|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2024 Мәгариф
Сыйныф җитәкчеләренә түләү 10 мең сумга кадәр артырга мөмкин
Россия Хөкүмәте 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда сыйныф җитәкчеләренә түләүләрне 10 мең сумга кадәр арттыру турында фикер алышачак, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости яза. Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин кече шәһәрләрдәге колледж һәм техникумнарның сыйныф җитәкчеләренә һәм кураторларына федераль түләүне ике тапкыр, 10 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.
Проект 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда урнашкан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә айлык түләүләрне 10 мең сумга кадәр арттыруга юнәлдерелгән, дип китерә әлеге хәбәрдне Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|