07.12.2013 Сәясәт
Мәскәү басымымы, әллә төбәкләр юашлыгымы?
Без республикабыздагы толерантлык белән мактанырга гына түгел, аның өчен барысын да эшләргә, майтарырга да тырышабыз. Мәчет төзесәк, чиркәү салырга онытмыйбыз, Болгарны төзекләндергәндә Свияжск та читтә калмый. Болары ярар, булсын да, кирәктер дә. Тик без бит, хәтта татар мәктәпләрендә дә русча укытып, үзебезне үзебез үк шаклар катырабыз.
Тиз генә аңламассың да андый хәлләрне: әллә үзебезне аз гына да хөрмәт итмәвебез, әллә бер сансызлык, булдыксызлык шунда. Дәүләт теле саналган туган теленең куллану даирәсе тарайганнан-тараюын тыныч кына карап торып, аны кыерсытканга риза булып, юл куеп, үз Конституциясен үзе үк бозган милләт нинди милләт буладыр?
Ә федераль үзәк белән булган икътисадый мөнәсәбәтләрдә без шулай ук чамасыз толерант түгелме? Ярарга тырышуданмы ул, артыгын буйсынумы, юашлыктанмы – кайбер чыганакларга караганда, нефть керемнәренең дә нибары 7 проценты гына үзебезгә кала. Калганы белән без Үзәкнең күңелен күреп киләбез. Һәм, әйтергә кирәк, мондый юмартлыкта без ялгыз түгел. Ә Үзәк үзе безнең күңелне күрү өчен ниләр кыла соң? Толерантлык бит ул мәхәббәт кебек, ягъни ике яклы булырга тиеш.
Тик күрәбез: Мәскәү толерантлык дип, гаделлек, тигезлек дип бер дә башын катырмый. Мәскәү провинцияне яратмый. Ул аны санламый, аңа ышанмый. Ышанса, республика, өлкә җитәкчеләрен сайлауны тыймас иде. Ул үз халкына ышанмый, аерым кешеләргә, үзе утыртып куйган наместник-менеджерларга, чиновникларга ышана. Ул гына да түгел, анда – Үзәктә – безнең хисапка, ягъни провинция, регионнар, субъектлар хисабына оештырылган банкет һаман да булса дәвам итә. Ключевский формуласы бүген дә үтәлеп килә: “дәүләт симерә – халык бетәшә” (“государство пухнет – народ хиреет”). Ил үзәкләштерелгән һәм һаман да икегә аерылган хәлдә. Бер якта – байлыкка, муллыкка чумган, уртача хезмәт хакы 70 меңгә җиткән, гел бүтән ихтыяҗлар белән бүтән дөньяда гомер сөрүче һушлы башкала, икенче якта – мәркәз каладагы муллыкны, көрлекне, рәхәтлекне тәэмин итеп торган, аларны туендырган ярым фәкыйрь субъектлар. Ягъни тагын да шул берьяклы һәм сәер икътисадый, шул ук вакытта сәяси дә булган толерантлык.
Ике мең ел элек бар юллар да Римга илткән кебек, Россиядә юллар бүген Мәскәүгә барып тоташа. Римдагы кебек бездә дә алар провинциядән азык-төлек, куллану товарлары, ягулык, мал-мөлкәт ташу өчен кирәк. Егерме гасыр элек ул юллар буйлап империя башкаласына әле тагын коллар да куганнар. Бүгенге гастарбайтерларны куасы юк, алар үзләре килә...
Кризис тирәнәеп маташа. Аның юан башы янә дә шул төбәкләр җилкәсенә төшәчәк. Үзләрен яклый, саклый белмәгәндә һәм теләмәгәндә Мәскәүгә төшмәс бит инде. Татарстан, хәтерләсәк, Үзәк белән вәкаләтләр өчен шактый тарткалашты. Регионнарның хәтсезенә бернинди вәкаләтләр дә кирәкми. Алар артык тырышмый, үз өсләренә җаваплылык алмый гына Үзәк кушканны башкарып, дотация алып ятарга гадәтләнгән. Регионнар, сәяси булмасын да, һич югы икътисадый актив, булдыклырак булсалар, Мәскәү дә үзен башкачарак тотар иде. Үзәкнең регионнарга булган мөнәсәбәте комсыз хуҗаның гастарбайтерларга карашын хәтерләтә. Ягъни алардан бары башны иеп, кушканны эшләү генә сорала. Мәскәү яратсын, хөрмәт итсен дисәң, башта үзеңне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәктер. Регионнар аякка басканда гына Россия тернәкләнә алачак бит.
Сәяси активлык дигәннән. Ут күршеләребез украиннарда булган Регионнар партиясе Россиядә булса, әллә комачау булыр идеме? Ул юк. Мәскәү басымына, аның регионнарны файдаланып килүенә, шушы көнгә кадәр сакланган ярымколониаль стандартларга күмәкләшеп каршы тору, аны үзгәртү программасы да юк. Субъектлар мәнфәгатен кайгыртырга тиеш орган – Федерация Советы, нәрсә белән шөгыльләнә – анысын да сенаторларның үзләреннән башка юньләп беркем дә белми.
...Республикабыз, Аллага шөкер, икътисадый түлне ярыйсы җыйды. Безгә, акрынлап кына, үзебездәге икътисадый потенциалны сәясәткә, милли мәнфәгатьләргә, аларны нәтиҗәле итеп кайгырта, яклый, үстерә белүгә әверелдерә башларга вакыт җитмәде микән? Күпчелек субъектлар икътисадый яктан гына изелсәләр, үзебезнең милли яктан кыерсытылуны да онытмыйк. Татарстан вәкаләтләрдән дә, җаваплылыктан да курыкмый. Тик финанс белән ныгытылмаган вәкаләтләрдән мәгънә юк. Салымнарның яртысын, нефть керемнәренең күбрәк өлешен үзебездә калдыруны көн тәртибенә кертүдә соңламасак иде.