поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
31.05.2024 Криминал

Энгель Фәттахов тикшерү изоляторыннан өенә чыгаруларын сорады

Бүген Татарстан Югары судында Татарстан Республикасының элеккеге вице-премьеры һәм республиканың элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттахов үзен кулга алу турындагы карарга шикаять белдерергә тырышып карады.

Фәттахов гаепләнгән җинаять эпизоды 2018-2020 еллар аралыгында кылынган. Әмма бу хакта ун көн элек кенә билгеле булды. Элеккеге район башлыгын тоткарладылар, өендә тентү үткәрделәр, ә 22 майда Фәттаховны судка алып килделәр. Шул вакытта түрә тикшерүдән качып китәргә мөмкин, дигән карар кабул ителде. Нәтиҗәдә, Энгель Фәттаховны ике айга тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәрделәр.
 
Бүген видеоконференцэлемтә режимында суд утырышы узды. Трансляция Минзәлә тикшерү изоляторыннан алып барылды. СИЗОда элемтә булмау сәбәпле, утырыш башлану ике сәгатькә тоткарланды.
 
Энгель Фәттаховка 62 яшь. Хезмәт юлын 1983 елда инженер-контролер вазифасында башлый. 1995 елда Фәттахов Сарман районы администрациясе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 1998 елда ул Актаныш районына кайта, биредә район администрациясе башлыгы вазифасына керәшә. 2012 елдан 2017 елга кадәр Фәттахов ТР Мәгариф һәм фән министры вазифасын били. 2018 елдан 2022 елга кадәр ул Татарстан Республикасының Актаныш районы башлыгы булып тора.
 
Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр Фәттахов «Спецстрой» җитештерү-төзелеш фирмасы белән 21,8 миллион сумлык гомуми суммага шәхси йортын реконструкцияләү турында килешә. Моның өчен Фәттахов районда махсус объектлар төзү өчен подряд килешүләре төзүдә үзенең ярдәмен вәгъдә итә. Эштә «Спецстрой» компаниясе ремонтлаган Актаныш районының «Яшьлек» яшьләр үзәге катнаша.
 
«Адвокат Ольга Шелковникова билгеләп үткәнчә, җинаять вакыйгалары тикшерү тарафыннан исбатланмаган», – дип укыды хөкемдар.
 
Адвокат Шелковникова үзенең шикаятендә шулай ук Фәттаховның уңай характерлануына, күп санлы бүләкләргә ия булуына игътибар итә.
 
Шуннан соң утырышта Фәттаховның икенче адвокаты Таһир Мансуров чыгыш ясады.
 
«Беренче инстанция судының иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган башка сак чарасын сайлау өчен барлык нигезләре дә бар иде. Минем тарафтан якланучыга карата сак чарасын өй арестына үзгәртүне сорыйм», - дип билгеләп үтте ул.
 
Дәүләт гаепләве вәкиле, үз чиратында, Минзәлә суды карарында хокук бозулар күрмәвен белдерде, шикаятьне үзгәрешсез калдыруны сорады.
 
Энгель Фәттаховның үзенә дә сүз бирелде.
 
«Мин адвокатымны тулысынча хуплыйм. Мин бернинди дә куркыныч тудырмыйм. Йомшаграк сак чарасы теләр идем», - диде гаепләнүче.
 
Якларның фикерләрен тыңлаганнан соң, суд киңәшмә бүлмәсенә китте. Бу вакытта журналистлар кулга алынучы белән аралаша алды. Сәламәтлеге турында сорауга Фәттахов кыскача гына бар да ярыйсы, дип җавап бирде һәм матбугат вәкилләре белән башка сөйләшергә теләмәде.
 
Шуннан соң хөкемдар Минзәлә суды карарын үзгәрешсез калдыруы турында карар чыгарды. Утырыштан соң ук адвокат Таһир Мансуров кассацион шикаять белән мөрәҗәгать итәргә җыенуы турында әйтте. Ул шулай ук Энгель Фәттахов үз гаебен танымый, дип өстәде.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.05.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы