поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.03.2012 Җәмгыять

Барс бәясе – бер "Ока", яки Татарстан символларын иҗат итүчеләргә илтифат турында

Быел Татарстан гербы кабул ителүгә 20 ел тулды. Республикада канатлы барсны белмәүчеләр юктыр. Тик менә гербны уйлап табучы Ханзафаров һәм аны тормышка ашыручы Фәхретдинов фамилияләре колакка бөтен­ләй ят яңгырый. Рәссам Хаҗиәхмәтов, архитектор Сай­фуллин кем дип сорасалар да, дөрес җавап бирүчеләрне санап чыгарга кулдагы бармаклар җитәчәк.

Бүген барс дәүләт символы гына түгел, ул тормышның төрле өлкәләренә үтеп керергә өлгерде. Күпләрнең яраткан спорт командасы "Ак барс" үзе генә ни тора?! Татар эстрадасы җырчыларының иң зур хыялы да барс белән бәйле. Тик гербны уйлап табучыларны гына искә алмыйлар диярлек. Интернетта Татарстан гербы турында бирелгән мәгълүматларга караганда, аның ике авторы бар. Барсның идея авторы – филология фәннәре кандидаты Назыйм Ханзафаров, ә аны башкаручы – рәссам Риф Фәхретдинов. Әмма кайбер матбугат чаралары, Риф Фәхретдинов сүзләренә нигезләнеп, гербның бер генә авторы булуын алга сөрә. Татарстан Дәүләт Советының рәсми документлары исә киресен сөйли. Соңгысы белән Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис та килеште.

 

Туксанынчы еллар башында Ринат Харис махсус төзелгән Татарстан Дәүләт символлары буенча комиссияне җитәкләгән. "Татарстан флагы – 1991 елда, герб – 1992 елда, гимн исә 1993 елда рәсми рәвештә кабул ителде", – дип искә алды ул. Республиканың төп билгеләрен бәйге нигезендә сайлап алганнар. Дәүләт символларын уйлап табучыларны "Ока" машинасы белән бүләкләгәннәр.

 

Гербка игълан ителгән бәйге барышында комиссия 170кә якын проектны тикшергән. Арада Сөембикә манарасы, аҗдаһа, ярымай һәм йолдыз кебек символлар да булган. Әмма барс җиңгән. Тик Ханзафаровка автомобиль эләкмичә калган. "Мин ул вакытта командировкада идем, – дип сөйлә­де Ринат Харис. – Бүләк тапшырганда гаделсезлек чыккан. Ялгыш карар кабул ителү нәтиҗәсендә, гербның авторы бер генә, ул да булса, рәссам Фәхретдинов дип таныла. Әлеге гаделсезлекне соңрак төзәттек".

 

Риф Фәхретдинов – бү­ген дә актив иҗат итүче шәхесләрнең берсе. Дәүләт флагы бәйгесендә исә Татарстанның халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов идеясе, хәзерге флаг проекты җиңә.

 

Быел дәүләт символларын уйлап табучылар исемлеге тагын да ишәергә мөмкин. Татарстан Дәүләт Советы гимнга сүзләр табарга ниятли. Моның өчен бәйге дә игълан иттеләр. Җиңүчене 200 мең сум күлә­мендә акчалата бүләк көтә. Озак еллар республика гимны сүз­ләрсез генә яңгырап килде. Алга таба исә Рөстәм Яхин музыкасына кушылып җырларга да туры киләчәк. Гимн ике дәүләт телендә башкарылачак. Бүген, мәсәлән, ике телдәге гимн Башкортстан, Саха-Якутия республикаларында бар. Ә Мордовиядә берьюлы өч телдә җырлыйлар. Татарстанда яшәүчеләргә гимнны иң элек кайсы телдә башкарырга икәнен генә хәл итәсе кала. Монысы күпкә катлаулырак булып чыкмагае.

 

Татарстанны Кол Шәриф мәчетеннән башка да күз алдына китереп булмый. Мәчет төзү идеясенең төп авторы, аны проектлаштыручы, архитектор Искәндәр Сайфуллин бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыта. "Без ниндидер бүләкләр өчен эшләмәдек. Рәхмәт сүзенең кадерен беләм. Барыннан да канәгать", – диде архитектор. "Меңьеллыкка әзерлек барышында Казан Кремле территориясендәге казу эш­ләрендә катнаштык. Тик бүген минем "Казанның меңьеллыгы" медале дә юк хәтта", – диде Казанның яшен билгеләү эшендә катнашкан археолог Альберт Борһанов. Тарихи башкалада кадер хисе чамалы, күрәсең.

 

Бу кешеләрне таныйсызмы: Тавил Хаҗиәхмәтов – бүгенге Татарстан флагын уйлап табучы, Искәндәр Сайфуллин – Кол шәриф мәчете бинасы архитекторы, Риф Фәхретдинов – Татарстан гербы идеясен башкаручы

 

Дәүләт символлары авторларын олылый беләбезме?

 

Ирек ЗИННУРОВ, Олимпия уеннары призеры:

 

– Бездә спортчыларны бик олылыйлар, алар өчен бар шарт­лар тудырыла. Алар өчен махсус карарлар кабул ителә, спорт ветераннары махсус пособиеләр ала. Башка өлкәләр белән алай ук якыннан таныш булмасам да, Татарстан тарихында зур роль уйнаган шәхесләрне онытмыйлар, дип ышанасы килә. Чөнки башка төбәкләрдә хәлләр күпкә аянычрак. Ата – улны, ана кызны белми.

 

Мәдинә МАЛИКОВА, язучы:

 

– Аларның барысын да зурладылар яки игътибарсыз калдырдылар дип әйтеп булмый. Хәзер онытылып торулары да аңлашыла – һәр көнне алар турында гына сөйләп торып булмый бит. Үз вакытында бүләк­ләре дә бирелде, исемнәре киң җәмәгатьчелеккә танытылды. Өстәвенә аларның иҗат җи­меш­ләре һәрвакыт күз алдында – шунысы куандыра, мин алар өчен сөенәм. Республика бәй­рәм­нәре, юбилейлар вакытында әлеге шәхесләрне тагын бер кат искә төшереп китеп була анысы. Тик аларга бер дә мөмкинлекләр тудырылмый дип әйтеп булмый. Башка иҗат әһелләренә дә шундый хөрмәт күрсәтелсен иде.

 

Рушания ШӘЙХИЕВА, балалар табибы:

 

– Бу мәсьәлә – ике яклы медаль сыман. Бер караганда, герб, гимн авторларын киң җәмәгатьчелек исемләп белми. Икенче яктан, һәр өлкәдә дә зур эшчәнлек башкарып, халыкка зур хезмәт күрсәтеп, шәхесләре күләгәдә калган затлар бар. Медицина өлкәсендә дә андыйлар җитәрлек. Баш даруыннан башка яшәп булмый, мисал өчен. Аның формуласын кем һәм кайчан уйлап тапкан? Беренче булып йөрәккә операцияне кем ясаган? Дәүләт символларын мәңгеләштерүчеләр белән дә охшаш хәл. Бердәнбер тәкъдимем – яңа урамнарга аларның исемен бирергә, әлеге урамны тәкъдим итү тантанасында Татарстан өчен эшләнгән эшләренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер кат ассызыклап китәргә була.


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 42-43 | 08.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»