поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.04.2012 Җәмгыять

Чегән белми юрамый

– Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...

Авыл белән Чаллы арасында йөрүче таксист, үзенең 35 яшьтә әти дә, дәү әти дә булып куюы, сөяркәсен кияүгә бирүе турында сөйләгәч, әнә шулай дип әйтеп куйды.

 

– Ул вакытта миңа 18 яшь иде. Авылдаш егетләр белән тимер юл вокзалында поезд көтеп торабыз. Күрше малаен армиягә озатыр өчен Казанга хәтле килгән идек. Торабыз шулай тәмәке тартып, яныбызга бер өер чегән хатыннары килеп тә басты, «кызганма акчаңны, язмышыңны әйтеп бирәм» дип бәйләнә дә башлады. Кызык бит, мин дә суздым учымны. Чегән хатыны миңа күп нәрсәләр әйтте. Әмма нишләптер шуның: «Тиздән бер кызны очратырсың, шул кызга өйләнерсең дә», «35 яшьләрдә әти дә, дәү әти дә булырсың», «хатыннарың күп булыр» дигәннәре истә калды. Аның юраганнары ярты ел узгач ук юш килә башлады. 19 яшьтә мин өйләнеп тә куйдым. Кызыбыз туды. Авылда колхозда акча түләмәгәч, гаиләне алып Казанга киттем. Ерак араларга йөрүче шофер булып эшли башладым.

 

Иртә өйләнү үзенекен итә икән, гаилә тормышыннан туеп киттем. 25 яшь кенә бит әле миңа. Шулай бер кыз белән таныштым. Аңа үземнең өйләнгән булуымны әйтмәдем. Ярты еллап вакыт узгач, хатын сизеп алды. Үзенең әти-әнисен, минекеләрне чакыртып, барысы бергә яхшы гына кыздыргач, Лилия янына башка бармадым. Ул үзе дә мине эзләмәде. Аннан соң да кызлар белән очрашкаладым. Аларын хатын әллә сизде, әллә сизмәде, бер сүз дә әйтмәде.

 

Минем кызлардан башым әйләнгән чак, хатын ике җирдә эшли, эшкә төнге сменаларга да чыга. Ә кызны белгән дә юк: ул кая бара, нишләп йөри, кем белән очраша – минем аның белән кызыксынырга теләгем юк, хатынның вакыты юк дигәндәй. Ике арада йөреп, мин дә туйдым. Яңа гына танышып башымны әйләндергән Алсу белән яши башладым. Ул арада кызым балага узып куйган. Очрашкан егете белән сөйләшеп, аны тиз генә кияүгә дә бирдек. Шулай итеп, оныклы да булдык.

 

Яшь хатынның авылда яши торган бер абый тиешле кешесе, бик озак буйдак булып йөргәннән соң, өйләнергә булган. Хатыны буласы кешенең ун яшьлек улы да бар, ди. Никах мәҗлесенә безне дә чакырдылар. Өстәл түрендә, беләсеңме, кем утыра?.. Минем Лилиям. Шунда гына улым да утыра. Әйе, улым! Мин аңа бер карауга ук барын аңладым, коеп куйган үзем. Андый вакытта нишлисең инде, юк сәбәпне бар итеп, чыктым да киттем. Кайттым Казанга. Бер атналап эчеп йөргәч, хатын янына киттем. Бу хәлне аңа да сөйләдем. Ә ул, бер дә исе китмичә, синең улың барлыгын белдем, ди. Теге вакытта Лилия белән очрашуымны белгәч, ә хатын аның янына барган икән. Лилия аңа үзенең авырлы икәнен дә әйткән булган. Шуннан соң хатын аның белән күпмедер вакыт кызыксынып торган. Үзе белән эшли торган хатынның күршесе булып чыккан ул Лилия. Хатынның хезмәттәше тулай торактан фатир алып киткәч, аның турында башка бер нәрсә дә белә алмаган. Малай турында үземә әйтергә кирәксенмәгән. Менә шул, уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем. Нәкъ чегән юраганча...

 

Ә хәзер хатын белән яшим, аның янына кайттым. Улымны кабат күрәсем килә, әлбәттә, әмма мин аңа нәрсә дип әйтим? Яңа гына әтиле булгач, тагын мин дә, «мин синең әтиең», дип барыйммы? Алга таба нишләргә кирәген бер дә белгән юк инде...


Диләрә ХИСМӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»