|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2024 Җәмгыять
Нәни аю баласы әнисен эзләп йөргәнФотограф Рамил Хәмитов “Башкортостан” милли паркында 29 апрель көнне нәни аю баласын төшереп алган. Аю баласына нибары өч ай, ди. Кыргый җәнлек Нөгеш яры буйлап ялгызы йөргән. Фотограф чын фотосессия оештырган, аюны каршы як ярдан төшергән.
“Өч айлык аю баласы ялгызы елга буйлап өскә таба атлады. Ярты сәгать эчендә ана аю күренмәде, – дип язган Хәмитов. – Бу аю, күрәсең, язгы ташкыннар вакытында әнисен югалткан. Ул әле аның белән очрашырга мөмкин".
Аю баласы үзенчә төрле тавышлар чыгарган, ә аюларның ишетү һәм ис сизү сәләте кешеләрнекеннән берничә тапкыр яхшырак үсешкән. Фотограф кыргый җәнлеккә ярдәм итәргә (мәсәлән, ипи ашатырга яисә аны вольер мохитендә үстерергә) кирәкми, ди. Табигать мохитендә яшәгән очракта аның исән калу мөмкинлеге бар, ди Рамил Хәмитов.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|