|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2024 Мәдәният
Камал театры "Чаткылар" музыка festиваленә чакыра10-14 июльдә "Шәрык клубы" комплексы ишегалдында беренче тапкыр "Чаткылар" музыка фестивале уза. Һәр көн сезне Камал театры оркестры концертлары, чакырылган солистлар, коллективлар һәм театр артистлары чыгышлары, шулай ук музыкаль спектакльләр көтә. Фестиваль программасы: 10 июль. Фестивальнең ачылышы. Г.Камал исемендәге театр оркестры концерты. Узган сезонның иң яхшы номерлары. Чакырылган солистлар һәм театр артистлары чыгышы. 11 июль. "Дөньяның бердәм телендә" камера музыкасы концерты. Оркестр солистлары концерты. Программада «Шәрык клубы»нда сезон дәвамында булган иң яхшы номерлар. Чакырылган коллективлар: "Таң" дуэты, Казан триосы, Н.Җиһанов исемендәге кыллы квартет. 12 июль. «Алмаш». Балалар музыкаль һәм театр коллективлары концерты.
--- |
Иң күп укылган
|