• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
22.07.2013 Җәмгыять

Рәсәйне фахишәләр баскан...

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә миллионнан артык фахишә бар икән. Боларны дәваларга кирәк булса, һәр табибка икешәр фахишә туры килә, диләр. Сан ягыннан артистлардан, журналистлардан һ.б. ким булмаган бу төркем бернинди хокуксыз, яшерен рәвештә гамәл кылып яши икән. Төн­нәрен ничек уздырырга белмичә, йокысызлык чиреннән интегүче адәмнәр­нең күңелен күрүче бу кеше­ләр нигә әле хокуксызлыктан интегә?

Яшь хатын-кызларга ачык рәвештә фахишәлек итү мөм­кинлеген бирүне яклап чыгучылар да бар. Шуларның берсе – әби дәрәҗәсенә җит­кән язучы Мария Арбатова. Үткән елның ноябрь ахырында Владимир Соловьев алып барган телетапшыруда бу ха­тынның әңгәмәсен тыңлагач, минем нерв җепселләрем чымырдап куйды. Заман чиренә әйләнгән “этлек”не бу хатын чын-чынлап яклый. Аргументы да бик саллы һәм тирән мәгънәле: яшь кызларны зин­нәтле сарайларга җыйнап, табиблар карамагына тапшыру, алар акчалы ирләргә бик яхшы хезмәт күрсәткәч, саллы гына салым таләп итү дәүләт өчен дә отышлы. Мария Арбатованы яклап чыгучылар да хатын-кызлар булды. Ни әйт­сәң дә, русларда да, татарларда да “һәркем үз бозыклыгыннан чыгып фикер йөртә” ди­гән гыйбарә тикмәгә генә барлыкка килмәгәндер. Әлеге чыгышларны тыңлаганнан соң В.Соловьев та: “Ул чакта безгә “атказанган фахишә” исеме бирү һәм медальләр дә тапшыру кирәк булачак”, – дип, үзенең юморын кыстырып куйды.

Тапшыруда Арбатованың көндәше Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов иде. Мин аның фикерен хупладым. “Ата кеше буларак, үзем­нең улыма да, кызыма да “этлек” эшләп йөрүгә юл куймаячакмын”, – диде ул. Тапшыруда катнашучы ирләр яшьләр арасында таралган бозыклык­ның кайбер сәбәпләренә дә тукталдылар. Төп сәбәп – җәмгыятьнең икътисадый һәм әхлак ягыннан какшавы, диделәр. Акча колы булу да үзенең эшен эшли. Ф.Энгельс та җәмгыятьтәге таркаулык, һәртөрле алдашулар әхлакны боза дигән.

Тапшыру барышында ха­тын-кызлар, сорау булгач, тәкъдим дә барлыкка килә дип, таякның авыр башын ирләргә төшерергә теләде. Фахишәлек күренеше борынгы заманнарда да булган. Лә­кин ямьсез күренеш халык арасында беркайчан яклау тапмаган. Аңа каршы көрәш чаралары да күрелгән. Православие һәм ислам динендә мондый күренеш гомумән инкарь ителә. Җенси тотнаксыз­лыкның төп сәбәпләреннән берсе – гаиләдә тәрбиянең җитеп бетмәве. Ата-ана күзә­түеннән ычкынган кызларга тотнаксызлык күренеше беренче чиратта яный. Моннан 50-60 еллар элек, без студент вакытта, “сөртенү” күренеше авылдан килгән кызлар арасында байтак иде. Әти-әнисе янында яшәгән шәһәр кызлары арасында ямьсез күренеш­ләрне хәтерләмим. Бүгенге көндә гаиләләрнең таркалуы, илдә булган башбаштаклык, законнарның үтәлмәү күре­неше яшьләрне куркыныч адымнарга китерә дә инде.

