поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
04.05.2024 Җәмгыять

Авырлыклар бер дә куркытмаган аны!

Бөек Җиңү көне уңаеннан укучыларыбызны өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең күптәнге активисткасы, Самараның “Заря” мәдәният йортында озак еллар “Юлдаш” клубы җитәкчесе булган Сәрия ханым Мәннанованың әтисе - Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Заһидулла улы Сөнгатуллинның тормыш юлы белән таныштырып үтәсебез килә.

...Әтием - Мәхмүт За¬һи¬дулла улы Сөнгатуллин 1914 елның 15 декабрендә Ульяновск өлкәсенең Лабит авылында крестьян гаиләсендә туган. 1924 елда, ун яшендә, беренче сыйныфка барган. Авыл мәктәбендә дүрт класс бетергәч, 8нче сыйныфка кадәр Мәләкәс шәһәрендә укыган. Аннары тагын ике ел безнең авылдан 45 чакрым ераклыктагы Атнаголда белем алган. Ә мәктәптән соң дусты белән Ырымбур шәһәрендәге эшчеләр факультетына (рабфак) кергән. 
 
Биредә өч ел белем алганнан соң, яхшы укучыларны институтка күчергәннәр, анда әтине комсорг итеп сайлаганнар. Ул лозунглар һәм стена газеталары чыгаруда катнашкан. 
 
Өченче курста укыганда әти, дусты белән Урал елгасына юынырга һәм кер юарга баргач, суга бата башлаган. Бәхеткә, аны коткарганнар. Үпкә ялкынсынуы белән авырып, ай ярым хастаханәдә яткан ул, унсигез көн аңсыз булган. 
 
Хастаханәдән чыккач, төр¬кемдәшләреннән калышмас өчен, әти көне-төне уку белән шөгыльләнгән. Тик чирдән соң әле ныгып өлгермәгән организмы түз¬мәгән, ул яңадан авырып киткән һәм тагын хастаханәгә эләккән. Табиб¬лар аңа укуын туктатырга кушканнар. Шулай итеп, аңа өенә кайтып китәргә туры килгән.
 
1935 елда, әти, Татарстанга китеп, Кузнечиха районындагы Әлморза авылында укытучы һәм башлангыч мәктәп директоры булып эшли башлаган. Ә 1937 елда Казан педагогика институтына кергән. Ләкин икенче курста белем алганда Фин сугышы башланган, һәм 23 студент үз теләге белән фронтка киткәннәр. Әмма алар барып җиткәнче, сугыш беткән инде. Егетләрне төрле авылларга эшкә җибәргәннәр. Әти, юллама буенча Ютазы районының Каракашлы авылына эләгеп, математика фәнен укыткан. Ә җәйге каникуллар башлангач, Казанда имтиханнар тапшырып, диплом алган һәм яңадан үз хезмәтенә керешкән.
 
Бөек Ватан сугышы башланып, бер ай үткәч, 1941 елның августында әтине фронтка алганнар һәм Ленинградка җибәргәннәр. Фин чигендә хәрби әзерлек буенча кыска вакытлы курслар үтеп, хәрби хәрәкәтләр башланганнан соң, Ленинградка кайтарылган ул. Алар янгын сүндерүдә ярдәм иткәннәр, янган һәм җимерелгән йортлардан балаларны һәм өлкәннәрне коткарганнар.
 
Немецлар күп тапкырлар Ленинградка һөҗүм итәргә тырышканнар. Ул вакытта әти 12 солдаттан (руслар, үзбәкләр, чуашлар, татарлар, грузиннар) торган бүлек командиры булган. Тиздән аның 101нче гаубица артиллерия полкы составындагы отрядын фронтка җибәргәннәр һәм генерал-майор Федюнинскийның 54нче армиясе составына куш¬каннар.
 
Ленинградны яклаганда чираттагы бәрелештә снаряд кыйпылчыгы әтинең уң кулының чугына (кисть) эләк¬кән. Кул чугын наркозсыз ампутацияләгәннәр һәм аякларыннан пуляларны чүпләп алганнар. Госпи¬таль¬ләрдә дәваланып, яралары бераз төзәлгәч, ул авылга кайт¬кан.
Кулы төзәлмәсә дә, әти эшсез утыра алмаган һәм аны Ютазы районының «Хөррият» колхозына бухгалтер итеп билгеләгәннәр. Ул акрынлап сул кулы белән язарга өйрәнгән. Кибеттә эшләргә кеше булмаганлыктан, үзен сатучы итеп тә алганнар. Шулай, көндез - сатучы, ә кичләрен бухгалтер булып эшләгән ул. Ә ярты елдан соң әтине шул ук районның Әбсәләм авылындагы җиде еллык мәктәп директоры итеп куйганнар. Мәктәп салкын булганга күрә балалар ай ярым укымаганнар, җылы киемнәре дә, аяк киемнәре дә булмаган.
 
Әти, соңрак түләргә вәгъ¬дә итеп, берничә колхоз¬дан төзелеш материаллары җыйган, укытучылар һәм ата-аналар көче белән мәк¬тәпне ремонтлаганнар. Утын сатып алып, мәктәпне җылытканнар. Берничә колхоздан азык-төлек җый¬ган¬нар, ашханә ачканнар һәм укытуны башлаганнар. Ләкин киемнәре булмаганга, укучылар барыбер мәктәпкә йөри алмаганнар.
 
Мәктәптә алты колхоз балалары укыганнар. Әти, һәр колхозның җитәкчесе белән сөйләшеп, өчәр-дүртәр гектар җирне арендага алган. Укытучылар һәм укучылар көче белән төрле культуралар чәчеп үстергәннәр һәм көзен яхшы уңыш җыеп алганнар. Бурычларын түләргә дә, утын әзерләргә дә, мәктәпне ремонтларга да акча җиткән. Халыктан, ашлыкка алыштырып, сарык тиреләре җыйганнар һәм укучыларга толыплар тектергәннәр.
 
Нәкъ шул авылда әти әниебез белән танышкан да инде. Биредә алты ел эш¬лә¬гәннән соң, 1948 елда алар, өч балаларын алып, әтинең туган авылына кайтканнар. Әтиебез математика һәм физика дәресләрен алып барган. Аның укытучы буларак хезмәт стажы 40 ел тәшкил итә.
1957 елның көзендә әти, юл һәлакәтенә эләгеп, җә¬рәхәтләнә. Тугыз ай хас¬та¬ханәдә ята ул, аннары, ике ай өйдә дәваланып, яңадан эшкә чыга. Ләкин бик еш аяклары һәм эче авырткан (эчәкләре бәйләнгән була – заворот кишок). Әмма, шуңа да карамас¬тан, 1969 елга кадәр эшен ташламаган.
 
80нче еллар азагында әти белән әни Самарага кү¬чеп килделәр. Тик шәһәрдә озак яши алмадылар алар. 1990 елның 1 мартында әти күз¬ләрен мәңгелеккә йомды. Алар җиде бала тәр¬бияләп үстерделәр, 13 онык¬лары, 19 оныкчыклары бар.
 
Әти 1945 елдан больше¬викларның “Бөтен¬союз коммунистик партиясе” әгъзасы була. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән сержант Мәхмүт Заһидулла улы Сөнгатуллин беренче дә¬рәҗәдәге Ватан сугышы ордены, “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20, 30, 40 еллыгы, СССР Кораллы көчләренең 50, 60, 70 еллыгы медальләре белән бүләкләнә.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 04.05.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»