поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.07.2011 Мәдәният

Балалар тапшыруларын кысрыклыйлар

OMD MD PHD Group компаниясе Россия телеканалларындагы балалар тапшыруларын өйрәнеп, нәниләр өчен бирелгән вакытның соңгы 4 елда ике тапкырга кимегәнен ачыклаган. 4-12 яшьлек балалар аудиториясенә исәпләнгән программаларны реклам кысрыклый. Телевидениеда реклам бирү бик отышлы, ә менә балалар тапшырулары барганда роликларга карата таләпләр зуррак.

“Реклам турындагы” Россия законы нигезендә 15 минутка кадәр барган балалар тапшыруында яки мультфильмында реклам алдан, соңыннан бирелә ала, озынлыгы 1 минуттан артмый. 20 минутлык тапшыру икән, реклам 1,5 минуттан озынрак була алмый. Сәгатьтән артык программада – 3 минутка кадәр (тапшыру алдыннан һәм ахырына җиткәнче бер тапкыр бирелә). Реклам турындагы законга үзгәрешләр соңгы тапкыр 2008 елда кертелгән.

 

Татарстанда бала тәрбияләүче әниләр тапшырулар азаюын сизгәнме, гомумән, нәниләр бүген нинди программаларга өстенлек бирә? Бу хакта кечкенә генә сораштыру үткәрдек.

 

Мөршидә Кыямова (журналист):

 

Бер уйласаң, кече улыма телевизор карарга балалар бакчасында өйрәттеләр. Тәрбияче апалары аларга совет чоры мультиклары куя. Анда ярый дип, өйдә дә карый башлады. Ләкин күңеленә бүген ясалганы, төслесе, аңлашылмый торган, әллә нинди куркыныч геройлар булганын ярата. Без карап үскәннәренең тәрбияви ягы да бар, ләкин аларзаманча технологияләр кулланып әзерләнгәненнән шактый калыша. Тапшыруларның да “йоны коелып беткән, ире кыймылдамый” торган эт-мәчелесен түгел, матур курчаклы, мөлаем модельләр алып бара торганын ярата.

 

Алинә Мәликова (аш-су остасы):

 

Кызларым телевизор карарга бик ярата. Мультик кушып, читкәрәк китсәм, шундук пультка тотынып, каналларны күчерә башлыйлар. Чөнки мин куйган төссез, караңгы мультфильмнар аларга ошамый, ә заманчаларын мәгънәсез дип саныйм. Берничә ел элек Россиядә барыбызга да ошардай, дуслык, ярдәмләшү, яхшылык-начарлык мәгънәсен төшендерердәй мультиклар күрсәтелә башлады. Алар кичен генә күрсәтелә. Шуңа, вакыт булганда, балаларга Интернеттан күрсәтеп алам.

 

Айсылу Галимова (хуҗабикә):

 

Без үскән 90 нчы елларда "Звездный час", "Зов джунглей", "Лего-го" кебек мәгънәле тапшырулар бар иде. Хәзер шундыйрак төрдәге программалар аз. Күрше балалары белән телевизорны кушып куя идек тә, андагы ярыш вакыты беткәнче теге яисә бу эшне төгәлләргә тырыша идек. Үзебезнең ярышларны да үткәрдек. Мондый тапшырулар бүген булса, балама рәхәтләнеп каратыр идем әле. Көннән көн кими бара булганнары да...


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 13.07.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»