• 07.04-02.05 "Мәхәббәт FM". Камал театры. 19:00
  • 13.04-14.04 "Шах...Мат!" моноспектакле. Премьера! Тинчурин театры. 18:30
  • 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 13 Апрель
  • Рамил Шарапов - шоумен
  • Абруй Сәйфи (1889-1960) - язучы
  • Айдар Әгъләмов - җырчы
  • Алмаз Гафиятов - журналист
  • Нәзифә Кадыйрова - җырчы
  • Альфред Вәлиев - сәясәтче
  • Илһам Кашапов - дәүләт эшлеклесе
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131
  • Продается земельный дачный участок, 7 соток, СНТ-11 (Авиастроительный район). Вода, электричество есть, газ планируется завести. Плoдoносящие деревья и кустарники. Прекрасное место для активного и семейного отдыха. Есть возможность сделать пруд. До сада хорошая асфальтированная дорога. Подьездные пути удобные, может заехать даже грузовик! Снт стремительно развивается благодаря председателю, что важно для дачников! Рядом автобусная остановка. Цена 500 т. Тел: 89274031387
  • Кер юу машинасы ,холодильник морозильник сатам тел.89520460614 вапсат или позванит.
  • Үзебезнең умарталыктан сыйфатлы чәчәк балы сатыла. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Рәхим итеп шалтыратыгыз: 89625497103
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89274544590
  • Ботлата ит сатабыз,арткы боты 330,алгы 320 сум.Хэлэл.тел.89372834097 Узебез Апастан. Казанга алып килеп бирэбез
 
 

 
Архив
 

               

21.03.2013 Дин

Исламда хатын-кыз

Бүгенге көндә кайсы диндә хатын-кызның хокуклары кимрәк дигән сорау куйсак, һичшиксез, күпчелек кеше ислам динендә дип әйтер иде. Моның сәбәбе ислам дине дошманнарының гасырдан артык мөселман хатыннарының хокуклары бозылуы турында чаң кагуларында. Ә без, кайчандыр көчле булган һәм алдынгы урында торган мөселманнар, бүгенге көндә шуларнын ихтыярына буйсынабыз. Көчләп тагылган фикерләр белән эш итүебез аркасында Аллаһы Тәгалә биргән көч-кодрәтебезне югалттык та инде. Көндәлек тормышыбызда дин күрсәтмәләрен үтәмибез. Тормышыбыз, гаиләләребез Көнбатыш илләре үрнәгендә җайланган.

Ислам динен гаепләргә җыенган кеше башка халыклардагы һәм башка диннәрдәге хатын-кызларның тормышлары белән дә кызыксынып карасын иде. Византиядә дә, Персиядә дә, Индия белән Кытайда да, яһүдиләрдә һәм христианнарда да, ислам динен кабул иткәнче яшәгән гарәпләрдә дә хатын-кызларның хәле яхшылардан түгел иде. Тарих буенча китапларны укып карасагыз, хатын-кызларның бернинди хокуклары булмавын, аларның хайваннарга тиң булуларын, җаннары булмавын һ.б. күрерсез. Ислам дине килгәнче хатын-кызлар күпме кимсетелүләргә дучар булган!

Мәсәлән, ислам динен кабул иткәнче гарәпләр ярлылык һәм хурлыктан куркып, яңа туган кыз балаларын тере килеш күмгәннәр. Коръәни Кәримдә бу турыда болай диелә: “ Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә "кыз балаң туган", дип, сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кауменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип. Әгаһ булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабәхәт эштер!” (16:58-59)

Ислам дине килү белән хатын-кызларда хокуклар барлыкка килә. Аңа хөрмәт белән карый башлыйлар. Ислам динендә ана хокуклары ата кеше хокукларыннан өстенрәк була башлый. Моны Абу Хурайра китергән хәдис дәлилли. “Бер кеше Пәйгамбәрдән сорый: “Кешеләрдән кайсысы минем яхшырак мөгалләмә лаеграк?” Пәйгамбәр сгв әйтте: “Синең әниең”. Кеше сорады: “Ә аннары кем?”. Кабат : “Синең әниең”, - диде. Кеше сорады: “Ә аннары кем?” Пәйгамбәр сгв җавап бирде: “Синең әитең”.

Ислам дине килү белән “хатын-кыз” сүзе горурлык белән әйтелә башлады, чөнки бу сүз белән Коръәни Кәримдәге зур сүрәләрнең берсе атала. Аллаһы Тәгалә дине хатын-кызларга мирас калдыру хокукы бирә һәм шулай ук хатын-кыз милкен кагылгысыз итә.

Бу, ислам дине хатын-кызларга биргән хокукларның берничәсе генә.