Яхшы, ахырын уйламыйча, бер селтәнү белән Дума депутатлары фахишәлекне иреккә чыгару законын кабул итеп тә куйдылар, ди. Ул чагында бүген яшерен рәвештә эш алып барган бандитлар группасы үз хокукларыннан бик оста файдаланачак. Торак шартлары җитешми дип, без юкка гына зарланабыз. Буш торган ике катлы йортлар да бихисап бездә. Менә шул йортлар санаулы көннәр эчендә фәхешханәләргә әйлә­нәчәк. Акча яратучы, әмма эш сөймәүче бәндәләр үз фатирларында да мондый адымнарны тормышка ашырачак­лар. Эшләп ватылмаган зур корсаклы агайларның “спрос”ын канәгатьләндерү өчен “хезмәткәрләр” күбрәк кирәк булачак. Кайчандыр үзләре фахишә булган, бүген чәчләре агара башлаган хатыннар, тәэминат бүлеге оештырып, тормышта югалып калган, ятимнәр, хәтта балигъ булмаганнар арасыннан яшь кадр­лар туплый башлаячак. Ә СПИД авыруы барыбер үсә­чәк, аны күбрәк наркоманнар тарата.

Фахишәлекне булдырмау өчен аның килеп чыгу сәбәп­ләрен эзләү мөһим. “Этлек” белән күбрәк эш сөймә­гәннәр шөгыльләнә. Эшләгән кеше­нең мондый адымга барырга вакыты да, көче дә калмый.

Кызларны авылда калдыру проблемасын да хәл итәргә кирәк. Шәһәрдә уңга-сулга бәрелеп, каңгырап йөргәнче, ата-ана янында тормышны җайга салу күпкә файдалырак. Ятим калган балаларны, гарипләрне күзәтеп тору, аларга булышу – менә шулар безнең иҗтимагый һәм әх­лакый бурычыбыз.

 


Әнис ЗАРИПОВ
Ватаным Татарстан
№ 116-117 | 20.07.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№56 (846456) / 24.07.2013 16:24:13

Мондагы наданныкның чиге ЮК !

№55 (846454) / 24.07.2013 16:00:37

а што?, Зиначы түгел, ирекле.

№54 (846451) / 24.07.2013 15:42:00

*, таш белщн атып ътерерлщр дип куркасыжмы? зиначы икщнеж къренеп тора...

№53 (846450) / 24.07.2013 15:38:24

а што?, Здрасте? Ислам дәүләтендәге кыргыйлыкларны күрә торып, шул тәмугка керергәме? Акылдан язаннар юк бит әле.

№52 (846448) / 24.07.2013 15:34:06

*, башта рщсщйдщн ислам дщълщте яса,аннан сълщшербез.

№51 (846446) / 24.07.2013 15:29:47

а што?, ислам булса, тәртип була дисез бит. Хәзер, башкалар да шулай имеш. Аннан, башкаларда, ни дисәң дә, көчләүчене наказать итәләр, көчләнүчене үгел.

№50 (846444) / 24.07.2013 15:21:17

хрисищн динендщгелщр кцчлщми што ли? нигщ "мцселманнарга" гына кайтарып калдырасыз.
рщсщйдщ ёщр кен кечлилщр.нигщ каныктыгыз?

№49 (846419) / 24.07.2013 12:34:10

Иркә, /Мин киресен аңладым/ гомер-гомергә, гел киресен аңлыйсың да, соңыннан шул кирене доказать итеп маташасыж бит инде.)

№48 (846418) / 24.07.2013 12:30:27

"чыдый алмаган очракларда Ислам кочлэргэ рохсэт бирэ?"

Әгәр мөселман көчләгән икән, ислам рөхсәт бирелә дигән сүз түгел билгеле.

Тик гомерендә чишенмәгән хатын күрмәгән ир янына килү хатын тарфыннан саксызлык билгеле.Бензин янына ут тотып килгән кебек бит инде...Моны кешеләрчә аңлап була. Хәтта Соры чишенгәннәрне күргәч тырпаю турында язган. Язмый калса, все норм дияр идем.

Кешеләрчә аңлашылгач, ислам юристлары да яклау ягын карый инде.

Әмма бу ислам рөхсәт бирә дигәнне аңлатмый. Бездәге судьялар да күрә торып машинада бәреп сытканнарны күрми бит. Текә машиналылар булса.

