поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
04.05.2024 Язмыш

“Елама, тереләчәк ул!”

1980 елның салкын кыш аенда - барча халык иске яңа елны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә дөньяга килә ул. Әти-әнисе эшкә киткәндә күрше әбисендә кала торган кызчыкның әби йортындагы бер почмакта моңаеп утырган пианино иң яраткан уенчыкларының берсе була. Кечкенә бармаклары белән пианино телләренә басып, көй чыгарганын хәтерли ул.

Кызчыкның җыр-моңга карата булган гыйшкы шулкадәр көчле була ки, кәгазь кисәкләренә белдерү язып, күрше-тирәне үз чыгышларына дәшеп, концертлар куя башлый. Зәп-зәңгәр күзле, әтисе Габделбәр кебек нәзек озын буйлы кызчык күрше-тирәләрен үзенең чибәрлеге белән генә түгел, моңлы тавышы белән дә таң калдыра.
 
“Үзебез шикеллесе чыгар әле.”
Тугызынчы сыйныфтан соң иптәш кызларына ияреп, район үзәгендә урнашкан 85 нче һөнәри лицейга кереп уку хыялы белән янган Гөлнарның теләкләренә әнисе Гамилә ханым каршы төшеп маташса да, соңыннан ризалашырга мәҗбүр була. Лицейда белем ала башлау белән, янәдән җыр дөньясына кереп китә Гөлнар. Уку йортында оешкан җыр түгәрәгенең алыштыргысыз бер сандугачы була ул. Нәҗип абыйсының гармун моңнарына кушылып җырлап, авылларда концерт куеп йөргән вакытларын шул елларның матур бер истәлеге итеп күңел түрендә саклый Гөлнар.
 
Киләчәктә ачы күз яшьләренә әвереләчәк бәхетен дә шушы уку йорты диварлары арасында таба. Дөресрәге, бәхет дигәннәре үз эзләп таба уналты яшьлек кызны.
 
Кара тутлы, зифа озын буйлы, тирә-юньдәгеләргә һәрчак елмаю бүләк итеп, һәрвакыт костюм-чалбар, галстуктан йөрүче, күп кенә кызларны үзенә гашый итеп, төн йокыларын качырган Рәмзил атлы егет тормышында булган иң зур табышына, иң зур бәхетенә әйләнә дә куя Гөлнарның. Буй җитмәслек хыялы итеп кабул итә ул аны. Юк-бар сәбәпне бар итеп, һәрчак янәшәсендә бөтерелеп, кая барса да, күз карашы белән озатып йөргән Рәмзилнең үзенә битараф түгеллеген тиз чамалап ала Гөлнар. Күңелендә йөрткән хисләрен әнисе белән бүлешкәч тә, “Син нәрсә, кызым, администрациядә эшләүче Харис малаена тиң түгел без. Җитмәсә, синнән олы да. Укытучы кеше (ул вакытта Рәмзил 85 нче һөнәри лицейда студентларны производствога өйрәтү буенча мастер-укытучы була). Үзебез шикеллесе чыгар әле.”, - дип, тагын ризасызлык белдерә Гамилә ханым. Әнисенең әйткән сүзләрен кат-кат уйлый торгач, үзен аларга тиң түгел, мондый бәхеткә лаексыз дип кабул итә Гөлнар.
 
“Елама, тереләчәк ул!” 
Ул вакытта инде 85 нче һөнәри лицейда директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән егет бирешергә теләми. Укып бетереп, сәхнәдән диплом тапшырган көнне, Гөлнарның колагына: “Мин синең укып бетергәнеңне генә көттем. Бүген синең янга төшәм”, - дип пышылдый. Егет белән кыз буларак тәүге очрашулары да күңелле үтә аларның. Унсигез яшьлек кызларын сарай түбәсеннән әти кеше күзәтсә, өйдәге тәрәзәдән, челтәр читен әз генә каерып, әнисе Гамилә ханым барлый. 
 
Гамилә ханым белән Габделбәр абыйдан кызлары белән очрашып йөрергә рөхсәт алгач, ике елдан соң, Гөлнарга тәкъдим ясый Рәмзил. Егерме яшьлек кызларына тормышка чыгу иртәрәк кебек тоелса да, төпле акыллы егерме алты яшьлек егеткә кызларын ышанып тапшыра әти-әни.  2001 елның 13 нче гыйнварында гөрләтеп туй итә яшьләр. Кайнана-кайната белән бер түбә астында яши башлаган Гөлнар үзен күкнең җиденче катында кебек хис итә. Тормышын әкияткә тиңли.
 
– Миңа барысы да хан кызына караган кебек карадылар. Алар өчен мин бер кыйммәтле бәллүр савыт кебек идем. Менә-менә саксыз сүз, усал караш белән кагылырлар да, мин уалып китәрмен кебек тоела идем алар өчен. Наз, игътибарга күмелеп яшәү рәхәт иде. Нинди казанышларым өчен бүләкләде икән мине Аллаһы Тәгалә мондый бәхет белән? – дип, шул елларны күңелендә яңартып ала Гөлнар.
 
Башка чыгарбыз, дип әкрен генә йорт сала башлый яшьләр. Ул арада тормышларына ямь өстәп, кызлары Сөмбел дөньяга аваз сала. Тик, беркөн Вәлиәхмәтовлар ишеген каккан җил сөенечле хәбәр алып килми. Көтмәгәндә Рәмзил авырып китә. “Елама, тереләчәк ул! Тоз утырган аңа”, - дип юата Гөлнарны кайнатасы. Әлеге сүзләрнең ялган булуын, бары тик үзен борчымас өчен генә әйтелгәнен соңыннан – Рәмзиле күз алдында ябыга башлагач кына аңлый Гөлнар.
 
Җиде айлык Сөмбелен вакытлыча әти-әнисенә калдырып, тормышын ирен тәрбияләүгә багышлый. Терелтеп, аякка бастырачагына бер шиге дә булмый аның. Башкалар йөзенә бәреп: “Гөлнар, Рәмзил начар авыру белән авырыймени?” – дип сорагач та, ышанмый ул. “Юк, аңа тоз гына җыелган. Тереләчәк ул. Авырса, миңа әйтер, мине алдамас иде”, - дип җавап кайтара. Ябыгып, сулыгып кала Рәмзил. Ярдәмнән башка аяк атлаулары да кыенлаша.
 
– Хәле авыр булса да, мәдәният хезмәткәрләренә таратырга дип открытка алырга чыгарып җибәрде мине. Үз сүзләрен әйтеп яздырып, үз исеменнән таратырга кушты. Иртәрәк булса да, елый-елый шул открыткаларны таратканым истә, - дип, үткәннәрен барлап, күз яшьләрен сөртеп ала әңгәмәдәшем.
 
Авыз ачып, сүз әйтүе авыр булса да, әти-әнисенә, Гөлнарына соңгы васыятен әйтеп калырга өлгерә Рәмзил. “Төзелә башлаган йортны сатып, бер бүлмә алырсыз Гөлнарга. Минем аларны түбәле итеп калдырасым килә”, - ди.
 
Беркемне ишетмәс, беркемне танымас хәлгә килеп, утыз ике яшен яңа тутырган Рәмзиле уналтынчы мартта мәңгегә күзләрен йома.  Әкиятләрдәге кебек матур, бәхетле тәмамланырга тиеш кебек тоелган парлы тормышының шулай аяныч төгәлләнүенә ышанасы килми Гөлнарның.
 
Сыңар канат белән кагынуы җиңелләрдән булмаса да
Өч яшьлек Сөмбелен кочып, әти-әнисе йортына кайткан Гөлнар өчен яңа тормыш башлана. Рәмзиле исән чакта һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булган “дусларсыз”, торыр җирсез, өметсез, хыялларсыз тормыш, күген кара болыт каплаган көннәр була ул. Рәмзиленең соңгы васыятен үтәргә дә ашкынып торучы табылмый. “Барыбер бирешмәячәкмен, сынмаячакмын”, - дип, бу тормышта бары тик үзенә генә таянырга кирәклеген аңлап алгач, теше-тырнагы белән тормышка ябыша Гөлнар. 
 
Ярдәм сорап, әле бер, әле икенче җитәкче ишеген шакый ул. Аның сүзенә колак салучылар табылмыйча калмый. Ике катлы йортка өстәп салынган өченче каттан бер фатир бирә аңа район башлыгы Евгений Лылов. Әти-әнисе тырышлыгы белән ремонтлап чыккан фатирда яшәү бәхете озакка бармый. Ярты ел дигәндә янгын чыгып, йорт янып бетә. Гөлнар өчен сүз белән әйтеп аңлатып бетерә алмаслык авыр еллар була ул. Тормышта сыңар канат белән кагынуы җиңелләрдән булмаса да, үстерәсе, кеше итәсе мәхәббәт җимеше – Сөмбеле хакына киртәләрне җиңәргә дә, кырыс тормыш шартларына җайлашырга да өйрәнә Гөлнар. Тирә-юньдәгеләрнең кырын карашларына да ияләшә.
 
