поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.12.2012 Мәдәният

«Идел-йорт» («Халык җәүһәрләре» рубрикасы) ФОТО

Халык театрларының чираттагы, инде уникенче «Идел-йорт» төбәкара фестивале тәмамланды. Елдан-ел әлеге чараның географиясе киңәя бара. Фестивальнең йомгаклау этабына яңа коллективлар өстәлә тора, элек катнашканнарының спектакльләре тагын да камилләшә. Арча, Актаныш, Азнакай, Кукмара, Мамадыш кебек районнарның халык театрларыннан башка «Идел-йорт»ның финалын күз алдына да китерү кыен.

 Тамашачы һәвәскәр артистларның чыгышларын бик җылы кабул итә. Заллар – тулы. Әлбәттә, мондый фестивальне үткәрү өчен үзәктәрәк урнашкан мәйдан комачауламас иде. Әлегә Социалистик шәһәр микрорайоны белән Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният сарайлары белән чикләнергә туры килә. Мәдәният-сәнгать базар шартларына яраклашып яшәргә мәҗбүр булганда шуңа риза булып торасың инде.

 

Фестивальнең йомгаклау этабында Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасы, Пермь крае һәм Владимир өлкәсеннән дә милләттәшләребез катнашуы сөендерә. Аннан гайре үзешчән коллективларның күпчелеге зәвыгы түбән заманның сәләтсез авторлар әсәрләренә түгел, җитди драматургиягә алынулары күңелле.

 

Инде нәтиҗәләргә килгәндә, Гран-прига быел, уналты коллективтан иң яхшысы дип табылып, Азнакай шәһәр-район мәдәният йорты халык театры лаек булды. Режиссер Гата Ялалов куелышында «Казан сөлгесе» (Кәрим Тинчурин) спектакле өчен алар автобус һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясау хокукын алды.

 

Беренче дәрәҗә лауреат: Фәнәвил Галиев әсәре буенча куелган «Корт» спектакле өчен Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы мәдәният йорты халык театры (режиссер Гөлнара Нигъмәтуллина).

 

Кукмара район мәдәният йорты халык театры (Шәриф Хөсәенов «Әни килде», режиссер Рамил Сәләхетдинов) һәм Арча район мәдәният йорты халык театры (Туфан Миңнуллин «Саташу», режиссер Рафис Сәләхетдинов) Икенче дәрәҗә лауреат булды.

 

Мәртәбәле жюри Өченче дәрәҗә лауреат исеменә шулай ук ике коллектив лаек дип тапты. Алар: Кәләй Мәргән әсәре буенча режиссер Салават Хәмзин куелышында «Шомбай» спектакле белән чыгыш ясаган Башкортстан Республикасы Яңавыл район мәдәният йортының «Хәят» халык театры һәм Кәрим Тинчурин әсәре буенча режиссер Рәмзидә Мөсәгыйтова сәхнәләштергән «Казан сөлгесе» спектакле өчен Пермь крае Барда район мәдәният йорты халык театры.

 

Халык театрларының XII «Идел-йорт» төбәкара фестивале дипломантлары:

 

– Бөгелмә шәһәре Татар мәдәни үзәге халык театры (Әсхәт Закиров «Глюк түгел, чынбарлык», режиссер Флюра Шәрипова);

 

– Башкортстан Республикасы Дүртөйле район мәдәният йорты халык театры (Аяз Гыйләҗев «Яра», режиссер Расим Ямалетдинов);

 

– Мамадыш район мәдәният йорты халык театры (Рабит Батулла «Кичер мине, әнкәй», режиссер Марат Баязитов);

 

– Владимир шәһәренең татар театры коллективы (Галиәсгар Камал «Беренче театр», режиссер Р.Шәрипов);

 

– Баулы район мәдәният йорты халык театры (Зөләйха Минһаҗева «Шайтан бутады», режиссер Миргалиян Фәхриев);

 

– Мөслим район мәдәният йорты халык театры (Аманулла «Моңлы ядкарь», режиссер Зөлфия Фәхретдинова);

 

– Актаныш районы Иске Кормаш авылы мәдәният йорты халык театры (Рафаэль Сафин «Тилекәй», режиссер Ринат Бәдретдинов);

 

– Казан шәһәре Сәед Галиев исемендәге мәдәният сарае халык театры (Данил Салихов «Кызлар капкыны», режиссер Рафис Фазылҗан);

 

– Балык бистәсе район мәдәният йорты халык театры (Данил Салихов «Коткарыгыз, каравыл!!!», режиссер Рифкать Галиев).

 

«Идел-йорт»ны үткәрү тарихында беренче тапкыр номинацияләр буенча шәхси бүләкләр дә тапшырылды.

 

«Иң яхшы хатын-кыз роле»: Мөслим район мәдәният йорты халык театры артисткасы Г.Шакирова.

 

«Иң яхшы ир-ат роле»: Казан шәһәре Сәед Галиев исемендәге мәдәният сарае халык театры артисты һәм режиссеры Р.Фазылҗан.

 

«Иң яхшы сценография»: Башкортстан Республикасы Дүртөйле район мәдәният йорты халык театры.

 

«Дебют»: Мамадыш район мәдәният йорты халык театры артисты И.Шәрифуллин.

 

«Яңа алым»: Баулы район мәдәният йорты халык театры режиссеры М.Фәхриев.

 

Фестиваль тәмам. Әмма киләсе елның язында халык театрлары янәдән «Идел-йорт»ның беренче сайлап алу этапларында очрашачак...

 

 

 

Арча халык театры

 

 

Арча халык театры

 

 

Әлмәт халык театры

 

 

Әлмәт халык театры

 

 

Әлмәт халык театры

 

 

Азнакай халык театры

 

 

Азнакай халык театры

 

 

Азнакай халык театры

 

 

Азнакай халык театры

 


Илмир ХӘБИБУЛЛИН
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»