• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
04.04.2013 Милләт

Олы ялган ничек туа?

ТР Фәннәр академиясендә Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Нәҗип улы Хәйринең китабын тәкъдим итү булды.

Әлеге күңелле вакыйгада катнашкан күренекле галим­нә­ребезнең һәркайсы Әнвәр­гә олы рәхмәтләрен белдерде һәм аның “Әхмәд ибне Фад­ланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе” дигән китабын “ел вакыйгасы”, татар тарихын барлауда “алгарыш” дип бәяләделәр. Олы бәяне фә­кать олы хезмәт өчен бирә­ләр. Әнвәр Хәйри китабының олылыгы, зур вакыйгага әйлә­нү сере нәрсәдә соң? Хәер, монда әллә ни сер юк, хикмәт галимнең беренчел чыганак нигезендә ялган тарихны фаш итүендә.

Мәгълүм булганча, Х гасыр башында Бөек Болгарга килгән Баһдад илчелегенең җаваплы сәркатибе Әхмәд ибне Фадланның сәяхәтнамә­се дөньяның күп телләрендә берничә мәртәбә тәрҗемә ителеп басылып чыккан иде инде. Әмма, Әнвәр Хәйри әйтүенчә, ибне Фадлан хез­мәтен өйрәнергә һәм тәрҗе­мә итәргә алынучылар, гәрчә гарәп телен яхшы белсәләр дә, анда шактый ук дәрәҗәдә уйгур һәм борынгы төрки телләрдәге сүзләр булуына игътибар итмәгәннәр. Игътибар итсәләр дә, үзләренә таныш булмаган әлеге сүзләрне һәркем үзенчә аңлатырга тырышкан. Фән төгәллекне ярата. “Мөмкин”, “бәлки”, “шу­лай түгел микән” кебек сүзләр кулланылган төрле фаразлар, профессор Хатыйп Миннегулов әйтүенчә, олы ялганга әйләнеп, аннан соң “хакыйкать” дип кабул ите­лергә мөмкин.

Бу уңайдан, Әнвәр Хәйри китергән бер мисалга тукталыйк. Академик В.Бартольд­ның фәкать шикләнеп кенә язган: “Арабское слово, оз­начающее “славянин-саклаб или сиклаб (м.н.ч. сакалиба) заимствовано, вероятно (!) из греческого...” дигән сүзләрен күтәреп алып академик Д.Мишин: “Арабское слово “сак­лаби” представляет собой заимствованное из греческого “склабос, словянин” дип язган иде. Монда инде “вероятно” (“мөгаен”) сүзе кулланылмый һәм автор инде зур ышаныч белән бу сүз грек тамырларына барып тоташа, дип яза”, – ди Әнвәр Хәйри.

Әлеге дә баягы Д.Мишин 2002 елда Мәскәүдә “Сакалиба” (славяне) в исламском мире в средневековье” дигән 365 битле китап та бастырып чыгара.

Белмичә, абайламыйча җи­­бәргән төгәлсезлек – хата булса, белә торып җибәрел­гән хата олы ялганга әйләнә. Китапны тәкъдим итүдә катнашкан галимнәр арасында: “Һәр милләт үз тарихын үзе өйрә­нергә тиеш”, – диючеләр булды. Икенчедән, галимнәр әйтүенчә, тарих язу еш кына аерым бер идеологиягә хез­мәт итә. “Академик Х.Френ, профессорлар В.Григорьев һәм А.Ковалевский кебек шәрыкне өйрәнүче галим­нәр, мәсәлән, ибне Фадлан сәя­хәтнамәсен бөекдержа­ва­чыл шовинистик идеология карашларыннан чыгып тәрҗе­мә иткәннәр”, – ди Ән­вәр Хәйри. – Мәсәлән, Френ алдына болгар-татар тарихы­ның нигез ташы булган әлеге сәя­хәтнамәне славян-рус тари­хының чишмә башы итү бурычы куелган һәм ул бу бурычны үтәгән. Икенче галим А.Ковалевский да Х.Френны өлге итеп алып, әлеге бурычны хәтта арттырып үтәгән. Профессор Ф.Галимуллин әйтү­енчә, Ковалевский тәр­җе­мәсендә 107 сүз ялгыш мәгънәдә бирелгән. Күз алдына китерәсезме – хәтта бер ялгыш сан, бер ялгыш сүз дә тарихны әйләндереп күр­сә­тергә мөмкин. Ә монда болгар бабаларыбыз тарихына кагылган йөздән артык сүз­нең башка мәгънәдә би­релүе хакында сүз бара. Әнвәр Хәйри исә сәяхәтна­мәнең һәр сүзенә җентекле тикшерү уздырган, фәнни тәңгәллеккә, гаделлеккә омтылган.

