|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2024 Шоу-бизнес
Лилия Хәйруллина дүртенче баласының кызмы-малаймы икәнен әйттеМарт аенда дүртенче сабыен дөньяга китереп, бу хакта күптән түгел генә хәбәр иткән Лилия Хәйруллина "Шәһри Казан"га биргән интервьюда баланың җенесен сер итеп калдырган иде. Ул болай дип уртаклаша: "Мин түләүле клиникада бала таптым. Шартлар Россиядәгедән артык аерыла димәс идем.
Кызык әйбер. Яңа туган баланың исемен палата номеры янына эләләр. Аргентина халкы исем язган тактаны алдан ук әзерли, матур итеп ясата.
Клиника өчен аерым, табиб өчен аерым түләдем (клиника ~130000 сум; табиб~150000 сум).
Баланы йөклелекнең 42 нче атна башында таптым.
41 нче атнаның соңгы көнендә минем паника башланган иде инде. Мин табибка яздым, берәр нәрсә эшләвен үтендем. Озак йөртеп, балага зыян салудан курыктым.
Нәтиҗәдә, табиб: "Бүген, иртәгә көтәбез дә, стимуллаштыру ясарбыз",- диде.
Мин бала өчен борчылудан, арыганлыктан еладым... Баскыч буйлап йөгердем. Тизрәк табу өчен бик күп йөрдем.
Һәм нәкъ шул көнне сәгать 22.00 дә тулгак башлануын сиздем. Сәгать төнге 12 гә тикшеренергә балалар тудыру йортына бардым. Мине шунда калдырдылар, документларны рәсмиләштерә башладылар.
Сәгать 01:52 дә мин күптән көтелгән улымны таптым. Авырлыгы 3680 гр. Аны минем өстемә яткыздылар. Бәхет...",- дип язган Лилия.
--- |
Иң күп укылган
|