Феминистик оешмалар хатын-кызларга азатлык бирүне таләп итәләр, ә без андый азатлыкның хатын-кызга зарар китерүен күрәбез, чөнки чиксез азатлык беркемгә дә яхшылык китерми. Ул азатлык азат хатын-кызларга нәрсә бирә соң? Тәннәре белән сату итүнеме? Хәмер эчемлекләр эчүнеме? Наркоманиянеме? Теләсә кем белән җенси мөнәсәбәтләргә керә алунымы? Нәрсәгә кирәк мондый затлык? Кемгә кирәк мондый азатлык? Бу “азат” хатын-кызның матурлыгы кемгә кирәк? Ә картайгач ул үзе кемгә кирәк булачак? Ул картлык көннәрен ялгыз кичерә, балалары аның янына елга бер-ике мәртәбә килеп хәлен белә яки бөтенләй ташлыйлар

Уйланыгыз! Бу хатын ислам дине биргән азатлык файдасын сайлап, уйдырма азатлыктан баш кага. Ул миллионнарча хатын-кыз таба алмаганны табуы белән бәхетле. Уйланыгыз һәм аның чакыруына колак салыгыз, хөрмәтле хатын-кызлар!

Ир-ат таш һәм кирпечтән йорт салса, бу йорт - бу дөньяның бәрәкәте, ә йортка турылыклы хатын-кыз тутырган ямь, җылылык һәм тәрбия бу һәм киләчәк дөнья өчен бәрәкәт булып тора.

Йорт – мөселман кешесенең ныгытмасы. Әгәр дә бу ныгытманы төзүдә хатын-кыз катнашмаса, анда бәрәкәт булмый. Аллаһы Тәгаләне зикер иткән, ислам динен өйрәнгән, турылыклы мөселманнар тәрбияләгән гаиләләр бәхетле.

Ана – батырларны, галимнәрне һәм тәкъва кешеләрне тәрбияләүче. Безне чын тормыш белән таныштыручылар – күркәм холыклы, дини, белүче, сабыр, дога кылучы, үкенүче әниләребез.

Мондый хатын-кызларның берсе белән Пәйгамбәребез (сгв) пәйгамбәр булганчы да, булгач та ризалыкта тигез тормыш кичергән. Хәдичә (гс) – ислам динен беренчеләрдән кабул итүче , пәйгамбәребез белән беренче намаз кылучы, беренче Җәннәт белән шатландырылучы, Коръәнне беренче ишетүче.Аны Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша сәламли. Ул үзенең милкен Аллаһы Тәгалә юлына тота. Пәйгамбәребезне кешеләр кире каккач та, ул аңа ышана, ялганда гаепләгәч - хаклыгын раслый, ярдәмсез калдыргач – ярдәм итә. Һәм Аллаһы Тәгалә аларны балалар белән шатландыра.

Пәйгамбәребезнең Хәдичәдән туган кызы Фатыйма, Хәсән белән Хөсәеннең әнисе, Гали хатыны – бөтен хатын-кыз һәм барлык аналар өчен үрнәк булып тора.

Гәйсә пәйгамбәр әнисе Мәрьямның диндарлыгы хакында Коръәни Кәримнең күп кенә аятләрендә әйтелә. Аның исеме белән Коръәни Кәримнең сүрәсе атала.

Фиргәвен хатыны Асия дә, иренең ышанмавына карамастан, Аллаһы Тәгаләгә ышана. Ул Муса гс пәйгамбәрне тәрбияли.

Бөек галимнәр, укытучылар тормышын өйрәнсәк, аларның галим булуларында яшьтән үк белем алырга өндәгән әниләренең өлеше зур. Мисал итеп, Әбү Хәнифә, Имам Шафиины һ.б. китерергә була.

Уйланыгыз! Хатын-кызларга аеруча ихтирам күрсәтелә башлау ислам дине белән бәйле түгелме соң? Ирләре хатыннарын саклап кына торырдай энҗе бертеге дип атамыйлармы? Мондый хөрмәт Аллаһы Тәгаләгә буйсынган, Аның күрсәтмәләрен башкарган һәм тыйганарыннан баш тарткан хатын-кызларга гына насыйп була. Без, ир-атларда, дүрт хатын-кызга карата бурычларыбыз бар: эниебезгә, хәләл җефетебезгә, сеңелебезгә һәм кыз балабызга. Аллаһы Тәгалә бездән аларның һәрберсе турында сораячак. Без аларның хокукларын саклаганбызмы? Әниебезнең сүзен тыңлаганбызмы, аңа карата яхшы теләктә булганбызмы, шатландырырга тырышканбызмы? Сеңелебезне яклаганбызмы, хәләл җефетебезгә карата гадел булганбызмы, кыз балабызга дөрес тәрбия биргәнбезме?

Буген бөтен дөнья 8 март көнен – хатын-кызлар бәйрәмен билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында төрле юрамалар йөри. Безнең өчен кадерле булган хатын-кызларыбызны елга бер тапкыр кына, уйлап чыгарылган бәйрәмне сәбәп итеп, игътибар күрсәтеп, үпкәләтәсе килми. Бу бәйрәмне оештыручыларга сәбәп кирәк булса, мөселман кешесенә хатын-кызларына һәркөн бәйрәм оештырырга кирәк. Әгәр дә без әдәпле һәм әниләребезгә карата ихтирамлы булсак, ярдәм итәргә һәм шатландырырга тырышсак, алар өчен бу бәйрәм түгелме соң? Сеңелебезгә шалтыратып, хәлләрен белешеп, кунакка барып йөрсәк, сеңлебез өчен бу бәйрәм булмыймы соң? Хатыныбызга карата гадел булсак, йомшак сүзләр кулланып сөйләшсәк, ягымлы һәм игътибарлы булсак, бу алар өчен бәйрәм булмыймы соң? Кызыбызны яхшы гореф-гадәтләрдә йомшак холыклы итеп тәрбияләсәк, бу аның өчен шатлык булмыймы соң?

