|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2024 Шоу-бизнес
Илмира Нәгыймова җырчы Джони концерты турында: "Без шулай куйсак, тамашачы хур итәр иде"Татар эстрадасы җырчысы Илмира Нәгыймова рус эстрадасы җырчысы Джониның Казандагы концертында булган һәм үз фикереп әйтте. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә бүлешә. "Бераз Джониның концерты турында фикеремне уртаклашасым килә, кичә беренче тапкыр аның концертына, гомумән, рус артисты концертына бардым. Мин артист буларак, тамашачы буларак бәяләп утырдым. Татар артистлары никадәр үз эшен яхшы эшли, халкы өчен тырыша икән дигән фикергә килдем", - дип китерә җырчының сүзләрен ТНВ.
"Мин билетны соңгы рәткә, 6 600 сумга алдым. Килеп утырдым, ул матур итеп чыкты, сәхнә бизәлгән, безнекеләрнеке бер дә ким түгел. Бөтен концертны бер футболкада ерып чыкты. Миңа калса, без сәгать ярым бер футболка да гына җырласак, безне хур итәрләр иде", - дип сөйли Илмира.
--- |
Иң күп укылган
|