|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2024 Шоу-бизнес
Нурзадә: Операцияләр кичердем...Татарстанның атказанган артисты Нурзадә белән әңгәмәдән өзек: — Концерт эшчәнлегең ничек бара? — Әле бер ун ел элек кенә эстрадада гөрләп эшли идек. Телевидение, радиоларга төрле тапшыруларга бушлай чакыралар, нинди генә чараларда катнашмый идек. Хәзер бөтен нәрсә өчен түлисе. Күренмәсәң, артист югалды, диләр. Хәзер яңа программа әзерли башларга кирәк. Узган елгысыннан үзем бик канәгать калмадым. — Нурзадә, социаль челтәрләрдә шәхси тормышыңны күп тикшерәләрме?
— Игътибар итмим дисәң дә, кайчак дәшми калып та булмый. Алары әле ярар. Кайчак бергә кайнаган артистлар арасында берәр нәрсә сөйләгәндә уйламыйча: “Әй, балаң булмагач, аны кайдан беләсең инде”, — дип әйтеп куялар. Күңелгә тигән сүзләр була инде ул. “Ник үзең өчен бер бала алып кайтмыйсың?” — дип сораучылар да күп. Минем тормышны үземнән дә “яхшы” беләләр, дип куям эчтән. Кешегә андый сорауларны чамалап бирергә, күңелгә сак кагылырга кирәк. Бик шәхси мәсьәлә ул. Операцияләр кичердем...
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|