Академик Индус Таһиров әйтүенчә, Әнвәр Хәйри гарәп телен яхшы белү өстенә милләт тарихыннан бик мәгъ­лүматлы галим. Ризаэддин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәр­­­җани кебек шәхесләре­без хезмәтләрен өйрәнүе дә аңа фәнни төгәллеккә ире­шергә ярдәм иткән. Сүз уңа­еннан әйтим әле: Ә.Хәйри әлеге шәхесләребез хезмәт­ләрен күп­томлы итеп чыгаруга әзер­ли. Профессор Тәлгат Галиуллинның бер фикере дә кызыклы гына. “Язма мирасыбыз зур дип мактансак та, чыганакларыбызны өйрәнү җитми әле. Ибне Фадлан үз сәяхәтнамәсен, читтән күзә­теп йөрүче буларак, ни күрсә – шуны яза, язганнарында фантазиясен эшкә җиккән булырга да мөмкин. Шуңа күрә башка чыганакларны да өй­рәнеп, ибне Фадлан хезмәте белән чагыштырып карарга кирәк”, – дигән иде ул. Димәк, тарихчы галимнәребез алдында күпме эш тора әле.

Аннан соң галимнәр Ә.Хәй­ринең китапны ике тел­дә: татар һәм рус телләрендә чыгаруын хупладылар, бу Мәскәү галимнәре өчен дә фай­далы булыр, диделәр. Шул ук вакытта “сөземтәсен алып” киң катлау укучыларга аңлаешлы телдә аерым китап итеп чыгарырга да тәкъдим иттеләр, инглиз теленә тәр­җемә итәргә кирәк, диючеләр дә булды.

Әйбәт фикерләр бу, та­тарның кем икәнен бөтен дөнья белер иде, чөнки, га­лимнәр әйтүенчә, Ә.Хәйри китабы – татар тарихын, Болгар дәүләтенең югары дәрә­җәдә ислам культурасына кереп китүен өйрәнүдә алга таба бер яңа адым.  


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 54 | 03.04.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (837849) / 22.04.2013 23:20:52

Сүз дә юктыр ки, Әнвәр әфәнде Хәйри , бу кимтабы белән , милләтебез өчен биктә зур хезмәт кылган. әмма бер сорау туа бит әле , ул бу китапны карәпчәдән, татарчага үзе тәрҗемә кылганмы , әллә китап эчендә кушымта буларак бирелгән галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең , әлеге китапны беренче ИТЕП тәрҗемә кылынган , кулъязма вариантын кулланып , транкрипцияләгән генәме? алай була калса монда мәрхүм Ризаэтдин хәзрәтнең рухын рәнҗетмәс өчен , аның исемен дә атау урынлы булыр иде. чөнки бу әсәрне иң беренче итеп гарәп теленнән татар теленә тәрҗемә кылучы Әнвәр Хәйри түгел , ә Ризаэтдин хәзрәт икәнен танырга кирәктер , шулай ук авторлык хокукын да сакларга тиешледер...безгә исә ул галимебезнең хезмәтләрен , гасыр тузаннарын каккалап архивларда яки башка урыннардан алып, халыкка үз авторы исемендә җиткерү тиешледер...