Әйе, кардәшләр, бу чынлыкта да шулай. Әгәр дә без, ир-атлар, хатын-кызларыбызның һәрберсенә тиешлесен бирсәк, гаилә бәйләнешләре нык булачак, ә моның белән бергә без яшәгән җәмгыять тә күпкә яхшырачак.

Вәгаземне тәмамлап, сезгә Аллаһы Тәгалә сүзен исегезгә төшерәсем килә: “ Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм г-мнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһуны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче (Коръән. НИСА (ХАТЫННАР) СҮРӘСЕ, 1 аять).  


ГАБДУЛЛА хәзрәт
Татарстан Диния Нәзарәте
№ |
Татарстан Диния Нәзарәте печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№69 (834029) / 26.03.2013 19:03:30

Андый байлык җыючылар үзләрен үлемсез(бессмертный) дип хис итәләр,кайчан да булса үлем килер дип уйламыйлар. Ә бит һәр нәрсә өчен җавап тотасы бар,берсенең дә котылып калганы юк.

№68 (834027) / 26.03.2013 18:29:21

ӘЙ,сез Татарстан караклары,Борис кебек,урлаган акчаларыгызны калдырып мәнгелек юлга китәчәгегезне онытмагыз !

№67 (833938) / 26.03.2013 00:01:11

Язгы кыш ардырды эле БАШ,хозурланасы килми башлады.

№66 (833937) / 25.03.2013 23:55:42

Көне буе кереп карамаган идем.Шул бер балык башын кимерәләр икән.Подвал кыргаякларына әйләнәсез бит.Табигат белән хозурланып калыгыз.

№65 (833879) / 25.03.2013 17:07:23

Сине шыгырдатып алыйммы соң?

№64 (833877) / 25.03.2013 16:45:42

Монда матди байлык турында полемика бара икән. Рухи байлык турында уйларга вакыт җитмәде микән?

№63 (833866) / 25.03.2013 14:33:39

шаккатарлык нәмәстә,Запорожец белән үзбәк Нексияседә иномарка урнына йөри...

№62 (833861) / 25.03.2013 09:29:42

әгәр кеше урлый ала икән урласын молодеө. әгәр мэмкинлек булса син карап торыр иденме. капчыклап акча урлар идегеә. бэтен кэшенен уе күп итеп бер кэндә миллионлап акча кертү . мин бай булырга тиеш дип уйлап ятасыз.

№61 (833860) / 25.03.2013 08:45:01

Татар бае, Әйтәм юлларда, шул ук 10ка булса да, бездә чыкмый башлаган, "Богдан" машиналары күбәеп китте, иномарка булганга икән.))))))))))))))

№60 (833859) / 25.03.2013 08:26:09

Сиңа кем әйтте ҮЛЕМ,акча биреп синнән котылып була дип?
Ул сиңа рәсәй конторасы түгел,һәркемнең үз әҗәле.

Бу тормышта бай яшәргә омтылу,начарлыкмы? Комфортта: иномаркада йөрү,яхшы-матур йортта тору,кышын диңездә коенып ял итү,чит илдә балаларны укыту,бер фәкыйрнең томышын яхшырту - сезнеңчә начармы? Бар кеше дә бай яшәсә,начар булырмы?

Үлем бар кешегә бер төрле килә. Тормышны гөл итеп яшәү бар кешегә дә бирелмәгән...

Хәерче соңгы акчасына норка тун алып кисә дә,аннан духи исе килми...
Бай булырга тырышыгыз...
"Морозка" әкиәтен искә төшерегез...

№59 (833857) / 25.03.2013 08:11:22

Татарстан байлары да шулай үләчәкләр,үлгәнче байлык җыйсалар да үлемнән качып котыла алмыйсың.Акчаң кала ,үзең дөмегәсең.Эшләп җыйган акчалары булса сүзем юк,халык акчасын талап байыгыаннар җавап бирәселәре алда әле.

№58 (833856) / 24.03.2013 21:57:21

Эле генэ 1 нче каналдан Борянын кайда сонгы юлга киткэнлеге турында эйтеп уздылар ..Алдагы " улемнэрен " Алла хэерле итсен . Урыны ожмахта булсын .

№57 (833839) / 24.03.2013 19:32:54

син бигрәкләр дә ТЕЛЕПАТ икәнсең,барсын да беләсең...
рәсәйгә апкайтып җирләячәкләр Боряны.

№56 (833837) / 24.03.2013 18:34:08

ничек,
аның калган байлыгы синең һәм минем масштабта гына күп. Ә аның масштабында ул хәерчелеккә төшеп үлде.Ул бит Россиядәге акча агымын үз кулыма алам да, калган бар кеше мин тусовать иткән карта буенча яшәячәкләр дип уйлый иде.Мондый яшәү логикасы гадәти нормаль кешегә аңлашылмый әлбәттә.Кайчандыр хәерче, һәм шуның өстенә ирләр өчен бәләкәй кеше комплекслары бу. Менә килер бер көн, миннән дә күп акчалы кеше булмас, кечкенә дип игнорда йөргән борька игътибар үзәгендә булачак.Ничек һәм нинди юллар белән икәне монда мөһим түгел.Башта докажу!!!! Менә исбатлагач кына юлларның ялгыш8 булганы аңлашыла башлый... Омтылдым, омтылдым үземнекен расларга, ниләргә генә батмадым,инде көч-дәрман да бетте, ә теләгән омтылыш юк. Ул горизонт кебек.....

