|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Казаннан ярыштан кайтып баручы балалар утырган автобус авариягә очраган урыннан ВИДЕО чыктыКичә кичке сәгать 10 тирәсендә Ульяновск өлкәсенең Сура районында автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, ул Казаннан кайтып килгән. Төбәкнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, техник төзексезлек аркасында йөртүче идарәне югалта, автобус юл кырыена төшеп киткән һәм ауган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автобусның өч пассажиры - ике олы кеше һәм бер бала хастаханәгә китерелгән. Аларга медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Социаль челтәрләрдә атобуста янәсе Казанда яшәүчеләр булган дигән хәбәрләр барлыкка килде.
«Татар-информ»га Ульяновск өлкәсенең пропаганда бүлегендә хәбәр итүләренчә, автобуста Татарстан кешеләре булмаган. Автомобиль пассажирлары – Пензада яшәүчеләр, алар Татарстан башкаласында узган ярышлардан соң өйләренә кайтып барган.
Фото: Ульяновск буенча Эчке эшләр министрлыгы
--- |
Иң күп укылган
|