поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.04.2024 Ир белән хатын

Хатыны икебезгә дә бозым ясаган

Егетем белән очрашып йөргәндә йөккә уздым. Башта бик курыктым. Әти-әни ни дияр, авыл халкы белсә ни сөйләр?

Ояты ни тора... Тик шулай да егетемә ышандым, өйләнешербез дип көттем. Әмма ул миңа өйләнмәде, булачак балабызның тууын теләмәде...
 
Әти белән әни алдында оят иде миңа. Ул йокысыз төннәрнең, күз яшьләренең иге-чиге юк. Берничә көн куркып йөргәннән соң, әнигә сөйләргә булдым. Юк, әни орышмады да, кычкырмады да. “Табасың, үстерәбез”, – диде. Әти дә тыныч кабул итте.
 
Авыл халкы ни сөйләгәндер, белмим. Безгә ирештермәделәр анысын. Тик кырын караучылар да, авыр сүз әйтүчеләр дә булмады. Тугыз айдан сау-сәламәт кыз бала таптым. Гөлназны әти-әни үстереште, аларга гомерем буе рәхмәт укыячакмын мин. Билгеле, баланың әтисеннән тиен дә ярдәм күрмәдем. Ничә ел буена бер тапкыр да килмәде ул.
 
Гөлназ мәктәпне авылда тәмамлагач, Казанга күчендек. Әти-әнием ярдәме белән бер бүлмәле фатир алдык. Гөлназ институтка укырга керде, мин бер оешмага хисапчы булып урнаштым. Тормыш шулай үз көенә барганда, Камил белән таныштым. Ничә ел буена ир-ат дигән затны якын да китергәнем булмады. Ә монда ничектер тиз генә танышып, бер-беребезне ошаттык.
 
Очраша башладык. Кайнар хисләр, хыялый көннәр, назлы төннәр башланды. Рәхәт иде аның белән. Тик... Бер еллап очрашып йөргәннән соң, Камилнең хатыны һәм ике баласы барлыгы билгеле булды. Аяк астыннан җир убылды, башка көрәк белән суккан сыман иде. Мин ышанып йөргән Камилем мине алдады. Үзе аңлатуынча, мине югалтырга теләмәве аркасында гаиләле булуын әйтмәгән.
 
Имеш, миңа кадәр ул беркемне дә болай яратмаган. Үзем дә беркатлы инде, аны-моны сизмәдем. Эше җаваплы булгач, гел эштәдер дип уйладым. Әлбәттә, мин гаиләле ир белән очрашып йөри алмадым. Араларны өзәргә туры килде.
 
Тик Камилне бик сагындым. Аннан башка яшәү авыр иде. Күпме тырышсам да, аны онытма алмадым. Ул да онытырга ирек бирмәде, гел юлыма очрады, смс язды. Беркөнне уйладым-уйладым да, “минем дә бит бәхетле булырга хакым бар!” дип Камилне өемә керттем. Тагын да ныграк яратыша башладык. Әйтерсең, без бер-беребез өчен яратылган. Бу мәхәббәт ун елга якын дәвам итте. Инде үземнең дә оныкларым бар. Гөлназым кияүгә чыгып ике ул тапты.
 
Берзаман Камил үзгәрде, сирәк килә башлады. Минем дә сәламәтлегем какшады, аркам борчыды. Инде бармаган табиб, бирмәгән анализ калмады – сәбәбен әйтүче юк. Аптырагач күрәзәчегә бардым. “Икегезгә – бер ир. Хатыны сине күрә алмый, шуңа күрә икегезгә дә бозым ясаган. Аңа күремен эчерткән, ә синең умырткаңа бозым ясаган, шуңа аркаң авырта. Әмма ул аның белән озак яши алмаячак, китәчәк ул ир аннан. Алар арасында мәхәббәт юк, ул сине ярата. Теге хатын үзе дә чирләячәк, барысы да үзенә әйләнеп кайтачак. Бергә булачаксыз, вакыт кирәк”, - диде күрәзәче.
 
Берничә тапкыр барганнан соң сәламәтләндем, Аллаһка шөкер. Ә Камилнең килгәне юк. Инде ничә ай аралашмыйбыз. Күрәсең, күрем эчертү үзенекен эшләгән. Мин дә язмыйм, шалтыратмыйм. Күңелем белән көтәм. Иң мөһиме – исән-сау гына булсын. Барыбер көтәчәкмен...
 
Нурия Х.
Фото: freepik.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»