№55 (833834) / 24.03.2013 18:26:48

китүендә эшем юк! әмма коры кул белән китте - байлыгы калды. хәләл көч белән тупланмаган байлык һәрвакыт әрәм-шәрәм булып,"эт"ләргә кала. күп малның бәрәкәте булмый,тем паче хәрәм юл белән тупланган булса...

№54 (833833) / 24.03.2013 18:25:50

иркэ бигрэк тэ соенэ кеше улгэненэ,улем ботен кешегэ килэ ул,бер кеше дэ мэнгегэ килмэгэн,кешене улгэннэн сон чэйнэу ахмаклар эше.

№53 (833832) / 24.03.2013 18:18:11

Эй, әллә ул Боряны чынлапта үлгән дисезме,үлгәнгә салышып үзе электән сатып алган утрауда рәхәтләнеп яшәр әле,андыйларның үз гомеренә җитәрлек байлыгы бар.Андый кешеләр үз теләге белән үлми,гөнаһлары аркасында теге доньяга барырга курка,олигарх булудан ялыккандыр.

№52 (833831) / 24.03.2013 18:17:39

шулай шул,
дак байлыгы китте бит башта. Байлык яшәү мәгънәсе булганга үзен үзе үтерде."Эхо Москвы" да Венедиктов тырыша да киресен исбатларга тырыша. Имеш бурычларын сатып түләрлек мөмкинлеге булган.Тупланган мал сатыла башлагач бай булудан туктау дигән сүз инде ул. А это смерти подобно.Вот она и произошла.Бугазны тутырып булмаганга китте....Дөресрәге үз бугазы алып ктте.

№51 (833829) / 24.03.2013 18:06:40

мишэр кызы .
әнә Боря дә китте (җибәрделәрме?!?). күпме байлык җыйган иде. нәтиҗәсе?
Аллаһе тәгәләнеңбезләргә күрсәтүе түгелме,аңлаганнарга?...

мишэр кызы .

№50 (833826) / 24.03.2013 17:58:09

Әй үскәнем мишәр кызы,хәзерге хатынныр түгел,намаз карчыкларыда аңламый бит аны.Үзе намаз дигән була,ә үзе талаша.

№49 (833825) / 24.03.2013 17:54:38

Бурычлары инде менә шул,карт ир булмаса хатыны янына килгәләү.Хатынның да бурычлары аз түгел,Көръәндә бик яхшы язылган.Укыгыз.

№48 (833820) / 24.03.2013 16:12:33

Хәзрәт, исламда ир кешенең бурычлары турында да да язсагыз иде.

№47 (833808) / 24.03.2013 11:35:00

№ 46 га ..., Бигрэк , доньяга карангы караш белэн яшисез , фикерлэрегезне укыга авыр . Суз юктан суз булсын дип бэйлэнеп утыруыгзмы сон ..?????????? Нигэ шул хэтле кешелэрнен матур яшэулэренэ купсенергэ ...Иномарка , кыйммэтле тун ...Тикмэгэ эйтмэгэннэрдер -- куршен узеннэн бай булсын дип ! Ходаем бу бер тиенлек доньяда , булганнын кадерен белеп соенеп- шатланып кына яшисе дэ бит , гонах алып пычрак жыеп утырганчы монда .

№46 (833806) / 24.03.2013 11:07:28

мин әле бу, иномаркаңның фотосын гәзитеңә куйган идең бит инде. Ул развалюхаң үзеңә булсын.)))))))))))))))))))

№45 (833803) / 24.03.2013 10:55:02

--Шулай дип әйт аны,юкса утырасың гадел дин әһеле булып.Кругом урлыйлар диген.--

кругом урлыйлар(социолизм тәрбиясе). сссрда тәрбиәләнгән партейный муллалар,урламас дип кем әйтә?!

урлаган акчаларны Кипрда юалар. муллалар урламаган, ачык, иномарка алганнар - юасы юк. кешеләргә яла ягу,шәригать вә рәсәй закуннары буенча да ярап бетми.
һәр иномарка алган кеше - карак,һәрберсен утыртырга сезнеңчә?
№№42,44,бу ата ялкау,кулыннан эш килмәгән,хәерче-мәхлүк сүзләре. син дә йөр иномаркада,бай,бәхетле булырсың,бәхетне иномаркада гына күрәсең икән... үзем сатам ал иномаркамны...

№44 (833792) / 24.03.2013 08:09:04

Шулай дип әйт аны,юкса утырасың гадел дин әһеле булып.Кругом урлыйлар диген.

№43 (833788) / 24.03.2013 00:53:59

Кемнен кулында , шунын авызында = халык эйтеме ...) , аннары , нигэ сон шулай куперенеп утырасын , кемнен нинди машинада йоргэненэ , Хэзерге заманда этендэ дэ бетендэ машина -иномарка .

