09.12.2013 Җәмгыять
Урам этләрен ничек киметергә? (Сораштыру)
Кичә социаль челтәрләрдә Чаллының Яр буе паркында билгесез кешеләрнең этләргә агу сибеп чыгулары хакында хәбәр язылды. “Челнинские известия” газетасы ике этнең агуланып үлүен хәбәр итте.
Соңгы вакытта этләрнең артуыннан зарланулар ешайды. Универсиада алдыннан ук кабыргасы белән куелган булса да, әле дә мәсьәләне хәл итүнең төгәл юллары ачыкланмаган. Татарстан депутатлары йорт хайваннары тотуның төп принциплары, аларны урамга алып чыгу шартлары, хуҗаларының бурычларын билгеләп, закон проекты әзерләде, билгеле. Әмма урамдагы этләр әле дә булса беркая да китмәде. Чаллыдагы хәлне халыкның проблеманы үзе хәл итәргә алынуы дип аңларга да мөмкин. Сезнеңчә, урам этләрен ничек киметергә?
Алсу ХӨСНУЛЛИНА, ике бала анасы:
– Безнең йорт урман буенда урнашкан, аулаграк урында. Йортның балконы астында, йорт тирәсендә унлап эт яши. Алар барысы бергә өрергә тотынса, куркыныч булып китә. Ә балаларның берсе мәктәпкә үзе генә йөри. Шундый хәлгә дә тап булганым бар: 10 яшьләр тирәсендәге бала этләрдән куркыпмы, кар көртенә кереп баткан, билдән үк баткан, чыга алмый, кырыенда бишләп эт өреп тора, бала болардан куркып нишләргә дә белми, көрттән дә чыга алмый. Этләрне атсыннар димим, әмма алар болай итеп йөрергә дә тиеш түгел бит. Йорт хайваннарын сатып алуны катгыйландыру гына да ярдәм итәр дип уйламыйм. Күбесе кыргый этләр, алар үрчи, арта тора. Махсус урыннар булдырып, шунда җыеп япсыннар иде. Әгәр дә моның өчен түләү кертелсә, мин аны түләргә дә риза.
Лариса ШӘЙМӘРДАНОВА, Казан этләр приюты директоры:
– Безнең приют 130 эткә исәпләнгән, әмма хәзер монда 250 эт яши. Кешеләр шалтыратып йә балаларын алуны сорый, китереп тә бирәләр. Хәзер салкыннар җитте, шуңа күрә булдыра алган кадәр алдык инде. Безнең спонсорлар да, ярдәм итеп торучы оешмалар да юк. Битараф булмаган кешеләр ярдәм итә, кемдер дарулар, ризык алып килә, акчалата да булышалар. Үзем әлеге приютка волонтер буларак кына килгән идем. Хәзер җитәкче булып калдым. Эшем ошый, чөнки хайваннарны яратам. Минемчә, этләр күбәймәсен өчен төп чара – стерильләштерү. Шулай итеп кенә проблеманы хәл итеп булыр дип саныйм.
Айгөл БАРИЕВА, җырчы:
– Безнең күз алдында шундый хәл булган иде: кызым белән урамда йөргәндә ниндидер махсус хезмәтләр килеп урам этен атып киттеләр. Бала өчен бик зур травма булды ул. Үзем дә бик авыр кичердем. Әлбәттә, этләрнең артуы куркыныч хәл. Бала вакытта үземне дә этләр куркытканы бар. Минемчә, атарга кирәкми, ә махсус приютларга илтсеннәр яки стерильләштерсеннәр иде.
Радик САБИРОВ, журналист:
– Чынлап та соңгы арада урам этләре арта башлады. Балалар курка, үзем дә шүрлим. Үземне бала вакытта эт тешләгән иде, шуннан куркып калганмын. Бу мәсьәләне хәл итү озакка сузылды. Ферма булдырып, шунда барысын да җыю дөрес булыр иде. Һаман да кайсы оешма җаваплы булуын хәл итә алмыйлар. Бала вакытта безнең этне атып киттеләр. Бик авыр булган иде. Шуңа күрә атканчы этнең хуҗасы бармы, юкмы икәнен ачыкласыннар иде.
Асия ВӘГЫЙЗОВА, студент:
– Хайваннарны бик яратам, шуңа күрә аларны атып үтерүгә каршы. Алар кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ бит инде. Этләрең шулкадәр артуына да кешеләр гаепле. Кызыгып, йорт хайваны сатып алалар да, берничә айдан, туеп, урамга чыгарып җибәрәләр аларны. Бу эш бит шулкадәр зур җаваплылык сорый. Аны вакытында ашатырга, юындырырга, урамга алып чыгарга да кирәк. Шуңа күрә йорт хайваннары тоту кагыйдәләрен бик нык катгыйландырырга кирәк дип саныйм.