|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2024 Мәдәният
“Tatsoft” кушымтасы тәкъдим ителдеТатарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты тарафыннан ясалма интеллект технологияләренә нигезләнеп эшләнгән “Tatsoft” тәрҗемәчесе бүгенге көндә тавыш ярдәмендә татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү мөмкинлеген бирә. Бүгенге көндә Android системалы смартфоннарга урнаштыру өчен әзер булган кушымта белән тиздән iOS системасында эшләүче җайланма хуҗалары да куллана алачак.Институт тарафыннан барлык материаллар Apple компаниясенә юлланган инде. Аерым техник эшләр башкарылганнан соң, кушымта App Store га урнаштырылачак. Бу хакта институт директоры Ринат Гыйльмуллин “Татар-информ” брифинглар-залында узган матбугат конференциясендә сөйләде. Бүгенге көндә сервис өчен 1 меңнән артык уникаль тавыштан торган 600 сәгатьлек сөйләм үрнәкләре яздырылган. ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлеге белән тормышка ашырылган әлеге проект кысаларында тәрҗемә сервисына якын киләчәктә республикада яшәүче башка халыкларның телләрен кушу да планлаштырылган. |
Иң күп укылган
|