№42 (833785) / 23.03.2013 23:58:05

Ничек итеп җыеп,ничек итеп бүлгәннәрен беләбез.Күпме каян тамганын да.Бит сыпырып утырып кына,йортта мал да тотмыйча иномаркаларга утырып булмый ул.

№41 (833781) / 23.03.2013 22:10:53

\\Микрофонны да сүндерергә онытып,бөтен урамны яңгыратып мәчеттә нәрсә бүләләр? Значитса бүләр мал бар.\\

значет,бар халык ишетерлек итеп,димократичне итеп, бүләләр!!!
җыелган хәер акчасын,күпме утка,күпме газга,күпме салымга,күпме ремонтка һ.б. дип бүләләр бездә.
син дә намазга йөрсәң белер идең,хәер акчасының чыгымнарга җитмәгәнен. мәчет картлары хәер сәдәкасенә калмаганнар, хәр берсенең пенсиясе бар.үзләре биргән сәдәканы бүләләр!!! синең мәчеткә ничә тапкыр хәер биргәнең бар? ышанып әйтәм - биргәнең юк!!!
белмәгәнне сөйләп утырма.
бездә,корән мәҗлесләрендә җыелган сәдәкаләрне, имам дога кылып кабул иткәч,подноста калдыра. тормышыгыз авыр булса,үзегезгә тотыгыз, яки мәчеткә,яки фәкыйрләргә өләшегез ди.
Аллага шөкер, бездә кешеләр яхшы. шуңадыр имамнарыбыз да күркәм,ихтирамга лаек кешеләр!! мәчет эшен матур гына алып баралар.

башка җирләрдә дә шулай булысын иде.

№40 (833773) / 23.03.2013 19:37:37

Блажен тот -кто верует" дип әйткән бит урыс та. Мин сокланам чын- чынлап ,тәкъва булып дин тотучыларга. Ләкин узем әлегә булдыра алмыйм, мең төрле каршылыклы уйлар башта. Энҗебикә бик әйбәт аңлаткан, әллә психолог булып эшли микән))) Ә менә догалар бик тә ярдәм итте уземә.

№39 (833771) / 23.03.2013 19:00:41

Дин тоту иң башта кешенең үзе өчен кирәк,гомер буе җыелган гөнаһлардан рухын чистарту өчен кирәк.Кеше бит ул физик тәннән генә тормый,аның җаны,рухы бар.Кеше гөнаһ кылса иң башта алар пычрана,соңыннан исә физик тәндә авырулр барлыкка килә башлый,шуның белән Аллаһ җаның турында кайгырту кирәклеген кисәтә. Намаз уку,дога кылу Аллаһка да,муллага да кирәк түгел,үзебез өчен кирәк.Шуны кешеләр аңласалар иде.

№38 (833768) / 23.03.2013 18:25:43

хатын-кыз га,№36 Динне тотуын берэр нэрсэгэ ярдэм иттеме сон?

№37 (833765) / 23.03.2013 16:56:00

Микрофонны да сүндерергә онытып,бөтен урамны яңгыратып мәчеттә нәрсә бүләләр? Значитса бүләр мал бар.

№36 (833763) / 23.03.2013 14:48:30

Динне безгэ тотсан да мишэйт итми ...укыганнарыбыз курше , яки булмаса ирен очен тугел бит - узебез очен . Просто мужикларнын колы булып кына яшэргэ тугел ..)
мишэр кызы .

№35 (833762) / 23.03.2013 14:39:23

мәчетне , чиркәүе банк дип белдеңмә? блоготворителный фонд түгел ич ул. киңәшләшү дисәң генә...

банкка бар, анда булышалар,яки братвага...

№34 (833755) / 23.03.2013 12:03:37

килешэм тулысынча...булыш сорап барган идем мэчеткэ...укэндем барганыма...

№33 (833754) / 23.03.2013 11:39:32

Короче ,ирлэр узлэре генэ тотсын инде ул динне ,
Хатын кызны дин дип изу бетте ул ,хэм кире кайтмас та. Без мона юл куерга тиеш тугел .

№32 (833753) / 23.03.2013 11:32:39

Дин хатын кызга нэрсэ гарантиялэсен инде .оендэ биклэнеп ел саен бер бала табып ятуны рэте беткэнче .рэте беткэч карт хатын булып ирле ирсез яшэуне гарантияли .оч жомлэ бн ул.

№31 (833740) / 23.03.2013 09:28:56

Энҗебикә, бер-беребезне аңладык шикелле,шунысы шатландыра.

№30 (833735) / 23.03.2013 06:59:32

Хәзерге заманда,башка яаулык бәйләп,мәчет бусагасын таптаучы хатыннар күбәеп китте.Алпрның күбесе явыз карчыклар.Гәйләләрендә талаш-сугыш ясап,һава алырга дип мәчеткә җыелышалар.Анда кемгенә юк.Кайберсе гәрәпчә укырга өйрәнеп,соңыннан абстай булып ашка йөрергә планнаштыралар.Ни генә әйтсәңдә,явызлык мәчет эчендә формируется.

№29 (833733) / 23.03.2013 01:44:47

Ишкәнсез инде ишәк чумарын. Япун белән кытайны сөйләгәндә сез генә Хөббениса түтәй турында сөйли аласыз. Берни аңламаганнарга нидер аңлатырга маташкан Энҗебикәгә рәхмәт. Загадка мироздания не для средних умов, вам не по силам в нём разобраться.
Шул хатын-кыз, ир хокуклары, ислам, башка яулык, төп функция, милли традицияләрдән уза алмадыгыз инде. Развернутый җавапны да аңламагач, нинди тезис аңлый алырлык хәлдә инде син, Иркә? әйе, өлгермәгәнсең шул әле син, яшел.

№28 (833732) / 23.03.2013 00:25:52

Энҗебикә, )))
чынлап та, кыскача, тезислап әйтеп булмыймы??? Мин дә аңламыйм))) Или синең җавап гадәттәгечә, өлгермәгәнсезме????

Болай хатын-кыз хокуларын килгәндә гарәп илләрендәге хокукларны ислам дип сөйләү дөреме????

Анда, гомумән, ирләрнең нинди хокуклары бар??? Шул турыда уйлаганыгыз бармы????

Милли традицияләр белән исламны бутамасагыз иде.

Башка яулык бәйләү яки бәйләмәү нинди ирек, нинди өстенлек, файда бирә сезгә??? Сүз мәгънәсе шунда бит.

Әгәр хатын-кыз өчен ислам башка яулык бәйләүгә генә кайтарып калдырылса, моның бер мәгънәсе дә юк.

Ислам хатын-кызга нинди өстенлекләр бирә??? Менә шушы сорауны ачык итеп аңлатырлык дин әһеле юк әлегә.

Ислам хатын-кызга табигать тарафыннан салынган функцияне - бала тәрбияләүне иң кыйммәтлесе итеп таный!!!!Успех, карьера, самореализацияне түгел. Сез менә шуларга ирешкән хатыннардан сорап карагыз әле, бәхетне тоттыгызмы дип??? Кеше алдында бәлки әйе диярләр. Марка төшерергә ярамый, моңарчы эшләгән эшләрнең әһәияте шуның хәтле генә булуын ничек инкар итәргә кирәк?! Ә менә шул хатын мендәре дигән дустына ни сөйли икән????

Ислам хатын-кызга төп функциясен гарантияли.

№27 (833731) / 22.03.2013 22:18:49

Заман бездән берни дә таләп итми,кеше үз акылы белән яшәргә тиеш.Заман кушканча дип,тегеләр кебек караклык юлына басу бик мөмкин.
Хәзерге заманда,акча-акча дип күпкенә затлар кешенең арт юлын ялаучылар күбәеп китте.Нинди түбәнчелек.Шул юлны сайлаучылар,туган-тумачасын да бар дип белми,әгәрдә аның байлыгы үзенекеннән азырак булса.Андый мисалларны күп китерегә була.Үткән гөмерне дә үкенеп яшәргә кирәкми,үткән,беткән дип,киләчәкне кайгыртып яшәргә кирәк.Үткәнне искә алып үкенү,кешенең сәләмәтлеген ала.Бүгенге көнеңдә,өстәлеңдә май белән икмәгең булса,Аллага шөкер дип яшәргә кирәк.Урлап,кыеык-мыек юллар беләр баеп китүчеләрнең,киләчәк тормышлары фаҗигәле булуы бик мөмкин.Үз көчегез белән тапмаган балга кызыкмагыз,иртәме-соңмы ул сезгә бәлә китерәчәк.

№26 (833729) / 22.03.2013 21:41:33

Христиан язучысы Джоанна Фрэнсисның мөселман хатын-кызларына язган хаты.
http://www.islamnews.ru/news-22701.html

№25 (833727) / 22.03.2013 21:22:07

"...ниндидер фикер язар өчен шул заманда яшәү лязыйм."
Хак сүзләр бу . Мин инде бу турыда күптән уйлап йөрим. Ләкин бүгенге заманда яшәүчеләр фикерләрен һаман үткәнгә юнәлтәләр. Аргументлар, фактлар - барысы да үткәннәргә нигезләнеп китерелә. Без үткәннәрдән бары сабак аласы урынга күп очракта үрнәк алырга яратабыз, тормышның нәкъ менә негатив якларына кайта-кайта мөрәҗәгать итеп, хәтердән сызылып ташланасы шомны гел яңартып торабыз, үзебез дә сизмичә тормышыбызны шул ялган ритмга корабыз ягъни язмыш дәфтәрләребезне үз кулыбыз белән(уйларыбыз, фикерләребез белән) үзебез теләгәнчә мөмкин кадәр тискәре формада язабыз. Үзебез дөрес дип санаган шул "иреккә" кемнедер, хәтта тулы бер җәмгыятьне буйсындырырга омтылабыз.
Ә бит чын хакыйкать бары хәзер менә без басып торган, без яшәгән урында туа, фикерләр дә безнең үзебез өчен без уйлаган моментта гына актуаль яңгырый. Әйткән сүз чыннан да аткан укка тиң, чөнки алар безнең алдагы тормышыбызны, яшәешебезне, ниһаять, язмышыбызны хәл итәләр. Киләчәккә планны да без бүген төзибез, үткәннәр үткәндә генә кала.
Чыннан да, фикерләр әйтелгән заманы өчен генә мөһим роль уйныйлар. Бүгенге заман өчен үткәндә яңгыраганнары арасыннан заман ритмына туры килгәннәрен сайлап ала белү бик җиңелләрдән түгел шул. Сай күлдә йөзәргә гадәтләнгән балыкларга да тирән диңгезләргә ияләшүе авыр, бәлки мөмкин дә булмаган кебек, без дә( әйләнә-тирәли) һаман бер тирәдә әйләнәбез, үзебезгә таныш булган өлкәләрне генә колачлыйбыз,алга барырга, үзебездә яңа биеклекләр, яңа мөмкинлекләр ачарга уйламыйбыз да хәтта. Кешегә тумыштан ук салынган илаһилык орлыкларын кулланылышка кертмичә генә яңадан Аллаһ хозурына төяп китәбез. Моның өчен безгә рәхмәт әйтерләрме әле юкмы , уйлап та карамыйбыз.
Бүген заман рухын чагылдырган уй-фикерләргә генә өстенлек бирергә,үткәннәрнең пычрак керләре арасында казынмаска, үткәннәрдән бары кеше рухын югары күтәрә торган кыйммәтләрне генә ала белергә вакыт. Заман бездән шуны таләп итә.

