поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.04.2024 Җәмгыять

Уфада авыру хатынның 14 тапкыр йөрәге туктаган

Уфада 18нче хастаханәнең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиб-анестезиолог-реаниматологлары гомере өчен куркыныч белән янаган аритмиядән авыру хатын-кызны коткарган. Дәваханә мәгълүматлары буенча, реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә миокард инфаркты белән 72 яшьлек авыру хатын-кызны китергәннәр.

Ике тәүлек дәвамында хатын тормыш һәм үлем чигендә була, 48 сәгать буена анестезиолог-реаниматологлар аның гомере өчен көрәшәләр, алар  кардиоген шокны медикаментоз терапия һәм үпкәләрне инвазив булмаган вентиляция  ярдәмендә җиңүгә ирешә.
 
“Шулчак авыру хатын гомере өчен тынычланып,  иркен суларга мөмкин иде, әмма  бүлеккә салгач, 60 сәгать 30 минут вакыт үтүгә аның йөрәге туктады. Бәхеткә, шул мизгелдә табиблар нәкъ  аның янында булган.  27 минут дәвамында реаниматологлар һәм кардиологлар йөрәк-үпкә реанимациясе үткәргән, алар авыруны теге дөньядан  диярлек алып калган. Тырышулар юкка булмаган! Ул гына түгел, реанимация чаралары озак булуга карамастан,  авыру хатын үз аңында һәм адекват иде”, – диләр дәваханәдә.
 
Әмма йөрәге туктаганнан соң арытаба биш көн эчендә бу авыруда озайлылыгы төрле булган тагын 14 тапкыр клиник үлем халәте күзәтелгән. Дефибрилляция ярдәмендә аны коткарып калганнар. Реанимация һәм интенсив терапия бүлеге реаниматологлары инфарктттан соң сирәк очрый   торган табиблар телендә “электрик шторм” дип йөртелүче  өзлегү белән фидикарь көрәшкән.  
 
“Электрик шторм –  кеше гомеренә янаучы авыр аритмия, бу халәттә фибрилляция өзлегүләре бер-бер артлы күзәтелә. Вакытында ярдәм күрсәтмәсәң, авырулар үлә”, – дип аңлаталар 18нче санлы дәваханәдә.
 
Хатынның хәлен тотрыкландыру һәм баш миен саклау максатында аны комага кертәләр. Шул ук вакытта аритмияне җиңәр өчен терапия дә үткәргәннәр. Бары тик реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиб-кардиологларының фидакарь, җайлы команда эше ярдәмендә генә пациент хатынны үлем тырнагыннан йолып алганнар.
 
“Электрик шторм” башланып 9  көн үтүгә генә  авыру хатынның хәле тотрыкланган. Соңыннан аны кардиология бүлегенә күчергәннәр. Ә 6 көннән соң ул терелеп чыккан. 
 
Фото:Уфаның 18нче санлы клиник хастахнәсенең VK сәхифәсеннән.

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 19.04.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»