№47 (846415) / 24.07.2013 12:22:39

*,

монысы синең фикер. Синеңчә булса, тырпаю, тырпаймау турынды сүз бөтенләй булмаска тиеш иде.Мин киресен аңладым.Әгәр бу турыда сүз кузгатыла икән, димәк аптырау дигән сүз.

№46 (846410) / 24.07.2013 11:53:45

Фотоларны карадым, карадым, берсенеке дә тырпаймаган дип язылган. Күрәсең, мини чишенеп ату гына түгел, гел шәрәләр янында да, маньяк булмаганнардан куркыныч янамый икән бит, соры-талпан шуны доказал. Ислам көчләргә рөхсәт бирү генә түгел,көчләүгә каршы авыз ачкан өчен наказать та итә. Хатын-кыз, исламда кеше түгел, ирләрнең күңлен күрергә тиешле тере курчак.

№45 (846406) / 24.07.2013 11:42:36

Чыдый алмаган имеш... Котулэре белэн, карап торучылар каршында кочлэгэннэр бит!
димэк чыдый алмаган очракларда Ислам кочлэргэ рохсэт бирэ?

Моселманнарны идеаллаштырмагыз!! Дорес фикер Мисал!

№44 (846386) / 24.07.2013 11:00:36

Мисал,№40)))

мин дә кул чабар идем сезгә, әгәр соңгы җөмләгез булмаса.Беренче, заманча ислам взгазе дияргә була. Сорының ислам белән гарәпләрне, муселманнарны бутавы миңа ошамый.Әйтик, гарәб илендә чишенгән норвеж хатынын күреп гарәб чыдый алмаган. Ярар. По букве закона килешик тә ди. Әмма шул ук Соры тишектә нудистлар битендә ничек берсенеке дә тырпаймаган дип язып куйган. Ә ни өчен тырпаерга тиеш соң ул, Соры))) дус итеп кенә сорыйм. Син бит техник белемле кеше, һәрнәсә чагыштырмача икәнен беләсең, чишенү дә чагыштырмача, гарәб ире өчен мини чишенеп ату белән бер инде ул.

Мисал, ни өчен соңгы җөмлә кабул ителми. Без сөнниләр. Ә синең җөмләң шыгыйларга туры киләдер мөгаен.Кешеләрнең авызын ябарга кирәкми.Сөнниләр имамнарны сайлап куя. Сайлап куйганда авызны ябып торып булмый.

№43 (846372) / 24.07.2013 09:36:26

Мисал,

№42 (846317) / 23.07.2013 17:01:59

Мисал, Ислам чиста һәм тугры дин булганга, Дубайда, 25-яшлек норвежка Марта Дебор Далэльвны, көчләгән өчен полициягә обращаться иткәнгә, шәригать канунына таянып, үзен ел ярымга утыртып куйганнар инде, алайса.



Иркә үз репертуарында, ни турында сүз баруын карамыйча, ссылканы укымыйча, чәпчим башка теманы алып, вердикт та чыгарып куйган.

№41 (846314) / 23.07.2013 16:33:38

misal maladis,bu yazylgan temaga matur itep nokta kuyganyn e4en

№40 (846288) / 23.07.2013 11:59:09

буларак, көчләүне һәм фәхишәлекне бутамагыз!

Икесе ике хәл.

Кеше-бәндә белән исламны да аера алмыйсызмы инде?

Ислам дин. Кешеләр өчен иңдерелгән күрсәтмә - яшәү рәвеше - тугры юл!

Бәндә - кеше. Беренчедән аңа тирә-юнь тәэсир итә.

Икенчедән, аның котыртып торучысы, бер вакытта да аны ычкындырмый торган, беркетеп диярлек куелган шайтаны бар.

Өченчедән, эгосы - нәфсесе.

Шул ук вакытта аның аңы, акылы, ихтыяр көче дә бар. Акылы кешегә яхшыны яманнан аера белергә ярдәм итә, яки ярдәм итми. Ихтыяр көчен эшкә җигеп ул әшәкелектән тыела ала. Тыела икән киләчәге матур. Юк икән үзенә үзе золым кыла. Мондыйлар күпчелек.

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү - гаеп. Ягъни, "мин үзем беләм"лек.
Тәкәбберлек. Утка илтә торган шайтан котыртуы.

Фәхешлек-пычракны патша да, урам, өй җыештыручы да таратырга мөмкин.

Адашучылар, гөнаһ кылучылар мөселманнар арасында да бар.

Мөселманны идеаллаштырмагыз. Өстә санап киткән әйберләрдән ул да азат ителмәгән. Мөселманнар да кешеләргә хас рәвештә төрлесе төрлечә. Бар белә торганраклары, бар азрак белемлерәкләре.

Араларында Аллаһ Тәгалә күрсәткән чикләргә якынаймаска, Аның әмерләрен үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга тырышучылар - уңышка ирешәчәк, иншә Аллаһ!

Ислам дине чиста - идеал.

Әмма дин ул, кеше түгел; ә кеше ул - дин түгел.

Кеше кеше генә.

Бер әйбер белән икенче нәрсәне бутамагыз!

Ислам чиста һәм тугры дин! Аңа сүз тигермәүегез үзегез өчен хәерле булыр.

Гомумән, башкаларны бик тикшермичә, һәрхәлдә телгә чыгармыйча, начар уйламаска тырышып, үзеңне генә белергә тырышу, тикшерү, барыбыз өчен дә хәерле юл!

№39 (846277) / 23.07.2013 10:27:10

Ах-ох, авыл хатыннарычы фикер йортэсез.Нервыланма,сезнен яшьтэ нервылану йорэк оянэге кузгалуга китерэ.

№38 (846274) / 23.07.2013 10:14:50

Димэк кулланасын килешмим. пропагандалыйсын фэхешне. аннары акчагыз булмаганда возмущаться итэсез!

№37 (846272) / 23.07.2013 10:11:36

Ай-хай, авылдан чыккан адэмнэр уз телен сатмас алар,синен кебеклэр.Кызганыч,атам да анам да ,эби бабамда авылнын ни икэнендэ белмэгэн кешелэр.Уземдэ чат шэхэр кызы.

№36 (846271) / 23.07.2013 10:10:10

Ай-хай, ))) культура академиясе б....тләр җитештерә...))))мин аларны күргәнем бар...

№35 (846267) / 23.07.2013 10:02:17

фәхишәләрне җитештерә торган культура әкәдимиясе ни тора!мин белгән 5 фәхишә кыз,шул әкәдимия бетергәннәр...))))))

Кара аны,репутация очен штраф тулэргэ туры килмэсен.
Син аларны кайдан белэсен?


Эйе,Галия,татар теле кирэкми дип утыручы башбаштак хатыннар да,авылдан чыга бит.

№34 (846265) / 23.07.2013 09:47:58

Фахишэлек белэн заниматься итэ АВЫЛ кызлары.Ботен башбаштаклык авыл кызларыннан килэ.

№33 (846262) / 23.07.2013 09:24:03

"Үз тәннәренең рәхәтен күреп яши бирсеннәнр..."

дигән идем, бу Бердыев вакыйгасы белән куелган ахыры.

Бу хатынга бик яхшы адвокат һәм халык тарафыннан хуплау кирәк, әлбәттә.

Икенчесе дә, өченчесе дә шикле.

Әйтик, Фәйзрахманчы хатыннарны мин төрле яклап хаклы һәм намуслы булуларына инана идем.

Проституция тыелган нәрсә.Мария Арбатова менә шушы хәлләр очрагында хаклы инде. Поституция тыелмаган булса, әлбәттә, бу егетләр яхшы срокларга төрмәдә булыр иде.Яхшы адвокаты булса, алар урыны әле дә төрмә булыр иде. Әмма Бердыев племяннигының (кстати Россиялеме?) үз машинасына, проституткага акчасы булмаса да, Бердыевның налог түләүчеләр ( футбол да бюджет акчалары кайный, кергәне һәм кереп бетмәгәне) хисабына яшәп алган машинага (һәм ул көчләүчеләр куоына эләгә)һәм адвокатка җитәр.

Проституция тыелса да, аның өчен штраф кына каралган.Әмма син проститутка дип үзеңне таныгансың икән, син инде көчләделәр дип әйтә алмыйсың.Бу хатынга иң беренче чиратта хирурга барып тән җәрәхәтләренә справкалар аласы иде.

Бердыевка яхшы һөҗүм инде бу.Чөнки кыйналаган проституткалар бихисаптыр.

№32 (846259) / 23.07.2013 08:44:12

Булган, бар, булачак...

Калганы чүп сүз. Олигархлар налог түләмәгән илдә фәхишәләрдән налог алып кына врачларга, укытучыларга зарплата күтәрерлек, ракеталар мәтәлеп төшмәслек акча җыйный алмаслар...

Үз тәннәренең рәхәтен күреп яши бирсеннәнр...

№31 (846256) / 23.07.2013 08:35:44

Соры кортка шаккатырсын,уз-узен утереп мактый,булса да булыр икэн кеше,Соры кешене ялганлап була и то кайберлэрен генэ,лэкин АЛЛАХы Тэгэлэне бер зат та ялганлый алмас.

№30 (846251) / 23.07.2013 08:26:12

тузга да язмаганны язып утыра соң бу соры!
кайсы мөселман илендә,мөслимәләрне мөселман ирләренең көчләгәнен?
кайда күрдең,мөселман татарның,мөселманкаларны көчләгәннәрен? где факты? рәсәй мөселман иле түгел. һәр көчләгән татар мөселман түгел.
азмыни татарлар,үзбәкләр,тадҗиклар арасында насильник-норкаман-креминал кешеләр. бутама!

элек атиест булган,бүген по привычке,исламга "килгән",прохвост бәндәләр. алар ислам динен дә КПСС шикелле дип беләләр,әмма ялгышалар...

юк сүз сөйләп утырмагыз рамазан аенда.

бүгенге рәсәйдә(в том числе татарда) 50% ирле хатын фәхишә икән,ни әйтмәк кирәк(мин ирсезләр турында әйтмим дә).

бу аФФФтыр бу язмасы белән ни әйтергә теләгән - аңлашылмый.

хезмәт халкына почет беткәндә,әртис ңырчы халкына почет булганда,фәхишәләр арта торачак.
фәхишәләрне җитештерә торган культура әкәдимиясе ни тора!мин белгән 5 фәхишә кыз,шул әкәдимия бетергәннәр...


Бар.
кайдан таптың? Абдулла абый язгандыр инде,шиксез.

№29 (846248) / 23.07.2013 00:39:25

Ал да бар да, арт та бар да,
К.. тә бар да, бот та бар.
И для полного комплекта
Бот төбендә бет тә бар, -
дип язган татарның бер бөеге бу һөнәр ияләре турында.

№28 (846235) / 22.07.2013 22:37:54

чын татар

Бу далог башлануга сәбәпче булган сылтамада (http://wow-impulse.ru/news/4067-iznasilovannuyu-v-oae-norvezhku-otpra көчләнүченең үзен гаепле итеп калдырганнар бит. ТВ дан да карадым, көчләүне дәлилләү өчен, шәригать буенча, дүрт ир җенесеннән булган шаһит кирәк икән бит, алай булмаса, көчләнүче үзе гаепле...
Ә инде, баштаняк төренмәгәннәрне көчләмәүче-импотент санала икән. Мөгәен, шундый пост язучының үзендә дә тайпылышлар бардыр...

№27 (846233) / 22.07.2013 22:31:17

Соры корт,мин синең бн 100% килешәм.
Ничек кенә кврвс тоелмасын, маньяк,педофил ишеләрне халык алдында язалап үтерү яклы мин.

