поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
11.09.2013 Җәмгыять

Уй уйланмый – туй туйланмый (Тамада язмасы)

Берничә ел элек “Татарстан яшьләре”ндә бер укытучы язмасындагы “Идән юучылар, урам җыештыручылар да бездән күбрәк хезмәт хакы ала бит” дигән сүзләргә дары кебек дөртләп кабынган идем.

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирергә тиешле педагогның гади эш кешесенә мондый кимсетүле мөнәсәбәтенә бик тә нәфрәтләндем һәм “Кеше акчасын санамагыз!” исеме астында газетага җавап хаты юлладым. “Сезнең кеше артыннан пычрак, нәҗес җыеп караганыгыз бармы? Ни өчен үз эшегезне авыр хезмәт башкаручыларныкыннан өстенрәк бәяләнергә тиеш дип исәплисез?” кебегрәк сораулар да биргәнем хәтеремдә.

Мондыйрак фикерләүне аннан соң да, әйләнә-тирәдәгеләрдән дә күп ишеттем. Хәзер инде элеккечә кабынмыйм, бәхәсләшеп, нидер аңлатып та маташмыйм. Гомумән, газета аша мөнәсәбәтләр ачыклап, авторларның бер-берсен “каезлавын”, төрттереп яки ачыктан-ачык тетмәсен тетүен бик өнәп бетермим. Кайчак күңелгә бик нык тигән нәрсәләр күренсә дә, дәшмәүне мәгъкүль күрә башладым. Беренчедән, һәркемнең үз каланчасы диләр бит, кем ничек фикер йөртмәс, икенчедән, шөпшә оясына таяк тыгып болгау бер дә юньлегә түгеллеген беләм.

Ә менә Нурисә Габдуллинаның “Замана туеның яңа йолалары” дигән язмасын (“Т.Я.”, 20 август) укыгач ук, үз фикеремне белдермичә кала алмаячагымны аңладым. Әгәренки, әйтәчәк сүзләремдә усаллык-дорфалык та чагылып китсә, Нурисә үпкәләмәс дип уйлыйм. Чөнки ул үзе берәүләрнең һөнәрен, хезмәтен өнәмәвен яшереп маташмый, ә минем исәбем “алай түгел, болай ул!” икәнен әдәп кысаларыннан чыкмый гына аңлату.

Идән юучыдан кимрәк акча алып эшләүче укытучының позициясе болайрак: мин ми черетеп биш ел буе институтта укыган, ә берәүләр укымаган-нитмәгән килеш тә миннән күбрәк хезмәт хакы ала! Безнең Нурисә дә: “Тамада берничә сәгатьтә минем бер айлык хезмәт хакымнан күбрәк ала”, – дип, бөтенләй башка һөнәр иясен үзе белән чагыштыра.

Тамада дигән сүзне мин кабул итеп бетерә алмыйм. Безнең сүз түгел бит бу, шуңа да колагыма да, күңелемә дә ятмый. Эчәргә кыстаучы сыманрак күзаллана. Туй, бәйрәм алып баручы, табынчы, туйчы дисәң яхшырактыр. Туйчы һөнәре дә, Нурисә язганча, “яңа традиция” түгел. Шәйхи Маннур “Агымсуларга карап” дигән автобиографик повестендә Себер якларында дан казанган Туйчы бабай хакында, аның чыгышы белән Мамадыш ягыннан, Тәкәнеш авылыннан икәнлеген яза. Мин бер язмамда Мамадыш районы Козгынчы авылы (Тәкәнештән ерак түгел) егете, мәрхүм җизнәм Вакыйф Туйчинның әлеге Туйчы бабай нәселе дәвамчысы булуы ихтималын дәлилләп маташкан идем. Туйчиннар нәселенең туйчы токымы икәнлеген аңлау кыен түгел – барысы да моңлы җырчылар, гармунчылар, шаян-тапкыр сүзлеләр.

Мин туйчы һөнәренә биш ел буе ми черетеп институт тәмамлап түгел, ә гомерем буена килдем дисәм дә артык түгелдер. Туганнарым-дусларым күптәннән: “Бу – синең эш, тотын!” – дип тукысалар да, алынмадым. Бүтән һөнәр алу өчен ми череттем, үзешчән сәнгатьтә берничә дистә ел “рәхмәт”кә сәхнә тапташтыргалап йөрдем, ил-республика буйлап уздырылган конкурслардан алып кайткан дипломнар коллекциясен туплап, шуларга куанып яшәдем. Үзем белгәннәрне балаларыма тапшырырга омтылдым. 5-6 яшьтән улларымны “Нардуган” ансамбленә җитәкләп илттем, баяннан бераз башлары калка башлауга, музыка мәктәбенә йөртергә тотындым. Балалар нидер майтара башлагач, гаилә ансамбле оештырып җибәрдек. Барлы-юклы акчаларыбызга ни рәвешле музыка кораллары юнәтүебез үзе бер тарих... Беркем дә китереп бирмәде. Балаларның да башка яшьтәшләре сыман “иректә йөзәселәре” килеп, киреләнеп алган чаклары аз булмады. Музыка мәктәбен бетердегез, гармун-курай һ.б. уйныйсыз, ут очырып биисез. Инде җырлау сәләтен дә үстерик дигәч, кечесе вокал дәресләре дә алырга ниятләде. Бөтен кеше үз баласын юрист, икътисадчы, хоккейчы итеп күрергә хыяллана бит, шуңа да бездән дә авыз кыйшайтып көлүчеләр, сәерлектә гаепләүчеләр аз булмады. “Һаман җүләр сатып йөрисез икән әле”, – диде бер очрашуыбызда уңышлы гына кияүгә чыгып, байбичәгә әйләнгән элеккеге бер таныш. Ул чакта баш эшләп җиткермәгән, шул “бесплат” сәхнәдә йөрүне әйткән икән ул. Аннан, азмы-күпме танылу килдеме, мәҗлесләргә чыгыш ясарга чакыра башладылар. Әлбәттә, түлиләр! Хезмәтләренең нәтиҗәсен күрү балаларга да күңелле, тамашачы күңеленә хуш килүдән алган тәэсирләрне әйтеп тә тормыйм.

Дус-туган тагын үгетли: “Үзегез тотыныгыз, әйдә!” Ниһаять, гаилә белән киңәшеп, ниятләдек. Яңа аппаратура сатып алдык. Тик ул кадәр җиһазның безнең тыйнак кына машинабыз багажнигына сыймаячагы ачыкланды. Үзебез дә дүрт кеше, әле ничәмә-ничә гармун, гитара, колонка һ.б. да салырга кирәк әле! Баш миләребез кайнап чыга язды. Бурычыбыз муенга менеп җитә дип курыксак та, зуррак машинасыз яңа шөгылебезнең тернәкләнеп китмәячәге көн кебек ачык иде. Хуш, монысын да башкарып чыктык кебек. Өй эче кайнап тора башлады. Мәш килеп программа әзерлибез. Нурисә язганча “әзер сценарий” белән эшләүнең ни икәнен без белмибез. Каян алалар икән аны? Кемгә кирәк син ул чәйнәлеп, шаблонга әйләнгән программаң белән? Безгә үз йөзебез, башкалардан үзгәлек, яңалык кирәк иде. Иҗат кешесенең һәрберсе шуңа омтылып яши. Нурисә-журналист та беркемне дә кабатламыйча язарга тырышадыр бит? Әллә мин ялгышаммы?

Аннан тотындык кибетләр буйлап кирәкле реквизитлар юнәтергә. Казан, Чаллы, Түбән Кама кибетләреннән таба алганын табып, тапмаганын үзебез ясадык. Тегүчеләр ялладык. Ниндидер иске-москы костюмнар юнәтү, бөгәрләнгән, керле атрибутларны кунакларга тәкъдим итү безнең өчен ят нәрсә.

Кунаклар каршына джинсы-футболкалардан чыкмау, эчпошыргыч-оятсыз уеннар оештырмау, кемнедер кимсетерлек сүз, мәгънәсез анекдотлар сөйләп йөрмәүне дә үзебезгә максат итеп куйдык. Шөкер, филнең артына тибүе белән мактанган кырмыска кыйссасы белән кеше көлдерергә маташып интеккән юк, анысы. Үзем 30 ел буе мәзәкләр җыям бит.

