|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2013 Икътисад
Акчаны кайда саклау отышлырак?Зуррак финанс «маясы» туплый алган россиялеләр аны бүген кулда тотмаска тырыша. Кемдер, акчаларын очсызланудан саклап калу өчен, күчемсез милек сатып алуга өстенлек бирә, икенчеләре автомобиль яки кыйммәтле техника сатып ала. Кайсылары, аз булса да процентлары килә торыр, дип, банкларга депозитка сала, кыйммәтле кәгазьләр базарында үз бәхетләрен сынап караучы тәвәккәл кешеләр дә очрый. Ләкин бу ысулларның берсе дә файда алуга тулы гарантия бирә алмый. Мәсәлән, акчаларын банкларга саклыкка салучыларны зур рисклар сагалый. Ышаныч күрсәткән банкны берәр көнне ябып куйсалар һәм бөлгенлеккә чыгарсалар, процентлар алу икенче планга калмагае... Ул чакта депозиттагы акчаңның төп суммасын тулысынча кире кайтара алу да зур бәхет булачак. Билгеле булганча, бүген Россиядә банк вкладларының 700 мең сумга кадәр өлешен компенсацияләү дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Шуңа күрә, иминият очрагы туганда, Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы, процентларны да кертеп, вкладчыга 700 мең сумга кадәр акчасын кире кайтаруга гарантия бирә. «РФ банкларында физик затлар вкладларын иминиятләштерү турында»гы федераль закон нигезендә, вкладчыларга иминият лимитын кайтару ике атнадан соң башланырга тиеш. Әгәр физик затның банкка салган акчалары күләме иминият лимитыннан – 700 мең сумнан артмый икән, ул чакта вкладчы депозитын тулысынча кайтарып алуга өметләнә ала. Клиентның депозит суммасы 700 мең сумнан артканда, аның иминиятләштерү лимитыннан арткан өлеше банкны ликвидацияләү барышында капланырга тиеш. Гражданнарга иминият лимитын кайтару буенча җаваплылык алган Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы да, депозитлары күләме 700 мең сумнан арткан гражданнар да бөлгенлеккә чыккан банктан беренче булып компенсация алуга дәгъва итүче кредиторлар исемлегендә санала. Тик арбитраж идарәче Евгений Семченко сүзләренә караганда, гамәлдә депозитларның дәүләт тарафыннан гарантияләнгән өлешеннән артык сумманы компенсацияләү җиңелләрдән түгел. Бер банктагы вклады 700 мең сумнан арткан гражданнар саны күп түгел, аларның өлеше 5 проценттан әллә ни артмый. Шуңа да иминият очрагы туганда, компенсация акчалары беренче булып Вкладларны иминиятләштерү агентлыгына юллана. Вкладчы миллионерлар мәнфәгатен күздә тотып, хәзер РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Үзәк банкы компенсация түләүгә кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертү кирәклеген күтәрә. Алар Вкладларны иминиятләштерү агентлыгының компенсация алуга чиратын беренчедән өченчегә күчерергә тәкъдим итә.
Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|