поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.12.2013 Спорт

Олимпия уты якташыбыз кулыннан узар

17 ноябрьдә күренекле спортчы, беренче дөнья чемпионы тренеры, Россиянең атказанган укытучысы, Халыкара дәрәҗәле судья, Түбән Новгород өлкәсе билбаулар белән өлкә көрәш федерациясенең вице-президенты Зәки Әнвәр улы ВАЛЕМЕЕВ үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан һәм Түбән Новгород буенча узачак Олимпия утын илтәчәген истә тотып, без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Язганыбызча, 7-23 февральдә Сочида узачак XXII Кышкы Олимпия уеннары уты эстафетасы 7 октябрьдә Мәскәүдә старт алды. Безнең өлкәгә ул эстафета январь башында килеп җитәр. Анда губернатор Валерий Шанцев белән бергә Зур Рбишчадан Зәки абый Валемеев та катнашыр.

- Зәки абый, Сез Олимпия уты эстафетасында катнашырга хокук яуладыгыз. Сезнеңчә, ил күләмендә аның максаты нинди?


- Әлбәттә, эстафетада катнашу минем өчен зур горурлык. Бу уникаль вакыйга, тормышта бер генә була. Һәр регион эстафета барышында үзенең казанышларын күрсәтә алыр, һәр россияле шул рәвешле Олимпия уеннары тарихына кереп калыр. Аның максаты да шундый - илне берләштерү һәм дөнья йөзенә Россиянең табигый, тарихи, мәдәни, милли байлыгын таныту. 

- Әлеге эстафетаны рекордлы диләр. Сез аның үзенчәлекләрен беләсездер?


 - Маршрутны төзегәндә оештыручылар регионнарның табигый һәм транспорт үзенчәлекләрен исәпкә алганнар. Аның озынлыгы 65 мең километр. Утны123 көн эчендә 83 регионның 129 шәһәре һәм 2900 торак пункты аша якынча 14 мең факелчы итәр. 
 Утны Европаның иң биек ноктасына - Эльбрус тавына мендерерләр, дөньяда иң тирән булган Байкал күле төбенә төшерерләр

- Мондый зур ераклыкларны факелчылар нинди транспортта үтәр? 

- Факелны самолетта, поездда, автомашиналарда, көймәләрдә, хәтта “Формула -1” болидында да йөртерләр. Бөтен серләрне ачмыйм, барысын да үзегез күрерсез. Шуны гына әйтер идем, алда әле хәйран калдырырлык яңарышлар байтак булыр.

- Факел - эстафетаның иң мөһим элементы. Аның турында да сүзегез бардыр?

- Ул уникаль проект буенча төзелгән. Махсус җайланмалар аркасында ут көчле суыкта һәм җил-давылда да сүнмәячәк. Авырлыгы 1,8 кг.,озынлыгы 95 см. тәшкил итә. Конструкциясе йөгерүчегә җиңел булсын дип төзелгән. Этабыңны йөгергәч, аны үз хакына сатып алырга мөмкин булыр. Шулай ук һәр факелчы “Bosco” фирмасында махсус тегелгән спорт формасы белән тәэмин ителер. Бүтән өс-аяк киемнәре кияргә ярамый. 

- Сезне Олимпия факелчылары арасына ничек сайлап алдылар? 


- Шундый хөрмәтле миссиягә ия булыр өчен бик җитди сайлап алу конкурсларын үтәргә кирәк иде. Гади, зур казанышлары булмаган кешене факелчылар арасына кертмиләр, әлбәттә. Мине сайлаганда, комиссия әгъзаларына спорт өлкәсендәге уңышларым зур йогынты ясагандыр дип беләм.

Кызыл Октябрь районында мин классик һәм ирекле көрәш буенча беренче спорт мастеры исемен алдым, билбаулар белән көрәш буенча беренче абсолют дөнья чемпионы исемен яулаучы Ханнән Мусинның һәм җиде Россия чемпионы тренеры идем. Йөзгә якын бүтән спорт төрләре буенча спортчылар әзерләдем. Шашка буенча мин җитәкләгән Зур Рбишча мәктәбе командасы күп еллар зональ, өлкә ярышларда беренче урыннарны ала иде. Быел менә үзем шашкалар буенча интернет-турнирда дөнья чемпионы исемен яуладым.

 - Зәки абый, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эстафетада катнашуыгызны горурланып көтеп калабыз һәм чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез!

- Рәхмәт сезгә дә. Барча “Туган як” укучыларына Кышкы Олимпия уеннары ярышларын карап, безнең спортчылар өчен җан атып аларның җиңүләреннән ләззәт алырга Ходай язсын. Барчагызның да спорт белән дус яшәп, сәламәт булуыгызны телим.
 


И. САДЕКОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»