№24 (833726) / 22.03.2013 21:09:17

Иркәне яратам дисең,ә менә булдыру ягы ничек икән,авыл гыйбаты.

№23 (833725) / 22.03.2013 20:37:06

Габдулла хәзрәтнең язмасыннан бет эзләмәгез.Шулай итеп,барыбыз да аңларлык итеп язарга өйрәнегәз.Рәхмәт Габдулла хәзрәткә!

№22 (833719) / 22.03.2013 19:35:26

энжебикэ бигрэклэр дэ матур язасын,менэ гел йорэклэр жилкенэ укыганда,ну нэрсэ эйтергэ телэгэнен генэ анлашылмый

№21 (833717) / 22.03.2013 18:32:34

Энҗебикә,исең китте? кыз балалаын гәрәпләр генә үтермәгән,үзләрен цивилный дип санучы Европа илләрендә дә булган андый хәлләр.
Заманы шул булган. ниндидер фикер язар өчен шул заманда яшәү лязыйм.
Габдулла хәзрәт,аңлагвннар өчен, бик аңлаешлы итеп вәгәзләгән.

№20 (833716) / 22.03.2013 17:38:10

"Ислам дине килгәнче хатын-кызлар күпме кимсетелүләргә дучар булган!"
Димәк, ислам динендә хатын-кызны кимсетә торган җөмләләр буш урында гына барлыкка килмәгән, моңа инде алшартлар җитәрлек булган.
"...гарәпләр ярлылык һәм хурлыктан куркып, яңа туган кыз балаларын тере килеш күмгәннәр."
Ә алар соң үзләре хатын-кыздан башка гына ничек үрчегән? Нинди наданлык һәм явызлык! Тарихта булган мондый мәгънәсезлек үрнәкләрен вәгазь формасында аргумент итеп китергә кирәк микән?
"Бу “азат” хатын-кызның матурлыгы кемгә кирәк? Ә картайгач ул үзе кемгә кирәк булачак? Ул картлык көннәрен ялгыз кичерә, балалары аның янына елга бер-ике мәртәбә килеп хәлен белә яки бөтенләй ташлыйлар"
Ә картайгач... Әйтерсең хатын-кыз гына картая һәм ирләр гүя таушалган картлачка гомумән әйләнмиләр. Ә балалары кемнең хәлен күбрәк килеп беләләрдер әле.
"Уйланыгыз! Бу хатын ислам дине биргән азатлык файдасын сайлап, уйдырма азатлыктан баш кага."
Ислам дине биргән азатлыкның ни икәнен белдек, ә менә уйдырма азатлык шушы көнгәчә әле табышмак булып кала бирә. Хәер, уйдырма азатлык дигәндә кем нәрсәне күз алдында тотадыр бит әле.
Язманың шуннан соңгы калган өлеше генә вәгазь булырга яраклы, цитаталар китерелгән өлешендә яңа фикер күрмим.

№19 (833711) / 22.03.2013 17:01:17

№№18,19 иркәне яратам,бөтен җирдә иркә күзләремә күренә.
менә Иргә дигәнне дә, иркә дип укып язганмын.

№18 (833705) / 22.03.2013 16:20:09

№17, төш күрәсеңме син????

№17 (833679) / 22.03.2013 10:15:48

\\картлыгы да кадерле була.\\

каян белдең иркә?

№16 (833676) / 22.03.2013 09:10:48

666

№15 (833674) / 21.03.2013 23:37:50

Синең хатыныңның авызы сасы булганга гаеплеләр юк.Булдырган ир хатынын хурламый.Бер белән дә,бердигән итеп тора,картлыгы да кадерле була.

№14 (833668) / 21.03.2013 22:57:21

Әле 3 хатынның "природасы" тэк ятыр дип белдеңме, Ир,дигәнем?
Ал,күрербез,сөйләшербез.
Ике-өч ел эчендә эштән чыгачаксың!

№13 (833658) / 21.03.2013 21:23:40

Тукран №8 , син бик дорес язгансын. Эле 2 гэ житсэ диптэ остэп куй.

Природа требует дигэн,диванда аяк боклэп,эшлэмичэ ятсан любой дуракнын требует.Но озакка житми,эштэн чыгачак .

№12 (833653) / 21.03.2013 20:47:50

хатын - кызларга хокукны октябрь революциясе бирде.. Кайбер хокукларын кайтарып алыргада мэжбүр булганнар( кайбер чыганаклардан билгеле булганча, хатын кыз иренә әйтмичә дә рәсми никахны өзә алган.)

№11 (833652) / 21.03.2013 20:34:06

Жили-были три сестры. Одна была ленивой-преленивой. Вторая - злой-презлой. А третья и умница, и красавица, и рукодельница - любо-дорого посмотреть.
Однажды утром остановилась у ворот их дома телега. Сёстры вышли посмотреть, кто приехал. На телеге сидела незнакомая пожилая женщина.
- Кто ты? - спросили они.
- Я - ваша Судьба. Пришло время выходить вам замуж.
Посадила их Судьба на телегу и повезла выдавать замуж.
Заехали они в первую деревню. Видят, в поле парень пашет, и в руках у него любое дело спорится. Если нужно что-нибудь починить или построить, все к нему идут.
- Вот это - твой, - говорит Судьба первой из сестёр.
Высадили сестру и поехали дальше. Заехали в следующую деревню. Там парень живёт такой, что никому в помощи не отказывает. Добр ко всем. Нарадоваться на него народ не может, такой молодец.
- Вот это - твой, - говорит Судьба второй из сестёр.
Высадили сестру и поехали дальше. Заехали в третью деревню. У последнего дома, в грязи, у разбитого корыта лежит лежит пьяный. Остановила Судьба телегу и говорит:
- Это - твой.
- Да на кой он мне?! - взмолилась третья сестра. - Я же и добрая, и хорошая, и рукодельница! А ты мне такого жениха даёшь! Вон сёстрам каких нашла! Что, других для меня нет?
- Другие есть... - ответила Судьба. И, вздохнув, добавила: - Но этот без тебя пропадёт!..

№10 (833651) / 21.03.2013 20:07:43

Җавап бирмәгез

№9 (833650) / 21.03.2013 20:05:08

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Бу ир кисәге безнең яхшы сүзебезгә генә түгел, начар сүзебезгә дә тормый, берүк бавап бирмәгез.

№8 (833648) / 21.03.2013 19:54:20

Өченче хатын алам дигән булгансың,алпамша.3 хатынга да бит син теге нәрсәңне эшләтеп җиткерә алмыйсың, алар сине хәзер ташлап китә.

№7 (833645) / 21.03.2013 19:28:48

Караәле боларны,ели-ели ирле булгач,ир тәме татаыгач,статус алгач,ташландык хатын исеме алгач,ничек сүләшә башладылар.Киәүгә чыкканчы селәгигезне агызып ,мине алмасмы икән дип,төн йокылары калдырып башыгызны ватканнарны оныттыгызмени.ИРтә әтәчләнәсез,камыр башлар,сасы авызлар.Карт хатын булып калуыгыз бик мөмки.Аннары ни әйтерсез ? .МИн үзем 3нче хатын алырга уйлап торам.Бөтен Татар шулай итәчәк,якын киләчәктә.Природа требует.

№6 (833644) / 21.03.2013 19:24:54

Наконец-то хатын-кызларны яклап язылган бер язма! А то гел хатын-кыз теге тиеш тэ бу тиеш. Рэхмэт, хэзрэт!)

№5 (833640) / 21.03.2013 18:43:56

җаныйларым,бүген хатын-кыз бик тә иректә яши. ирсез хатыннар типтерәләр. ирләре исерек булганнар да ким хур куймый,типтерә. җайлы,ирле дә үзе,иреге дә ялгыз хатыннарныкыннан артык - муҗик акча апкайта өигә. акчага хатын хуҗа... тормышны да үзе рулит итә.
тагы нәстә кирәк инде сезгә хатыннар? ирегегез муеннан ашкан.

№4 (833633) / 21.03.2013 17:23:27

Шул ирек дигән булып ирләр хатын-кыз җилкәсенә менеп утырды да инде.Өйгә кайттылармы,аркылыны торкылы да салмыйлар.Хатын-кыз булмаса ачтан үлеп бетәрләр иде.Однако әтәч кебек кукраеп йөрергә беләләр.

№3 (833631) / 21.03.2013 17:16:29

Ирекнен нигэ кирэк икэнен хатын-кыз узе белэ ул. Аны ойрэтеп утырырга, анын очен решать итэргэ сез кем сон эле ирлэр э. Феменистик бэйрэмнэр дэ безгэ бик ошый.

№2 (833630) / 21.03.2013 16:50:16

Чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм,Хәзрәт!Яхшы язма! Теге ярый,бу ярамый дип теңкәгә тимәгәнсез.

№1 (833627) / 21.03.2013 15:38:21

МэшАллах, Габдулла хэзрэт, сайтта тема тапталган саналса да яна фикерлэр белэн баета алгансыз, тагын языгыз

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar