|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2012 Җәмгыять
Сыйфатлы азык куллану үзебездән дә тораТатарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә гражданнардан азык-төлек сыйфаты буенча шикаятьләр күбрәк килә башлады. Шул уңайдан һәм Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар узуын хәбәр итү җәһәтеннән “Татмедиа” агентлыгында “Татарстан Республикасы базарында сатыла торган азык-төлек һәм алкогольле продукциянең сыйфат проблемалары турында” дигән темага матбугат конференциясе узды. “Татарстанда соңгы елларда сыйфатлы товарга аерым игътибар юнәлдерелә башлады. Чөнки мәгълүм булганча, Казан Универсиада кунакларын каршы алырга әзерләнә. Ә кибетләребездәге сыйфатлы товарга карап Татарстанның имиджы тудырылачак”, - ди республика Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлек җитәкчесе Розалия Арсланова. Республика халкын беренче дәрәҗәдә кирәкле азык-төлек товарлары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча тәртип урнаштыру максатыннан Татарстан базарларында һәм ваклап сату предприятиеләрендәге бәяләргә һәм республика җитештерүчеләренең продукция ассортиментына һәр атна мониторинг үткәрелә. Моннан тыш, аракы һәм сыра ассортиментының ваклап сату бәяләренә дә мониторинг уздырыла. Розалина ханым сүзләренә караганда, халыкка республика предприятие-җитештерүчеләре продукциясенең куллану үзенчәлекләре һәм сыйфатлы ашамлыкны дөрес сайлап алу турында мәгълүмат бирергә кирәк. Халык та, азык төлекне җитештерүче дә сыйфатлы, табигый продукциягә өстенлек бирергә тырыша. Ләкин еш кына юньрәк бәядән булган сыйфатсызрак товар җиңеп чыга. Кулланучы кибеттәге арзанрак товарга кызыгуын дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каймак, кефир, эремчекнең, шулай ук ит продукциясенең сыйфаты турында республика халкы арасында сораштыру уздыра, кулланучылар теләкләрен ачыклый, дегустацияләр уздыра. “Әлеге оешмада 25 ел эшлим. Минем хезмәт тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, сату нокталарында, хәтта зур-зур кыйммәтле кибетләрдә дә елдан-ел сыйфатсыз азык-төлекнең артуы күзәтелә. Безгә оешмага шәһсән халык үзе дә мөрәҗәгать итә ала. Сез сатып алган товарыгыздан шикләнәсез икән, Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталына кереп (uslugi.tatar.ru) үз фикерегезне һәм тәкъдимегезне хәбәр итә аласыз”, - диде Розалия Арсланова. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе теге яки бу товарның сыйфатлыгын гына тикшереп калмыйча, кулланучылар хокукын да яклый. Киләчәктә балалар уенчыклары, электр лампочкалары һәм төзелеш материалларына да экспертиза уздыру планлаштырыла. Киләсе елда аракыга бәя арта Әлеге факт спиртлы эчемлекләр кулланучыларның санын киметмәячәк, әлбәттә. Бары тик аракы эчүчеләр юньрәк бәядән сатыла торган сәүдә нокталарына мөрәҗәгать итә башлыячак. Моны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина да раслый. Агымдагы елның соңгы ун аенда узган ел белән чагыштырганда сыйфатсыз алкоголь продукциясе ике тапкырга арткан. Инспекция вәкилләрен бу җәһәттән Казан каласы борчый. Кабымлык, тиз генә ашап чыга торган нокталарда гадәттә фальсификацияләнгән спритлы продукция даими сатыла. Шуны истән чыгармаска кирәк;сыйфатлы аракының ярты литры 125 сумнан да ким булмаска тиеш. Яңа елның гыйнвар аеннан исә аракының бәясе 170 сумны тәшкил итәчәк. Татьяна Хәбибуллина белдергәнчә, Татарстанның Ютазы, Әлмәт, Баулы районнарында Казахстанда җитештерелгән спиртлы эчемлекләр (аларның бәясе - 120сум) пәйдә була башлады. Әлеге продукциянең сыйфаты шик тудыра. Әлеге эчемлекләрне лицензиясе булган сәүдә нокталары түгел, ә шәхси эшмәкәрләр сата. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бу фактны да контрольгә алган.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|