№12 (835495) / 06.04.2013 16:46:55

Ниhаять,бөек шәхес,күпкырлы галим РИЗАЭДДИН БИНЕ ФӘХРЕДДИННЕҢ тирән тарихыбызны бәян иткән "ӘХМӘД ИБНЕ ФАЗЛАН СӘЯХӘТНАМӘЗСЕ"исемле хезмәте галимнәргә тәкъдим ителгән.Олпат галимебез Марсель ӘХМӘТҖАНОВ халкыбызга үз хезмәтен җиткерә,башкалары да аның үрнәгендә милләткә файда китерүләрен теләп калабыз!

№11 (835281) / 05.04.2013 09:47:13

Ооо ИЛ,наконец!!
кызыксына идем,тормыш,эшләреңне беләсе килә иде. синең чүтки,зәһәр репликаларың җитми иде. значет, бар да Аллага шөкер!!!

Эшеңдә, гаиләңдә иминлек теләп,якташың!!!

№10 (835260) / 04.04.2013 22:38:11

Иркә, кая сез? Менә укыгыз, астагы постны, аннан сөйләрсез, конституцион хокук турында...

№9 (835259) / 04.04.2013 22:37:44

Ибн Сэбил ,буйсынмыйча Эбу Хэнифэ дорес эшлэгэнме эллэ юкмы

№8 (835233) / 04.04.2013 21:49:09

Ялган турында Коръәндә күп китерелә. Шулардан берсе. Әгудү биЛЛәһи:

"4. Аллаһының балалары бар дип әйтүчеләрне Аллаһ кисәтә. Дөреслектә, Аллаһ бала табучылар яки балалары туучылар белән тиң булудан өстен.
5. Алар да, аларның аталары да моның турында белмиләр. Аларның авызлары белән әйтергә батырчылык иткән сүзләрендә бөек гөнаһ бар. Алар сөйли торган нәрсәләр, ялган уйдырма, аннан да яманрак ялган булмый!"(18нче сурә - Мәгарә.)

№7 (835165) / 04.04.2013 17:33:29

хәлләрем белән кызыксынучы булса (кем белгән, а может чыннан да андыйлар бардыр)

всё нормик, Аллага шөкер.

№6 (835163) / 04.04.2013 17:32:34

/Олы ялган ничек туа?
ТР Фәннәр академиясендә Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Нәҗип улы Хәйринең китабын тәкъдим итү булды. /

ааа!!! отлично!!!
татжурлар кайчак үзләре дә абайламыйча әллә нәрсә язып куялар!
)))

Булгар баласы,
ни әйтим инде.

моңа кадәр әллә ни ышаныч юк иде "тәрҗемә"ләренә...

№5 (835149) / 04.04.2013 15:44:41

Хуп эш.
Болгарлар турындагы башка мәглүматларны да бастырып чыгарырга вакыт инде, аларның чын йөхен фашлаган әл-табарини, Якуб Ногмани кебек авторларны да.

№4 (835147) / 04.04.2013 14:56:36

Мәкаләнең исеме уңышсыз! Әллә ялган язылган китап язганнармы дип торам.

Әнвәр Хәйри галимнәрнең галиме ул.

№3 (835124) / 04.04.2013 11:26:38

Сары, саргайгансың шул,яшел түгел,кыруга таба барасың,яфракларың коелыр.
Чуаш теле,Булгар теле почти бер! Белмисең идеңмениии?

№2 (835121) / 04.04.2013 11:07:41

өч телдә чыгарырга кирәк .чуаш телендә дә.чөнки бу-алар тарихы.

№1 (835109) / 04.04.2013 09:07:53

Подвалда бармы бу китап? Языгыз әле!

Мөтәрәм Ил, син ни әйтерсең?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar