|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2012 Җәмгыять
Гөнаһлылар оҗмахыМин белмәгән Г. Малкин дигән кешенең афоризмга тиң сүзләре кесә дәфтәремә теркәлеп калган: “Бездәге тормыш – гөнаһлылар өчен оҗмах ул”. Дөрес сүзләр бит, шайтан алгыры. “Гөнаһлылар” дигәндә, без теге дөньяда асларына олы учаклар ягылган алагаем тәмуг казаннарында кайнарга тиешле начар кешеләрне күз алдында тотабыз инде. Әмма әллә бар, әллә юк ул казаннар турында гел дә онытып, андый затлар үзләрен ошбу дөньяда тормышның тулы хуҗалары булырга, балда, майда йөзәргә, урлашып, алдашып типтереп яшәргә тиеш дип саныйлар бит... Алар өчен гөнаһ дигән категория, гомумән, бар микән ул?..
Мин бер җитәкчене бик яхшы белә идем. Айнык көннәренә караганда салмыш көннәре күбрәк иде аның. Шулай булуга карамастан, ул кәнәфиен бушатырга һич тә җыенмады, “уңышлы гына” идарә итте. Чөнки өстә “түбә”се калын, җил-яңгыр һич үтәрлек түгел иде. Мин элегерәк аптырый идем: ничек аны урынында тоталар һәм ни диеп шул тиклем эчәргә була икән, дип. Соңрак аңладым төсле. Проблемасызлыктан, эшсезлектән, дөньясы артык җитеш булудан эчте ул. ул эшкә кәгазьләргә кул куярга гына кереп чыга. Планеркаларда ике атнага бер катнашса, яхшы саный. Эшне җигелеп, дәшми-тынмый гына урынбасарлар тарта. Шул ук урынбасарлар аша “акча юу”ның да берничә каналы көйле генә эшләп килде. “Юылган” акчаның иң саллы өлеше, табигый инде, аңа. Кабинетка кертеп үк бирәләр. Билгеле, мондый очракта “түбә” дә өлешсез калмагандыр.
Тик бу очракта оҗмахның срогы чикле булып чакты. Өстә власть алышынды. Җитәкчене эшеннән алдылар. Бәлки эчкече икәнен югарыдагылар гына түгел, бар коллектив – цехлардагы җыештыручыларга чаклы белмәгән булса, эшкә көн саен йөрсә, калдырган да булырлар иде. Тик ул теләмәде. Бер өйрәнгән гадәтне җиңеп кара син. Әмма алышынганчы, оныкларга да җитәрлек мал тупланган иде инде. Зиннәтле, без күбрәк сериалларда гына күреп белгән йорт, берничә фатир, яхшы чит ил машиналары, акчалы кәнәфигә урнашып өлгергән бала-чагалар. Тулы бәхет өчен тагы ни кирәк?
Моңа охшаш җитәкчеләр, урындагы кешеләр аз түгел. Теге дөньяда оҗмах дигәннәре әллә бар шунда, әллә юк. Булып та, анда эләгә алмасаң? Дөресрәге, Аллага аз-маз ышанганнары үзләре өчен оҗмах капкалары ябык икәнне чамалыйлардыр, юләр түгелләр. Шуңа да алар җирдәге оҗмахны, гөнаһлылар оҗмахын хуп күрә. Кулдагы песнәк, янәсе, һавадагы торна түгел инде.
Аларга, урындагы олигархларга, провинция хуҗаларына, үрнәк эзләп ерак китәсе дә юк. Югарыга, эреле-ваклы башкала шәһәрләрендәге байгуралар ягына гына карыйсы. Хәзер бит вак каракларның гына түгел, чын, кесәләрендә берничә миллиард доллар булган олигархларның да чутына чыгуы бик җиңел түгел. Урындагылар үзләренең Прохоров та, Дерипаска да, Абрамович та була алмасын беләләр. Тик генерал булырга омтылмаган солдат бармыни? Начар үрнәк йогышлы була бит. Җирле акча капчыгы булу да бик үк начар түгел. Кем әйтмешли, эт чаба дип, бет чаба. Оҗмахның кечерәге дә оҗмах бит инде аның.
Бездәге төп фаҗига, бәлки шундадыр: менә шул алда санап кителгән һәм саналмаган эреле-ваклы гөнаһлы байлык ияләре бөтен илгә, халыкка үзләренең тормыш рәвешен, тәртипләрен, үз мораль принципларын тагалар да инде.
Унар миллион сум торган машиналар, патша сараена тиң йортлар, гади халыкның төшенә дә кермәгән акчага оештырылган, исерешеп беткәч ярымшәрә килеш өстәлгә менеп биюле банкетлар. Болар барысы да – чир рәвешендә таралып өлгергән шул гөнаһлы оҗмахның элементлары. Олигархлар гына да түгел, безнең попса, гламурлыкны үз иткән билгеле затларыбыз да нәкъ шулай кылана. Ни өчен, мәсәлән, Киркоровка 100 мең долларлык кул сәгате? Ә Мадонна ишеләрнең концертына 100-150 мең сум чыгарып салуларны ничек аңларга? Ни өчен провинция көчкә очын-очка ялгаганда, Мәскәү дөньядагы иң кыйммәт шәһәргә әйләнде? Байлар белән ярлылар арасындагы аерма рәсми рәвештә 14-15 тапкыр дип алынса да, бәйсез чыганаклар аның 50ләр тирәсендә булуын билгели. Бу күрсәткеч буенча без Африканы узып барабыз бугай.
Тагын бер фаҗига – матди байлыкка табыну әхлакый затсызлануга китерә. Бу – закон. Яшьләрдән сораштыра башласаң, Валентина Терешкованың кем икәнен ялгыш кына да белүче юк. Ә Ксения Собчакны барысы да белә. Бу да бит – гөнаһлылар оҗмахының бер чагылышы.
Гаҗәплән-гаҗәпләнмә, аптыра-аптырама, болар барысы да безгә, без яшәгән, гомер иткән чорга, илгә кагыла. Тик гаҗәпләнми дә булмый икән. Дөреслек, гаделлек эзли торган беркатлы баш белән уйлыйсың-уйлыйсың да, болай булырга тиеш түгел ич, монда, бу илдә, әллә башка җирләрдә алай күзәтелмәгән, аягыннан алып башына куелган, азган җәмгыять, ниндидер антидөньямы соң, дип тә аптырыйсың.
Соңгы сүз итеп, хосусыйлаштыру, аның ниндирәк булырга тиешлеге турында да әйтеп үтәсе килгән иде. Ул инде бездә үткән, майлы калҗалар тиешле кешеләр кулына күптән күчкән. Тик әле аның яңасы да көтелә дип язып торалар. Тик ул яңасы искесеннән аерылырмы, дип кенә сорыйсы килә.
Башка илләрдә ничегрәк үткән соң ул милек бүлешү дигән матавык? 1980 елларда Англиядә дә булып узды бит андый хәлләр. Тетчер үткәргән приватизацияне дә “шоковый” дип, гадел түгел, дип атаучылар булды. Әмма... Англиянең акыллы парламенты милек бүлгәндә алган байлыкның 23 процентын 1997 елгы чын бәяләр белән бюджетка кайтарырга дигән закон кабул итте. Тегеләре сүзсез, тавышсыз-тынсыз гына кайтардылар да бирделәр. Байгураларда калган милек шунда ук легитимга әйләнде, ягъни законлы исәпләнә башлады. Олигархларны беркем дә хәзер анда карак дип атамый. Анда да балда-майда йөзүчеләр хәтсездер. Ләкин гөнаһлылар оҗмахыннан алар барыбер чыктылар инде. Ә безнекеләр анда мәңгелеккә калмасмы?
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|