• 01.06 "Сугыш еллары уенчыклары" - ТР Милли музееннан мастер-класс. 10:00
  • 01.06 “Мин һәм музей” - ТР Милли музееның 125 еллыгына онлайн-акция. 12:00
  • 01.06-24.06 "Йолдызлар кабызабыз" онлайн фестиваль-конкурсы. 7:00
  • 01.06-13.11 Изге Болгарга экскурсияләр
  • 02.06-07.06 Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсияләр. ТР Милли музее
  • 02.06 Свияжск һәм Барлык Диннәр Гыйбадәтханәсенә экскурсия. 11:00
  • 02.06 "Молодильные яблочки", Дәүләт яшь тамашачылар театры. 10:00
  • 04.06 "Үткәннәргә тәрәзә: ТАССРның 100 еллыгы" виртуаль чынбарлык күзлекләре белән экскурсия
  • 06.06-05.07 «Шәрык әкияте» халыкара конкурс-фестивале
  • 07.06 Казан андеграунды. 10:00
  • 24.06 Вадим Захаров концерты. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Айнур Айдельдинов
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Нәби Дәүли (1910-1989)
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Газель, грузчик хеэмэте курсэтэбез 24/7. 89196271171
  • Энергетиклар урамында урнашкан (Мәскәү базары) тулак торактагы бүлмә арендага бирелә. Булмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз бар. 89050215173 номерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат белә аласыз.
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
 

 
Архив
 

               

27.08.2012 Икътисад

Айрат Шафигуллин: Баерак кеше күбрәк түләргә тиеш!

Сентябрь аенда халыкка таратылачак торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазъләрендә үзгәрешләр көтелә. Җылылык өчен түләүләрнең артуы белән бергә, без счет-фактура кәгазе артында өстәмә мәгълүмат та алачакбыз.

Җылылык бәяләренең кискен артып китүе тормыш хәлләре мактанырлык булмаган гражданнар өчен авырлыклар китермәсен өчен Татарстан хөкүмәте аз керемлеләргә субсидия булдырды. Хөкүмәт ярдәменә кемнәр дәгъва кыла алачагы хакындагы мәгълүматны кайдан һәм кемнән аласы, үзегез яшәгән районның социаль бүлегенә кайсы көннәрдә барып белешергә мөмкинлеге нәкъ менә шушы кәгазъләрдә язылачак, диде Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шафигуллин.

Бер гигакалория җылылык өчен моңарчы халыктан 638 сум алынган булса, киләсе айдан ул бәя 1278 сумга кадәр күтәрелә. Әлеге арттыру Татарстан халкының яшәү дәрәҗәсен төшермәү максатыннан хөкүмәт бюджеттан адреслы субсидия өчен 7 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк.

Максатчан субсидия Зәй, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Урыссу, Ютазы муниципаль районнары, Афаносовка, Кызыл Чишмә авылларында (Түбән Кама районы) яшәүчеләргә түләнәчәк.

Айрат Шафигуллин белдергәнчә: “Субсидия фатирның квадрат метрларына карап (торак мәйданы нормадан артык булмаган очракта), гаилә әгъзаларының кеременә карап хисапланачак. Гаиләдә бер кешегә керемнең күләме 30 мең сумнан артып киткән очракта субсидия түләнми. Ә инде бер кешегә туры килгән керем утыз мең сумга тулмый икән, алар хөкүмәт ярдәменә өмет итә ала. Мондый кешеләргә дүрт категориягә бүленгән субсидия бирү каралган. Кем баерак - шул күбрәк түләргә тиеш”.

 

Мисалга мәйданы нормативка туры килә торган фатирда яшәүче 3 кешедән торган гаиләне алыйк (эшли торган әти-әни һәм бер бала). Аларның айлык кереме – 45 мең сум, ягъни гаилә башына 15 мең сум килеп чыга (II категориягә керәләр). Хәзер алар җылылык өчен 500 сум түләп бара, сентябрьдан башлап бу төр коммуналь хезмәт 1000 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. Хөкүмәт шул сумманың 375 сумын капларга вәгъдә бирә: (1000 сум – 500 сум) х 75% = 375 сум. Ягъни җылылык өчен гаилә калган 625 сумны түлиячәк.

Җылылык өчен субсидия түләү мәсьәләләре буенча халыкта аңлату эшләре дә киң җәелдереләчәк, дип вәгъдә итә министр. Бу җәһәттән социаль яклау бүлекләре өч ай дәвамында гадәттән тыш режимда - 2012 елның 10 сентябреннән 30 ноябрьгә кадәр мәгълүмат бирәчәк. Халыкны кайда, кайчан кабул итү адресы һәм вакыты, алда искәрткәнебезчә, счет-фактура кәгазе артында язылачак. Моңарчы субсидияләрдән файдаланган гражданнар автомат рәвештә аны киләчәктә дә алачак. Ә инвалидлар һәм 65 яшьтән узган пенсионерлар социаль тәэмин итү бүлекләренә барып йөрмәсә дә мөмкин, чөнки андый категория гражданнар янына социаль бүлек хезмәткәрләре үзләре киләчәк. Министр сүзләренә караганда, республикада халыкны кабул итүче өстәмә 44 бүлекчә ачылачак. Аларда субсидия алу өчен нинди документлар җыю кирәклеге хакында мәгълүматлар биреләчәк.

Моннан тыш республикада җылылык өчен субсидия мәсьәләләренә багышланган кайнар линия эшли башлый. Министрлыкның кайнар линия телефоннары: 557-21-13, 557-21-12 аша бу хакта тулы мәгълүмат алырга мөмкин булачак.

 

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 24.08.2012
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (813005) / 28.08.2012 00:07:46

Каян алган автор җылылык өчен 500 сум дигән сифраны?
Актанышта бер бүлмәлегә бүгенге көндә аена 700 сум!
Арткач мең ярым була инде.
кайда күпме икәнен языгыз әле, чагыштырып карыйк бераз гына.

№5 (812972) / 27.08.2012 22:18:55

\"Айрат Шафигуллин: Баерак кеше күбрәк түләргә тиеш!-ди диюен дә.Әмма математика бер дә артыгын түләтми бит байларга.Министр Шәфигуллин мисалын алыйк.
\"Мисалга мәйданы нормативка туры килә торган фатирда яшәүче 3 кешедән торган гаиләне алыйк (эшли торган әти-әни һәм бер бала). Аларның айлык кереме – 45 мең сум, ягъни гаилә башына 15 мең сум килеп чыга (II категориягә керәләр). Хәзер алар җылылык өчен 500 сум түләп бара, сентябрьдан башлап бу төр коммуналь хезмәт 1000 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. Хөкүмәт шул сумманың 375 сумын капларга вәгъдә бирә: (1000 сум – 500 сум) х 75% = 375 сум. Ягъни җылылык өчен гаилә калган 625 сумны түлиячәк\"-ди министр.Исәплибез.Өч кешелек бу гаиләнең айлык ягулык чыгымы-(625:45000).100%=1,4%
Ә) 90 000 меңлек керемле шундый ук өч кешелек гаиләнең җылылык чыгымы- (1000:90 000).100%=1,1%. Кая монда артык түләү,министр әфәнде? Халык-сарык законы яшәвен дәвам итә...

№4 (812962) / 27.08.2012 21:35:47

Кайгырма ,Авылныкы.Авыл халкына бәяне әйтми генә күтәргәннәрен белмисең мени? Әллә син авылныкы түгелме?

№3 (812955) / 27.08.2012 19:33:49

Бу авыл халкыннан тагын өләләр инде.Шәһәр халкына җылылык өчен бәяне арнттырганнар,ә авыл халкына һаман шул,бер куб газга дүрт сум да бер тиен калдырганнар.Ииии,бигрәкләр дә дөреслек юк инде.Ник шунда беррәттән бер куб газга да бәяне ун сум иттереп куймаска инде? Кая карый бу хөкүмәт әһелләре?Пинсәне бит хәтта йөз сумга арттырдылар.Так не честно, иптәш депутатлар,немедленно исправить ошибку!Дәүләтебез күпме акчаны югалта бит авылдагы ут-газга бәяне күтәрмичә.

№2 (812952) / 27.08.2012 18:59:36

буран

Бу, шул, күпләрнең төрле справка җыймауларына исәпләнгән дә инде. "Талыйлар" дип әйтеп кара, "компенсация каралган" дип авызыңны ябачаклар...

Хәер, Алабугада без күптәннән тулы килеш түлибез инде... Ә компенсация турында авыз ачучы ююююк. )))

№1 (812929) / 27.08.2012 15:46:26

тагын халык башын катыру китэ икэн ай саен эштэн справка о зарплате алып килэсе була микэн

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте