|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2024 Шоу-бизнес
![]() Рамил Шарапов: Дилбегә хатыным кулындаЮмор остасы, җырчы Рамил Шараповның шул ягы аеруча ошый: бүген план-максатлары белән уртаклаша, хыяллар кора. Иҗатка бәйле булсынмы, шәхси тормышка кагылсынмы, аерма юк, икенче күрешүдә аларга тулысынча ирешкән була. — Татар эстрадасында үзебезне “Шарапов шоу” төркеме генә дип түгел, ә “Шарапов шоу” юмор театры дип саныйм. Сәхнәгә бер-ике елга гына килмәдем. Авырмы, җиңелме, абынаммы, тораммы — барачакмын. Бүген миндә 8 кеше эшли. Төркем белән бу сезонда 120 ләп концерт куябыз. — Земфира эшкә чыкмадымы соң?
— Белгечлеге буенча хатыным — банк хезмәткәре. Эшкә чыкмады, балаларны карый. Земфираның зур хезмәте — гаилә. Табыш ягы минем җаваплылыкта, ә йорт дилбегәсе хатыным кулында. Улыбыз Раянга — 10, кызыбыз Линарага 8 яшь.
— Рамил, коронавирус чорында көтмәгәндә Шарапҗан булып чыктың. Сериал кебек көтеп алдык ул чакта. Земфира да барыбыз өчен ачыш булды. Ник моңа хәтле “яшереп” тордың?
— Башта иптәш егетнең хатыны белән төшердем. Земфирада мондый талант яшеренеп ята дип белмим бит әле (көлә). Шарапҗан ачты. “Кеше хатынына чабып йөреп булмас, әйдә, икәү башлыйк”, — дидем. Кайчак талашып та бетә идек...
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|