№26 (846232) / 22.07.2013 22:27:04

чын татар

Кемнеңдер саласы, кемнеңдер киясе килми.)))
Үз-үзеңне кулда тота алу, үзенә ачык йөз күрсәткән хатыннарны көчләүче (яки баштанаяк төренмәгән хатын кызга ташлануны норма санаучы) маньяк тарафыннан импотент санала икән, мин шулай аталырга каршы түгел. Аннан соң, Иркә тарафыннан монда, һәрдаим, 30 яштән соң бар ирләр дә куллана ди торган даруны авыз итеп караганым да юк бит әле. Бәлки шуңа, үзара килешү булмаганда, хатын-кызга ябешми торганмындыр.)))

№25 (846229) / 22.07.2013 22:12:46

Берәү әйткәзн ди бит,илледән соң ыштанны часто саласы килми,дип.)))Бу Сорыга да кагыладыр мөгаен.

№24 (846227) / 22.07.2013 21:39:26

****

)))Маньякка караганда, импотент булу, җәмгият өчен куркынычсызрак.)))

№23 (846226) / 22.07.2013 21:34:30

Соры корт импотент икэн бит.....

№22 (846224) / 22.07.2013 21:17:43

)))Мондагы язмада, һаман шул виагараны рекламалау.))) Үз фикеремне, минем карашка, дөрес юнәлештә фикер алышу башланган сайтта әйттем.)))

http://tishek.ru/meskeune-sukmegez-gaep-uzebezde/#comment-64757

№21 (846223) / 22.07.2013 21:12:05

Соры корт нишлэптер Фатых Сибагатуллин белэн курешеп килми,анын фикерен белэсе иде.

№20 (846222) / 22.07.2013 21:03:46

картлач

)))Аллаһыга шөкер, үз-үземне кулда тота алам шул әле, яңа мөселманнар кебек, хатын-кызга барып ябешмәү өчен, аларның баштанаяк чүперәккә төренгән булуы шарт түгел.))) Кирәк икән, нудистлар арасында да, үземне кешечә тота алам.)))

№19 (846221) / 22.07.2013 20:55:33

Соры корт яна моселман икэн,белмэгэн идем.

№18 (846220) / 22.07.2013 20:39:53

көчләү бар

Ул яңа мөселманнар белән ирекле рәвештә якынлык кылучы юк. Шуңа да, алар өчен, көчләү, үзара килешү буенча булып тоела. Бигрәк тә, күрешкән чакта, аларны кешегә санап, елмаеп исәнләшкән булсалар. Аларга елмаю-"үзләре ачып салу" булып санала...

№17 (846219) / 22.07.2013 20:32:55

8 яшьлек балалар дамы?

№16 (846218) / 22.07.2013 20:26:42

Утырмагыз инде глупыйланып.Хәзер көчләү юк,үзләре ачып салалар.

№15 (846214) / 22.07.2013 19:49:44

http://news.mail.ru/video/133468/
Соры кара эле,тэгэрисен точно!

№14 (846212) / 22.07.2013 19:42:24

корт

Маньяклар гына, үз-үзен тота алмыйча көчли дә, аннан соң, исламча кинмәгән иде, дип аклана башлый. Хатын-кызны чүперәккә төрергә түгел, җәмгиятне, үз-үзенә хуҗа була алмаучы маньяклардан изолировать итәргә кирәк... Ә бу маньяклар, күбесенчә, үзләренең җинәятен аклаганга, яңа мөселман булып киттеләр...

№13 (846210) / 22.07.2013 19:37:21

Исламча киенмэгэннэрне кочлэсэн дэ ярыймы Корт?

№12 (846209) / 22.07.2013 19:37:00

Чыңгыз кирәк, татарның бар дөн-яда тәртип һәм закон урнаштырган бөек Чыңгызы үзенең Яса кануннары белән.
Ә анда - "Зина өчен үлем", дип язылган.

№11 (846208) / 22.07.2013 19:25:07

соры корт,син узен шул кочлэулэр яклы бит,хатын-кызларнын исламча киюенэ син каршы,шэрэ йорсеннэр,кочлэуе жинелрэк булыр дисен.

