|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2012 Мәдәният
Әлмәт театрында премьера15, 16 март көннәрендә Әлмәт драма тетарында Наил Гаетбай әсәре буенча куелган “Студентлар 3D” спектакленең премьерасы була. Бу “Студентлар”ның икенче куелышы. Беренче тапкыр әсәр 2003 елда куелган һәм иң күп тамашачы караган спектакль иде. Бик популяр, яшьләр бик яратып караган спектакльнең яңа вариантында яшь артистлар уйный. Татарстанның атказанган артисты Рафик Таһиров декан Усман Сабиров ролен бу юлы артист Нәфис Габдрахманов белән чиратлап уйнаячак. Рәзинә Хәкимова элек кечкенә Әсманы башкарса, бу юлы аның апасы Хәкимәне уйный.
Спектакльне сәхнәгә шул ук режиссер Байрас Ибраһимов куя, рәссамы Димитрий Хильченко, биюләр Наталья Соколованыкы.
Исеменнән үк күренгәнчә бу спектакль студентлар – бүгенге яшьләребез хакында. Замана ритмында куелган бу спектакльдә уен-көлке, җыр-бию, музыка да яшьләр теләгәнчә. Тулай торак бүлмәсендә ике яшь студентка белән иртәгә декан булачак Усман Сабирович бикләнеп калалар. Ишек бикле, тәрәзәдән биек... Бүлмәдән чыгу юлларын гына түгел, тормыш кыенлыкларын җиңү юлларын да бергә эзлиләр алар.
1
2
3
4
Фотолар тамашачылар яратып караган үткән куелыштагы спектакльдән.
|
Иң күп укылган
|