 Болыт артына яшеренеп, башка күренмәс кебек тоелган кояш та беркөн болыт арасыннан чыгып, елмая башлый аңа. Райондагы спорт мәктәбенә директор урынбасары булып эшкә урнаша, ипотекага фатир ала. Күп газаплар күргән йөрәгенә операция дә ясатырга туры килә Гөлнарга. Сабые хакына, укыган догалары ярдәме белән барысы да уңышлы уза. Хастаханәдә чакта Рәмзиле белән төзи башлаган йортны сатып, акча тотып килә кайнанасы аның янына. Ул акча фатир алырлык булмый-булуын, сатудан кергән акчаның бик кечкенә  бер өлеше генә була ул. Бернәрсәгә мохтаҗлык кичерми яшәүче Гөлнар Сөмбеле белән Төркиядә ял итеп кайта. Кайтып төшү белән янә күңелсез хәбәр каршы ала аны: кайнанасын паралич суккан! Ташламый Гөлнар кайнанасын. Рәмзилнең апасы белән чиратлашып карап, матур итеп соңгы юлга озаталар.
 
Кайчандыр шат авазлардан шау-гөр килеп торган йортта сәер тынлык хөкем сөрә бүген. Рәмзиле вафатына да быел унсигез ел булган. Кайнана-кайнатасының бакыйлыкка күчкәненә дә берничә ел. Тормышын затлы нәселнең дәвамчысы булган Сөмбеленә багышлавына һич үкенми Гөлнар. Кызына һәрдаим: “Син – затлы нәсел баласы! Син шул затлылыгыңны югалтырга тиеш түгел! Белемең белән аласыңмы син, матурлыгың беләнме, тик син һәрвакыт югарылыкта булырга тиеш. Әтиең, әби-бабаң синең өчен сөенеп ятарлык булсын!” – дип әйтеп килә ул.
 
Әтисе үлгәндә нибары өч яшьлек кенә булып калып, әтисен фотолардан гына күреп белгән Сөмбел барысын да аңлый инде хәзер. Әнисенең башка кияүгә чыкмыйча, тормышын, яшьлеген кызына багышлау сәбәбенә дә төшенә кебек.
 
- Өзелеп яраткан кешенең баласын башка чит ир-ат кабул итмәс, кагар, дип куркып, тормышымны башка ир-ат белән бәйлисем килмәде. Аннан, сүз каткан һәрбер ир-атны Рәмзилем белән чагыштыра идем мин, - ди Гөлнар үзе бу хакта.
 
 Рәмзиленә әйтелмичә калган сүзләрне елый-елый төннәрен мендәренә пышылдый, бар мәхәббәтен, сөю-назын Сөмбеленә бирә.
 
 - Кызым иң беренче алган туксан мең стипендиясен, “Әни, аягыңа сапоги алып киярсең”, - дип, алып кайтып, кулыма тоттыргач, утырып озак кына елаганым хәтердә, - дип, янә күз яшьләренә ирек бирә Гөлнар.
 
Сынауларны, тормыш куйган киртәләрне матур итеп үтеп, баласының ана җанлы, миһербанлы булып үсүенә куанып, горурланып түккән күз яшьләре була ул.
 
Бүгенгесе көндә аягында нык басып торучы Вәлиәхмәтова Гөлнар Габделбәр кызы Балык Бистәсенең дәрәҗәле һәм хөрмәтле ханымнарының берсе. 2020 елдан районыбызның хоккей һәм тимераякта фигуралы шуу мәктәбенең директор урынбасары булып эшләүче тынгысыз ханымның тормышында иҗатка да, яраткан шөгыленә дә урын юк түгел. Ул пешергән чәкчәк-бавырсаларның даны Татарстанга таралган. Районыбызда эшләп килүче “Яз” вокал коллективының алыштыгыргысыз солисты да әле ул. Кечкенәдән күңелендә йөрткән җыр-моңга булган мәхәббәте сүнмәгән-сүрелмәгән.
 
Яшьтән тол калып, авырлыкларда чыныгу алып, сынауларда сынмыйча, елмаерга өйрәнгән Гөлнар Габделбәр кызының  тормыш җыры матур һәм озын, киләчәге бүгенгедән дә матур булса иде.
 
Гүзәл Хәбибуллина
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 04.05.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»