Гаять дулкынланып һәм тәэсирлә­неп, ноябрь бәйрәмнәренә туган авылына кайткач, кичкырын аяз күк йөзендә ниндидер якты, сәер утлар күрүен сөйләп бирде ул. Ике-өч кич рәттән бер үк вакытта пәйда була да йолдызлар катында озак кына кузгалмыйча, җе­мел­дәп тора, ди.

Әйтеп бетер­мәсә дә, НЛО хик­мәте, оча торган бер-бер тәлинкә-фәлән түгел ми­кән, дигән уй тынгылык бирми, күрә­сең. Яшермим, шик-шөбһә генә түгел, ифрат нык кызыксыну кузгатты күңелдә бу сүзләр. Белмәссең дөньяныкын...

Фотоаппарат алып, кә­газь-каләм кыстырып, Нурлат районының Яңа Иглай авылына барудан башка чарам калмады. Баргач, андый башваткычларга мөкиббән тарих укытучысы Илдус Тимербулатовны да иптәшкә чакырдым. Теге билгесез җисем, тәлин­кәме, чәшкеме, дигәндәй, ош­бу авылның Самара өлкәсенә чыккан ягында гына күренә, имеш. Чыннан да, үзәктә яшәүчеләр, бу хакта сорашкач, аптырап җилкә сикертү­дән узмадылар. Аның каравы авыл читендәге элек Котылдык дип йөртелгән, хәзерге Яшьләр урамында гомер итү­челәр бертавыштан ул сихерле “шайтан” утларын аермачык тамаша кылуларын бөтен нечкәлекләренә хәтле сурәт­ләп бирделәр. ЮХИДИ кебек җитди оешмада эшләүче Илмир Гобәйдуллин сурәтен ке­сә телефонына төшереп алган хәтта. Кызганычка, сыйфаты начар, газетада бирерлек түгел...

– Күрше Некрасовка ягыннан килеп чыкты да, мин­си­ңайтим, хәйран гына вакыт яктырып торды. Йолдыздан яктырак та, зуррак та үзе, – диде гомерендә күпне күргән Усман ага Манәпов.

– Әйе, әйе, – дип сүзгә кушылды Дания Гобәйдуллина, – кызыл, ак төсле утлары бар үзенең. Ярты сәгатьләп янып торгандыр, керосины беткәч кызара-кызара сүнгән лампа кебек, акрынлап сүнде, югалды аннары.

– Әннекәчем, аны күргәч курыкканнарым! – дип кабаланып, үзенеке белән уртак­лашты бер туташ. – Ялан кырда миңа таба килә башлаган сыман булды да, башымны күтәрергә дә куркып, җәтрәк өйгә чаптым...

– Самара военныйлары нәрсәдер маташтырмыйлар микән, – дип шиген белдерүче дә табылды. – Күктә нидер төзиләрме әллә, диюем? Заманасы шундый бит хәзер...

Әнә шул рәвешле күктән күзне дә алмый сөйләшә-сөйләшә озак кына басып тордык Яшьләр урамында ул кичне. Ярый, хуш, тәмам ка­раңгы төште, ә галәм кунагы “очрашу”га килергә уйламады бугай. “Ул аяз күктә генә күренә, бүген болытлы ич. Килеп чыкса, үзебез хәбәр итәрбез”, – дип озаттылар мине. Зарыгып көтәм, әм­ма шуннан бирле ул-бу ише­телмәде, хәбәр салучы да булмады. Күңел барыбер тыныч түгел. Нидер булган бит инде ул Яңа Иглайда? Шулкадәр кешенең ялгышуы, күз бууга, саташуга би­решүе мөмкин түгел лә­баса.

Оча торган тәлинкәләр белән мавыгып китеп, Интернетны ешрак актара башладым. Виртуаль киңлектә сәя­хәт кылганда, кытай фонарьлары турындагы материалларга юлыктым да (батарея белән эшли торган гадәти кесә фонарьлары турында сүз бармый монда!) кинәт башыма гаҗәеп бер гөман килде. Тукта әле, каты кәгазьдән эшләнгән, эченә ут чыганагы куелган, күктә оча торган кытай фонаре түгелме икән ул?! Чин мәмләкәтендә барлыкка килгән ул әкәмәт бездә дә модага кереп бара ич хәзер! Берәр төрле бәйрәм мәҗлес­ләрендә, яисә баерак кемсә­ләрнең туган көннәрендә кичке караңгыда, ут ягып, аяз күккә очыртыла торган шарсыман ул фонарьның биеклеге гадәттә 1 метр чамасы, авырлыгы 130-150 грамм тарта. Бәясе дә әллә ни түгел икән. Кәгазь яки бамбук каркасны эчтән җылыткан ут чыганагы тәэсирендә шул рә­вешле 1 километрга кадәр кү­тәрелгән нәрсә җил уңаена кимендә ярты сәгать очарга, җил булмаганда, бер урында тик яктырып торырга мөмкин, дип язалар. Астан караганда, акрын гына каядыр очып барган ниндидер иярчен дә төсле үзе. Ноябрь кичләрендә шуны күреп, ниндидер НЛО чутыннан тәшвишкә төшүе ихтимал ич авыл халкының?! Бәйрәмне котлап, әйтик, көз­ге туйлар вакытында җибәр­гән булганнардыр да...

Туры килеп торуын күр син, нәкъ Интернетта актарынганда, адашым Тимербулатов та: “Кытай фонаре гына булмады микән теге?” – дип шалтыратты. Фонарь гына булмагае дип, берьялгызым гына генә фараз кылып маташмыйм, димәк. Юк, дип кис­тереп тә әйтә алмыйм. Ә күңел шулай да, бүтәннәрнеке кебек үк, ул “сөйкемле җе­мелдәвек”нең ниндидер серле, сихерле могҗиза булып чыгуын, Җир улларының, ниһа­ять, галәм ияләре белән очрашуын, аралашуын тели. Ә бәлки... Сабыр итик әле. Мең­нәрчә ел көткәнне...  



Ватаным Татарстан
№ 209 | 10.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы