поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
23.12.2011 Милләт

Татар нигә кимегән?

Җанисәп нәтиҗәләре тагын борчылырга мәҗбүр итте

Ниһаять, матбугатта ("Российская газета", 16 декабрь са­ны) 2010 елның көзендә үткәрелгән халык саны алу нәтиҗәләре дөнья күрде. Без бу уңайдан күренекле этнолог, социолог Дамир Исхаковның уй-фикерләрен белештек.

 

– Билгеле, бу әле гомуми мәгъ­лүматлар гына. Тәфсилле­рәк нәтиҗәләр ачыклангач, күбрәк тә әйтергә мөмкин булыр. Иң әүвәл шул күренде: 3 миллион 600 мең кеше җанисәп алучыларны өйләренә кертмә­гән. Бу бөтен халыкның 2,5 процентын тәшкил итә. Димәк, боларны милиция чыганаклары нигезендә генә исәпләгәннәр. Әмма хәзер паспортта милләт күрсәтелми. Бу хәл шактый тө­гәлсезлеккә урын калдыра. Билгеле, бу милли составны ачыклауга да киртә куя.

 

Икенчесе шул: хакимиятләр, бездә бала күп туа башлады, дип шапырынса да, 2002 ел белән 2010 ел арасында туу нык кимеде. Бөтен илне алган вакытта халык 2 миллион 300 меңгә азайган. Бу бөтен халыкның 1,6 проценты дигән сүз. Кайбер халыкларда – нигездә Кавказда һәм Себернең кайбер урыннарында арту сизелә. Башкаларда халык саны кимегән. Шул исәптән урыслар 4 миллион 870 меңгә азайган. Гомуми урыс халкының 4,3 проценты дигән сүз бу. Димәк, алар аеруча күп югалткан. Татарларның хәле шулай ук яхшыдан түгел.

 

– Башкортлар 1,5 миллионнан артык күрсәтелгән. Югыйсә Башкортстанда татарлар башкортлардан күбрәк бит. Милләттәшләребез 240 меңгә кимегән икән, бу әлеге дә баягы татарны башкорт дип язу исәбенә түгелме?

 

– Үткән җанисәп алуда, 2002 елда, минем исәплә­вемчә, Башкортстандагы 200 мең татар башкорт дип язылган иде. Минемчә, әле аның 40 проценты гына кире кайтарылды. Шуңа күрә 140-150 мең татар бу юлы да башкорт эчендә санала дип уйлыйм. Башкортларның шулай эшлисе алдан ук билгеле иде. Җан­исәп алу вакытында андагы властьлар халык санын кире якка үзгәрт­мәскә, 2002 елдагыча калдырырга бик нык тырышты. Әйе, чынбарлыкта башкортлар алай ук күп түгел. Алар 90 меңгә ки­мегән дип исәпләнсә дә, күб­рәккә кимегән булырга тиеш. Башкорт­стан районнары буенча төгәл саннар билгеле булгач, демографик ысуллар белән мо­ны чамалап чыгарырга мөм­кин. Тиздән бу эшләнер. Безнең кимүебезнең бер төп сәбә­бе – шактый гына татарның башкорт эчендә саналуында.

 

Башка сәбәпләр дә бар. Эре шәһәрләрдә байтак кына кешенең җан исәбен алучыларны өйләренә кертмәгәнен әйттем инде. Хәзер татарларның күпчелеге эре шәһәрләрдә яши. Бу зур төркем арасында татарлар да шактый.

 

Татар ишәймәвенең демографик сәбәпләре дә бар. Урыс халкының саны кимегән өчен, билгеле, Мәскәү җавап бирергә тиеш. Чөнки 5 миллионлап урыс югалган. Бу сәясәтчеләр җаваплылыгында. 240 мең татар югалган икән, минемчә, моңа Татарстан җитәкчеләре җавап бирергә тиеш. Ни өчен кимегәнбез? Ни өчен Башкортстан составындагы татарларның санын арттыру җәһәтендә эшләмәгәнбез?

 

– Татарны 100 дән артык халыкка вакламакчылар иде. Аллага шөкер, моңа ирешә алмадылар. Исәпләү нәтиҗәләрендә, әйтик, Әстерхан татары, мишәр булып язылучылар бик аз. Себер татарлары гына берничә мең күренә. Шул ук вакытта керәшен татарлары шактый арткан. Алар 35 меңләп җыелган. Сезнеңчә бу хәл чынбарлыкка туры киләме?

 

– Керәшеннәрнең саны чынбарлыкка туры килә. Алар җан­исәп алу мәгълүматларына караганда да күбрәк, минемчә. Ке­рәшеннәрнең саны артуы – табигый күренеш. Дини фактор үсә барган саен, керәшен булып язылучылар күбәячәк, минемчә. Мо­ны алдан ук чамаларга була иде. Дин белән милли үзаң арасында бик нык элемтә бар. Без үзебезне күбрәк мөселман дип санаган вакытта православ динендәге татарлар, ягъни керәшеннәр, билгеле, үзләрен башка юнәлештәге төркем дип исәп­ләячәк. Бу – котылгысыз күренеш. Кызганыч, 2010 елгы җан­исәп алу вакытында бу юнәлештә эш алып барылмады диярлек. Керәшеннәр саны артуның бер сәбәбе шул. Әйтик, ТР Фәннәр академиясендә керәшеннәрне өйрәнүче бер бүлек оештырылган иде. Ул да эшләп китә, бу процесска йогынты ясый алмады. Минемчә, керәшеннәрне өйрәнәбез дигән булып, юкка акча сарыф итәләр. Чөнки бу үзәкнең җитди эшләре күренми. Билгеле, керәшен­нәр мәсьәләсе – катлаулы мәсь­әлә. Аны берничә ай гына түгел, бер генә елда да хәл итеп булмый.

 

Дөрес, төрле процесслар бара. Себер татарларының саны артмады, киресенчә, элекке җан­исәп белән чагыштырганда кимеде. Моны үзебезнең максатчан эшләвебезнең нәтиҗәсе дип уйлыйм. Себер татарлары безнең бер халык икәнлегебезне аңлый башлады. Барча җиргә кул җитмәсә дә, Бөтендөнья татар конгрессы, этнологик мониторинг үзәге Себердә яхшы гына эшләде, андагы процессларга йогынты ясый алды. Себердә хәзер кандидатлык диссертациясе яклаган ике галимәм бар. Янә икесе якларга җыена. Шушындый галимнәр, зыялылар аша этник аңга йогынты ясарга мөмкин. Бу – Себер татарларын юкка чыгару дигән сүз түгел, аларга милләтнең бер өлеше икәнлеген тирәнрәк, киңрәк аңлату процессы. Болар фәнгә һәм фәнни сәясәткә карый.

 

Шунысы да бар: кайбер халыклар сан ягыннан арткан бит. Әнә Кавказдагы мөселман халыклар нык кына арткан. Мөселман булмаган төркиләр, әйтик, якутлар да ишәйгән. Күпкә булмаса да, бурятларның саны үскән. Бу татарның мәдәни һәм икътисадый хәлебез әйбәт түгеллеген күрсәтә инде. Демографик яктан алга китеш булмагач, үсәбез дип шапырынып булмый шул. Билгеле, кимүнең сәбәпләре күп төрле. Әле тел процессларын да анализларга кирәк. 2002 елдагы җанисәп алуда 1 миллион татарның туган телен югалтканын күргән идек. Бу юлы ничек килеп чыкканын да карарга кирәк. Тиздән анысын да күрербез.

 

240 мең татар кая "югалган"?

 

Римзил Вәлиев, "Азатлык" радиосының Казан бюросы директоры:

 

– Төп игътибар иткәнем үзебезнең – 240 меңгә, баш­корт­ларның 90 меңгә кимүе булды. Бу – бик җитди сан. Әлеге уңайдан бөтенебезгә уйланырга кирәк. Бер яктан моңарчы булмаганча, шактый эш эшләнә, казанышлар күп. Икенче яктан – артка чигенү. Телебезне, мәдәниятебезне белүчеләрнең саны кимүе күп­тән­нән бара инде. Беркем дә физик яктан кысмый, изми, ә милли үзаң кими. Билгеле, бу югалту эчендә Башкортстанда башкорт итеп язылган татар да бар. 2002 елны булган җанисәп алуда 36 меңгә арткан идек. Безгә 70 мең мигрант кайткан иде – шулар хисабына булды ул. Мин милли идеология коруда дөрес программа юклыгын әйтеп килдем. Нинди генә тантаналы чаралар, пиар-проектлар уздырсаң да, алар үтемле ысул була алмый. Иң мөһиме – милли үзаңны үстерү.

 

Фәрит Солтанов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары:

 

– Ике җанисәп алу арасында, сигез ел эчендә татарның бу кадәр кимүе – фаҗига ул. Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйразның бер мисалы дип карарга кирәк моны. Керәшеннәрнең артуын да аңламыйм, безнең халык бит алар. Башкортлар белән чагыштырганда да бик нык кимегәнбез. Аларда халыкның 40 проценты авылда яшәсә, бездә дүрттән бере генә. Ягъни республикабызда шәһәр халкы нык артты. Шәһәр җирендә глобальләшү, ассимилияция күренеше дә ныграк бара. Белем бирү өлкәсендә дә артта калып барабыз икән. Галимнәр саны ягыннан калышабыз дип әйтүем. Югыйсә, бездә вузлар да күп бит.

 

Шамил Закиров, Г.Камал театры директоры:

 

– Россиядәге әлеге җанисәп алу нәтиҗәләрен җитди кабул итмим. Бу ялганга корылган. Мин гомерем буе ил буенча гастрольләрдә йөрим. Россиядә ким дигәндә 20 миллион мил­ләттәшебез яши.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 254-255 | 23.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»