поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.04.2024 Шоу-бизнес

Җырчы Эльвира Фазлыева: «Гел үземнән гаеп эзли башлыйм»

Алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева (Аида исеме астында чыгыш ясый) социаль челтәрдәге сәхифәсендә тетрәндергеч хәбәрле пост урнаштырды. Ул балага узып, көмәндәге сабые үлүе турында әйтеп үтте. Эльвира белән хәбәргә чыгып, хәл-әхвәлен белештек.

– Бик тетрәндергеч сүзләр язгансыз. Күңелсез хәбәрләр җиткердегез
– Яхшы хәбәрләр җиткерәсем килгән иде, әлегә язмаган шул. Язмышым шундыйдыр инде, нишләтәсең?

– Балага узу карары да җиңел бирелмәгәндер. Аны ничек кабул  иттегез?
– Күптән ЭКОга баруны планлаштырган идем. Үземнең табибым бар, шуңа күрә ЭКОга зур өметләр белән бардым. Беренче тапкыр Аиданың әтисе белән барган идек. Бу юлы үзем генә булдым. Барысы да уңышлы узгач, шундый шатландым. Әмма бу бәхетем озын гомерле булмады.  Баланы югалтканда аңа нибары 7-8 атна иде. “Баланың йөрәк тибеше туктады”, – диделәр.

– ЭКО уңышлы узмагач, табибларны да гаепләүчеләр бар. Сез нинди карашта?
– ЭКО ясаганчы табиблар алдан ук барысы да уңышлы булмаска мөмкин дип  кисәтә. Табибларны гаепләп булмый инде. Шулай да могҗизага ышанып яшисең, өметләнәсең...

– Бала алып кайту теләге бармы әле?
– Әлбәттә, балам булса, бик куаныр идем. Бу минем күңелемне аз булса да юатыр, бәлки.

– Аиданың вафатына 4 ел булды. Бу елларны нинди генә халәтләр кичермәдегез. Хәзер үзегезне ничек хис итәсез?
– Дөресен генә әйткәндә, күңелем һаман елый. Тик бу хисләремне беркемгә дә күрсәтмим, эшләргә, алга атларга тырышам. Ничек кенә авыр булса да, бирешмәскә тырышам.

– Күзләрегез моңсу, ә үзегез елмаясыз...
– Минем эшем дә елмаюны таләп итә. Позитив фикерләргә тырышам, шуңа күрә яхшы күңелле кешеләр миңа тартылалар. Елап кына бернәрсә дә хәл итеп булмый шул.

– Аида төшләргә керәме?
– Кичә генә төшемә керде әле. Аида исән-сау, елмаеп карап торган кебек тоелды. Ул һәр төштә кояш кебек балкый, шунда чиста күңелле бала иде бит.

– Хәзер җитди мөнәсәбәтләр корырга әзерме?
– Мин һәрвакыт аралашу өчен ачык. Тулы гаилә бәхете турында хыялланам. Кызганыч, әлегә бу хыялларны чынга ашырып кына булмый.

– Шәхси тормышта проблемалар булганда үзләрен гаепләүчеләр дә күп. Сез дә шундыймы?
– Ир-атлар белән мөнәсәбәтләремдә проблемалар булганда, гел үземннән гаеп эзли башлыйм. Әмма янәшәмдә булучылар бу фикерләремә чын-чынлап ышанырга ирек бирми. “Синең белән бар да яхшы”, – дип кабатлыйлар.

– Хәзер һава торышы тапшыруын да алып барасыз икән. 
– Аллаһка шөкер, иртән һава торышын да алып барам. Иртәнге тапшыруда  кешеләргә көн дәвамына яхшы кәеф бүләк итәргә кирәк, шуңа күрә моңсуланып йөрергә вакытым да юк. Әнием һәм яраткан һөнәрем – иң кадерле әйберләр.

– Кайда яшисез хәзер?
– Аиданың әтисе калдырган фатирны арендага бирәм. Ә үзем кызлар белән бергә фатир арендалыйм. Мондый карарны акча җыеп барып, Аиданы искә алу көнен оештыру өчен кабул иттем. 

– Быел да Аида көне булачакмы?
– Үткәрергә планлаштырам, Аллаһ бирса. Җәйнең матур бер көнендә булыр дип уйлыйм. Кызымны искә алмыйча булдыра алмыйм.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»