|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
26.05.2024 Шоу-бизнес
Җәвит Шакировның улы Искәндәр авариягә эләгүе турында: "Барган җирдән йоклап киткән..."Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы Искәндәр – җырчы Исканның җитди авариягә эләгүе хакында язган идек. Искәндәр «Ирек мәйданы» гәзитенә үзенең хәлен һәм юл һәлакәтенең ничек килеп чыгуын сөйләгән. "11 майда Алабуга янындагы трассада юл-транспорт һәлакәтенә эләктек. Бик күп имгәнүләр алдым: 9 кабырга, аяк сынды, санап бетерә торган түгел. Чаллыда хастаханәдә ятам. Йөртүче яллап, машинага заказ биргән идек. Арткы утыргычта йоклап кайттым.
Һәлакәттә безнең йөртүче гаепле. Ул барган җирдән йоклап киткән. Шул гына хәтеремдә: бик тиз һәм сәеррәк бара башлагач, беренче машина белән бәрелгән тавыштан уянып киттем. Шунда янымдагы кызга: «Хәзер без үләбездер инде...» – дип әйтергә генә өлгердем. Нәтиҗәдә баштаң - 3 машина белән, азактан ягулык станциясенең реклама баганасына бәрелеп туктадык. Безгә ярдәмне тиз күрсәттеләрме, белмим, ул вакытта мин канга батып, аңымны югалтып, җирдә ятканмын. Тизрәк терелергә насыйп булсын инде, – дигән җырчы.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|