поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.06.2012 Дин

Патшага да, кырмыскага да кыйбланы югалтырга ярамый

Гадәттә без, берәр төрле мәҗлескә җыелсак, бер-беребезне арттырып, төрле вакыйгалар, хикәяләр сөйләргә яратабыз. Берсе үзе белән булганын, икенчесе каяндыр ишеткәнен, өченчесе бер газетадан укыганын сөйли... Шулай итеп кыйссалар, телдән телгә күчеп, дөнья буйлап сәяхәт итәләр. Һәр халыкның үз хикәяләре, риваятьләре, ул риваятьләрнең үзенә бер фәне, галимнәре бар. Болар барысы да кешенең кыйссаларга булган мәхәббәтен күрсәтә.

Аллаһы Тәгалә Үзенең Бөек Китабында да безгә төрле мисаллар, тарихта булган вакыйгалар турында сөйли. Коръәннең һәр кыйссасында зур гыйбрәтләр, зур гыйлемнәр, чиксез хәзинәләр ята. Ләкин аларны аңлау өчен ихлас күңел, ачык зиһен, гыйлем кирәк.

 

Раббыбызның: «Сөйлә кыйссаларны, бәлки алар уйланырлар», – дигән аятенә буйсынып, сезгә Аллаһының бер бәндәсе белән булган вакыйганы җиткерәсем килә.

 

Билгеле булганча, Аллаһы Тәгалә Сөләйманга атасы Дауттан бик зур патшалык, чиксез байлык һәм бик тә көчле гаскәр мирас итеп бирә. Шулай ук, пәйгамбәрлек могҗизасы буларак, аңа хайваннар, кошлар, бөҗәкләр телен өйрәтә. Сөләйманның гаскәрендә күпсанлы кешеләр генә түгел, хәтта җеннәр һәм кошлар да була. Һәркөнне иртә белән патша, үзенең гаскәрен хәрби тәртип белән тезеп, киңәшмә-планерка үткәрә, алар белән бик яхшы идарә итә. Гаскәр эчендә һәркайсы үз урынын, үз вазифасын яхшы белә. Ибн Кәсир тәфсирендә, Сөләйманның гаскәрендә мең башлык һәм аларның һәркайсының кул астында йөзәр мең сугышчы булган, диелә.

 

Көннәрдән бер көнне Сөләйман үзенең гаскәре белән сәфәргә чыга һәм юлда кырмыскалар даласына юлыга. Оя хуҗасы, зур гаскәрнең якынлашып килүен күреп, башка кырмыскаларга эндәшә: «Әй  кырмыскалар, тизрәк ояларыгызга кереп качыгыз, Сөләйман һәм аның гаскәре сезне күрмичә, таптап һәлак итмәсен».

 

Оя башлыгы патша гаскәренең никадәр көчле һәм зур икәнен яхшы белә, шуңа ул тизрәк барысын да яшерергә ашыга. Сөләйман кырмысканың бар сүзләрен дә ишетеп, аңлап тора. Ул, кечкенә бөҗәкнең үз халкын кайгыртып, һәлакәттән сакларга тырышуын күреп, соклана һәм Раббысына, биргән нигьмәтләре өчен, шөкер сүзләрен әйтә: «Әй Раббым, миңа һәм ата-анама кылган рәхимлегең өчен Сиңа шөкер итүне һәм Син разый булырлык изгелекләр кылуны миңа насыйп ит. Рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең җөмләсеннән кыл».

 

Кырмыска патша үзенең балаларының һәрвакыт иминлектә калуларын теләп, аларны һәртөрле явызлыктан сакларга тырыша. Ә Сөләйман пәйгамбәрнең халкы үз хуҗаларыннан бу кадәр кайгырту, бу кадәр игътибар күрәме икән? Кырмыска халкы газиз патшаларыннан күргән мәхәббәт вә шәфкатьне тоялармы икән?.. Сөләйманның үз-үзенә биргән әлеге сорауларына без дә җавап эзләргә тиешбез. Җир өстендә яшәп, кул астындагы гаскәрен, хезмәтчеләрен, сандыгында булган алтын-көмешләрен күреп яки Европаның алдынгы банкларында сакланучы яшел һәм кызыл кәгазьләрен санап, акылын югалткан залимнәр нәрсә эшлиләр? Күпме халыкны җәберләп, үз өсләренә күпме рәнҗеш, гөнаһ җыялар. Тәхетебез биек безнең, акчабыз күп, куллары кыска, буйлары җитмәс әле, дип, үзләрен юатмакчы булалар. Әмма галәмнәр Раббысы Аллаһ куйган канунны да онытырга ярамый. Ил кануны сиңа җитә алмас кебек күренсә дә, Аллаһның кануныннан качып булмый. Кеше рәнҗеше әллә ничә кат тимер ишекләрне, әллә нинди сакчыларны үтә, биек каланчаларга да менеп җитә. Сөләйман һәм кырмыска кыйссасы белән Аллаһ кешелеккә зур кисәтү ясый: «Ничек кенә бөек булсаң да, үзеңнән түбәннәргә золымлык кылма, кыерсытма, аларның кулы сиңа җитмәсә дә, Минеке җитәр, һич тә шикләнмә!» Шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең сәхабәләрен кая да булса сәфәргә озатса: «Рәнҗетелгән кешенең догасыннан саклана күр, аның белән Аллаһ арасында пәрдә юк!» – дип кат-кат кисәткән.

 

Бабамны 1953 елда «Сталинчы»  колхозы  рәисе итеп куйганнан соң, ул бу хәбәрне әнисенә кайтып әйткәч, әнисе: «Син дә үз өстеңә кеше рәнҗешләре алырсыңмы икән инде?» – дип елаган. Бабам безгә: «Пенсиягә киткәнче, кеше рәнҗетүдән куркып яшәдем», – дип сөйли иде.

 

Аллаһ каршында Аның һәр мәхлугының үз хакы, үз дәрәҗәсе бар.  Галәмнәр Хуҗасы каршында кемнең сүзе өстенрәк булуны Ул гына белә. Бервакыт Сөләйман патшаның дәүләтенә корылык килә һәм ул үзенең иге-чиге булмаган гаскәре белән, яңгыр сорау өчен, сәхрага чыга. Тиешле урынга килеп җитсәләр, ни күрсеннәр – бер кырмыска аркасына ятып, аякларын өскә күтәргән һәм Раббысына: «Әй Аллаһ, без дә Синең мәхлукларың. Әгәр сулар иңдермәсәң, без һәлак булырбыз», – дип,  дога кылып ялвара икән. Кечкенә бөҗәкнең бу догасын ишетеп, Сөләйман үз гаскәренә борыла һәм: «Барыгыз, кайтып китегез, Аллаһ сезгә башка берәүнең догасы белән су бирде», –  ди. Шул кырмысканың ихлас догасы белән җир өстенә шыбырдап яңгыр ява. Шулай итеп кечкенә бөҗәкнең догасы Сөләйман һәм аның гаскәренең догасыннан өстен булып чыга.

 

Бу кыйссадан соң, көзгедән караганда, кемдер патшаны, кемдер кырмысканы күрер, әмма тәкъдиреңдә патша булырга язса да, кырмыска булырга насыйп булса да, үз намусыңны, хак кыйблаңны югалтырга ярамый. 


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»