№10 (846206) / 22.07.2013 19:11:45

Мисал

Шәригать урнашса, бер җәзасыз, түләүсез, рәхәтләнеп, хатын-кызны тере уенчыкка әйләндерер идегез бугай, ә?. №8 куйган сылтаманы кара. Көчләүне дәлилләү өчен, шәригать буенча, дүрт ир җенесеннән булган шаһит кирәк икән бит, алай булмаса, көчләнүче үзе гаепле... Кыскасы, шәригать булганда, көчлүчегә тулы ирек.

№9 (846204) / 22.07.2013 19:08:08

Гаремнар,хэрэмнэр кайда барлыкка килгән соң Мисал?

№8 (846203) / 22.07.2013 19:02:46

Мисал,сиңа яңа мисал китерэм.

http://wow-impulse.ru/news/4067-iznasilovannuyu-v-oae-norvezhku-otpra

№7 (846202) / 22.07.2013 18:57:44

өчен шәригать урнаштырылса ничек булыр иде.

Өйләнмәгәннәрнең бу эш белән шөгыльләнүе ачыкланса, хөкеме 100тапкыр суктыру һәм 1елга авылдан яки шәһәрдән сөрелү.

Хатыны я ире булганнар өчен хөкем катырак.
Бил тиңентен җиргә күмеп, башына чүпрәк каплап, ташлар белән бәреп үтерү.

Күз алдыгызга китерегез. Шундый хөкем урнаштырылса, кайсыгызның бу эш белән шөгыльләнәсе килер.

Җәмгыятьне бу пычрактан чистартып буламы?
Димәк, була.

Бу мәхлукъ хөкеме түгел. Дөньяга Китерүчеңнең Хөкеме!

№6 (846191) / 22.07.2013 17:11:14

Череп баючылар,узлэре янадан кайтардылар бу хонэрне.
Тик кэсепчелэре генэ элитныйлар белэн уличныйга буленделэр.
Элитныйлар белэн зур абыйлар эш йортсэ, урамныкылар азрак акчасы булган хэркемгэ хезмэт курсэтэ. Кем эйтмешли,хэркемгэ хезмэтенчэ,сэлэтенчэ. Спрос рождает предложение.

№5 (846189) / 22.07.2013 16:47:35

Ийе,ийе, башта кыз- хатыннарны урамнарга, тәне белән сату итәргә, куып чыгардыла, аннан ары, бала тап, акча түлибез диделәр.Түлисе килмәгәнгә, семьяларга, балаларыгыз 18 гә җиткәч алырсыз диделәр.Кыз- хаатыннарны сүкмәгез, алар ирекле көннән фәхишәлектә йөрми.

№4 (846183) / 22.07.2013 16:24:44

Фәхешлекне яклау сенсация түгел лә ул. Европада ул законлаштырылган, хатын-кыз анда эшкә барган күк бара, бит ул кемнеңдер шул гына кулыннан килә торган эш булырга мөмкин)Гомумән, аны бетереп булмый, кем әйтмешли, борынгы һөнәр. Ә менә фәхешлек белән карьера ясаучылар, ятак аша ирешүчеләргә закон кирәк минемчә. Хәтя, Рәсәй гомергә фәхеш, сәрхүш булды инде, аны ничек бетерәсең?

№3 (846178) / 22.07.2013 15:50:46

Теркәп алып налог салырга.. Ну налог 30 % ким булырга тиеш түгел.

№2 (846172) / 22.07.2013 15:09:17

Безнен якта да бар алар!!!!!!!!!!!
Кеше ирлэре белэн типтерэлэр дэ узлэреннэн 6-7 яшькэ яшь бер бозауга кияугэ дэ чыгалар. Бала да табалар. Кеше белми дип йорилэр инде алар. Наивная булып. Тик ул койрык улгэнче ияреп йориячэк шул!

№1 (846170) / 22.07.2013 14:54:37

Автор, 2 миллион дип күрсәткәндә бер ун тапкыр киметкән санын бу өлкә хезмәт ияләренең.
90 % исерекләр авылына әйләнгән күп салаларда андагы хатыннарның барсы да диярлек, иртән, башлары махмырдан авыртып акчалары булмаган вакытта өйдән-өйгә кереп йөриләр ул шундый хезмәт на дому күрсәтү өчен, 100 грамм самогонга булса да.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar