поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.04.2012 Милләт

Кадрия Идрисова: Калфаклы хатын-кызлар башка бер милләттә дә булмаган

“Татар хатын-кызының килгәне әллә каян беленеп тора иде, Челтер-челтер килеп, аның чулпылары зыңлап килә иде, Борылып карасаң, ул чынлап та татар хатын-кызы була иде...”

Әлеге алман галимнәре язып калдырган сүзләрне Бөтенроссия мөселман һәм милли кием буенча дизайнерлар бәйгесе башланыр алдыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы эшләре идарәчесе Кадрия ханым Идрисова искә төшерде. 6 апрельдә К.Тинчурин театрында уздырылган конкурста, катнашучылар сәхнә түренә чыгарга әле берникадәр вакыт калганны исәпкә алып, чарага килгән Кадрия ханымнан татар хатын-кызлары кием культурасына кагылышлы фикерләрен белештек.

 

- Кадрия ханым, сез татар мөселман хатын-кызларының киемнәрен ничегрәк күзаллыйсыз?

 

- Татар мөселман хатын-кызларының киеме үзебезгә ятышлы булырга тиеш. Мөселманнар дине бик күп милләтләрне берләштерә. Менә шунысы белән дә ул бик тә куатле дип уйлыйм. Шушы милләтләрнең һәрберсенең аерым билгесе булырга тиеш. Тел, кием, гореф-гадәтләр, сәнгать ягыннан. Минем фикерем, без бит татар мөселманы, шулай булгач үзебезгә генә хас үзенчәлекләр саклансын. Калфаклы, чулпылы хатын-кызларыбыз булган. Алар башка бер милләттә дә булмаган. Алман галимнәренә кадәр китапларга "Татар хатын-кызының килгәне әллә каян беленеп тора иде. Челтер-челтер килеп аның чулпылары зыңлап килә иде. Борылып карасаң, ул чынлап та татар хатын-кызы була иде", - дип язып калдырган.

 

Бүгенге вакытта мөселман хатын-кызлар чит илләрдән кайтканны кия, чөнки әлегә дәүләтебезнең аларны киендерерлек мөмкинлекләре юк. Әлегә дизайнерларыбыз теккән күлмәкләр дә кыйммәт.

 

- Хәзер еш кына бәхәс милли кием белән дини кием төшенчәләрен берләштерә алмау аркасында туа. Ә бит татар халкы денсез халык булмаган. Димәк, бәхәс урынсыз?

 

- Бәхәсләр күп булыр, шунысы хак - электән әбиләребез, бабайларыбыз биш вакыт намазлаы булган. Дин-тәрбия, закон, ул хәзинә безгә бабайлардан калган. Акрынлап шуны аңлап, дингә кереп барабыз. Дини яктан тегеләй яки болай булырга тиеш дию белән бергә, "Без кемнәр? Без кемнәрнең балалары? Милләтебезне саклап калу өчен алар нишләгән?" дигән сораулар да калка. Мәгърифәтчеләрәбез, галимнәребез ни әйткәнне белергә, фотосүрәтләрне карарга, архивларыбызда казынырга, шунан чыгып үз йөзебезне табарга тиешбез. Югыйсә, нәрсә күрсәк, бердәм рәвештә шуңа ябырылабыз. Аңлы рәвештә килергә тиешбез. Менә чит илләргә чыгып гыйбрәт ал диләр бит инде. Әйтик, Кытайда булып кайткач та шушы уйлар килде. Анда бит элеккеге бабаларыбыз калдырган шул татар халкының "гомуми шәҗәрә"се белән яшиләр. Татар халкының "гомуми шәҗәрә"се ул - "сәнгать шәҗәрәсе", "дин шәҗәрәсе", "әхлакый канунннар шәҗәрәсе"н берләштерә.

 

Безнең кайбер хәзрәтләребез хәтта өйдә баян тотарга, анда уйнарга, биергә ярамый диләр. Безнең милләт ни белән шөгыльләнсен? Башкалар арасында кем булып калсын? Боларга аңлатма бирүче юк. Кытайда җырлыйлар да, бииләр дә, дин дә тоталар. Аларда бит хәтта тамак төбе белән җырлау сакланып калган.

 

Менә шуңа күрә юк-бар бәхәсләргә юл куймый безгә үзебезнең, татар милләтенең дини асылына кайтырга кирәк.

 

- Мөселман киемнәре конкурсында күпчелек яшьләр катнаша. Алга таба менә шушы татар мөселман киемнәрен беренчеләрдән булып тудырырга омтылучы дизайнерлар эшчәнлеге яклау табармы икән?

 

- Кием тудыру осталыгы - сәнгать. Менә шушындый бәйгеләрдә карыйбыз, күзәтәбез. Алга таба үзара элемтәләр булдыру турында уйлашырбыз дип уйлыйм. Әле менә яңа гына Башкортстанда өч көн булырга, "Туган тел" фестивалендә катнашырга туры килде. Анда "Агыйдел" фабрикасы бар. Алар да үзләренчә бик матур мөселман киемнәре тегәләр. Кызыклы фикерләре бар. Алданрак белсәк, аларны да чакырган булыр идек. Киләчәктә якын-тирәдән кем килергә тели, барысы белән бергәләп эшләргә кирәк дип уйлыйм. Бәйгегә нәтиҗә ясап, аны оештыручылар, катнашучылар белән бергә җыелып алга таба бу юнәлештә ниндирәк эшләр алып барырга кирәклеген аныклау максатыннан сөйләшүләр булыр дип уйлыйм.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»