Үз-үзеңне, өс-башыңны 100-120 кешелек мәҗлес каршында ким-хур булмаслык итеп карау да шактый чыгым сорый, мин сиңа әйтим, Нурисә якташ! Биюләр өчен милли костюмнар тектерергә күпме акча сарыф иткәнебезне әйтсәм, тагын үз хезмәт хакың белән чагыштырырсың дип куркам, музыка коралларын яңартып-өстәп торуны да өстәсәмме! Әле бит “яшьләрдән каерып аласы акча” кесәгә кермәгән. Менә шул рәвешле, ал-ялны белмичә ике-өч ай алдан ук алган заказыңа әзерләнәсең. Әле бит төп эш тә бар, анда барып, эшләп кайтырга кирәк.

Нурисә әйткәнчә, “каерып алу”ы нидер инде аның, белмим. Һәркем килешү буенча түли, ирексезләп талап алу юк бит. Җәй көне “такса” артуын да белми идем әле мин, Нурисә язды ярый. Кешесенә карап бәяне төшермичә ярамый. Ресторанга лимузиннар белән килгән Чаллы бае белән ирен җирләгәненә әле ел да тулмаган Мөслим апасына бер бәя куя алмыйм шул инде. Хезмәте дә җиңелләрдән түгел! “Ничәдер сәгать өчен каерып акча ала” дип фикер йөрткән кешегә: “Ә үзеңә кем мишәйтли шундый җиңел кәсепкә тотынырга?! Урыс агай әйтмешли, флаг тебе в руки!” – дияргә генә инде... Туй-юбилейга кадәр заказчы белән һәр нәрсәне килешү-сөйләшү өчен очрашулар, төп эшеңне ничектер җайлап юлга чыгу, бәйрәм чарасына кадәр республиканың әллә кайсы төбәгендәге шәһәр-районга ике сәгать алдан барып аппаратураңны кую-көйләү, 6-7 сәгать (кайчак артып та китә) үкчәле түфлидән кеше каршында басып торганнан соң кара тиргә чумып әйберләреңне төяп тагын юлга чыгу, таң алдыннан кайтып кереп аны бушатумы ул “берничә сәгать”?!

Еш кына эшләп кайтканнан соң берничә көн сыгылган лимон халәтендә йөрим, авырып та алгалыйм. “Күз тия сиңа!” – диючеләр бар. “Үземнеке үземә тисә генә инде”, – дип шаяртсам да, публикага эшләгәндә күпме энергия сарыф ителгәнен беләм. Ә халык арасында кемнәр генә очрамый. Һәрчак сөеп-сокланып кына карамыйлар бит. Хөсетле, авыр карашлылар да бар. Еш кына тискәрегә сукалаучы бер кунак та табыла. Мин ул адәмне мәҗлес башында ук чамалап куям. Кайчак, күренмирәк торса, ямансулый да башлыйм. Төнге юлдан һәркем үз уена чумып, арган тәннәрнең һәр күзәнәге белән “сөйләшеп” кайтканда, кинәт кенә искә төшеп: “Карагыз әле, теге тискәре персонаж тәки борынламады бит, егетләр, әйеме?” – дим дә, дәррәү көлеп җибәрәбез. Әйтик, шулай ук минем матди керемем күңелен тырнап торган бер абзый, башына исерткеч йөгерүгә: “Ыслушай, сеңел, мин синең гонорарыңа өлешкә кермим. Ну син миңа “Олы юлның тузаны”н җырларга вакыт бир!” – ди. Хуҗалар күзгә ялварып карый: “Зинһар, коткар, ул аны мәҗлес саен суза”, – димәсәләр дә, күзләреннән укып була. 60 проценты яшьләрдән торган туйда яшелле-мөшелле “вокал” бик тансыкмы? Менә шул агайны рәнҗетмичә генә урынына озату өчен психолог та була белергә кирәк шул. Әле бит зур-зур түрә-кунакларның туйны үзләре доклад сөйли торган аудитория белән бутап җибәрү очраклары да бар. Туйчы аңа “регламент!” дип кычкыра алмый, матур-әдәпле итеп сүзен түгәрәкләргә юнәлеш бирүдән башка чара юк. Туй ул җыелыш та, калыпка салынган концерт та түгел. Төрле ситуациягә әзер булуың да зарур. Синең хезмәтеңнән авыл кодасы да, шәһәр интеллигенты да, түрә агай да, кәләшнең дискотека гына көтеп утырган дус кызлары да канәгать калырга тиеш. Аннан соң шуны әйтим, Нурисә ханым авырып китсә нишли? Әлбәттә, теге бәләкәй зарплатлы эшенә өстерәлеп бармый, “больничный” алып, өендә дәвалана. Туйчының моңа ни хакы, ни хокукы юк. Авырсаң да, иңнәреңдә әллә никадәр борчу-хәсрәт өелеп торса да, берәүләрнең гомергә бер килгән бәйрәмен бозарга һич ярамый... Яшь аралаш елмаерга да туры килә. Тамактагы төер тавышны калтыратмаска тиеш, йөрәгеңне телгәләгән тойгылардан йөзеңә күләгә төшәргә тиеш түгел. Күптән түгел үзебезгә дә нәкъ шушы халәттә туй мәҗлесе үткәрергә туры килде. Монда Нурисә әйткән, “каерып алына торган хезмәт хакы”ның бер катнашы да юк. Һич кенә дә “акча дигәндә – аяк идәндә” түгел. Яшьләр белән апрель аенда ук килешеп-сөйләшенеп куелган, көне килеп җиткәч кенә баш тарту намуссызлыкның, әхлаксызлыкның соң чиге булыр иде, чөнки тиз арада җүнле туйчы табу мөмкин түгел.

Язмада элеккеге туйларны шаһитлар генә алып баруы, туйларның лыгыр булып исерешеп, еш кына сугыш-тукмаш белән бетүе хакында да әйтелгән. Менә шул чын һөнәрман алып бармаганга мәҗлестән мәхшәргә әйләнгән дә инде ул туйлар.

Әти-әниләрнең, шаһитларның кайсы өстәлгә, кем янына утырулары һич кенә дә яңа традициягә әверелде дип әйтә алмыйм. “Соңгы елларда туйларга йөрмәгән” Нурисә ханым бу мәсьәләдә дә ялгыша. Хәзер инде күп туйлар шаһитларсыз генә да уза. Яшьләр, әти-әниләр, шаһитлар бер өстәлгә утырган туйлар да, яшьләр үзләре генә утырган туйлар да бар. Йола түгел, һәркемнең үз теләге белән, төрле җирдә төрлечә эшләнә бу.

Бервакытны намазга баскан бер ханым миңа: “Ай-һай, гөнаһлы юлда йөрисең!” – дигән иде. Кыен булды мондый гаепләүне тыңлау. “Сез телевизордан концерт карыйсызмы?” – дип сорадым. “Карыйм, – ди ханым. – Тик артист сәхнәдә җырлый, ә сез исерекләр күңелен күрәсез!” Соң, халкыбыз гомер-бакый туй туйлаган. Мин йөрсәм дә, йөрмәсәм дә үтәчәк инде туйлар. Әйе, кызганыч, халык әлегә исерткечтән баш тарту дәрәҗәсендә түгел. Әмма барлык туйлар да исерткечле түгел. Нурисә дә хәзерге туйларның аеклана баруы хакында яза бит. Исерткеч куелса да, эчү-эчмәү һәр кешенең ихтыяры. Беркем дә егып салмый. Бәлки без җырларыбыз-биюләребез белән, уйнатып-көлдереп, халкыбызның милли уен коралларын күрсәтеп-яңгыратып эчүдән азмы-күпме читләштерәбездер? Чөнки туйларыбыздан соң бер генә исерек кеше дә күргәнем юк.

Авторның төн уртасында салют аттырып халыкның тынычлыгын алуга чик кую турындагы фикерләре белән килешәм. Хәзер инде аның вакытын соңга калдырмаска тырышалар. Ләкин бөтен җирдә дә түгел. Ә менә традиция дигәннән, мин аңламаган яңалыклар да бар хәзер. Үзем берничә тапкыр никах туе дигән мәҗлес үткәрүдән баш тарттым. Монысы болайрак үткәрелә дип аңлаттылар: мулла никах укый, аннан Коръән укылган шул табын артында җырлы-биюле мәҗлес дәвам итә... Курыкма, исерткечле мәҗлес түгел дисәләр дә, әллә никадәр акча вәгъдә итсәләр дә, күңелем кабул итмәгән эшкә алына алмыйм.

Язмамны эшемне рекламаларга маташу яки мактану дип уйлаучыларга шуны әйтим: моңа кадәр дә бер дә кирәксенмәдем каядыр белдерү биреп йөрүне. Әлегә шөкер, “халык радиосы” да эшсез тотмый, өлгер генә. Бары тик бер-беребезнең һөнәрен, хезмәтен бәяли, хөрмәт итәргә өйрәник дип кенә яздым.


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»