поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.04.2024 Шоу-бизнес

Буэнос-Айреста дүртенче бала тапкан Лилия Хәйруллина интервью биргән: «Кызмы, малаймы - сер булып калсын...»

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина дүртенче тапкыр әни булган! Лилия 2024 елның мартында Аргентинаның Буэнос-Айрес шәһәрендә бәби тапкан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге язылучыларын хәбәр итте. Күптән түгел генә җырчы янәдән Казанга кайтты. Лилия Хәйруллина белән хәбәргә чыгып яңалыкларын белештек.

- Дүртенче тапкыр әни булуыгыз белән котлыйбыз, Лилия! Бу яңалык белән шаккаттырдыгыз!
- Шаккаттырырга яратам инде. 4 баланы тәрбияләү җиңел түгел. Аллаһ Тәгалә ничек язган инде, шуны кабул итәм. Йөкле булуымны белгәч, баланы Буэнос-Айреста табарга теләдем. Бала тугач, шул илнең граждан булып исәпләнә. Моның да үз сәбәпләре бар, бу хакта киң җәмәгатьчелеккә сөйләргә теләмим.

- Бу йөклелекне ничек кичердегез? Авыр булдымы?
- Дөресен генә әйткәндә, мораль яктан авыр булды. Чит илләрдә озак торганым булмады, бервакыт Америкада гына 4 ай яшәп алдым. Ә бу юлы туган яктан ерак булу йөклелек белән туры килде. Гармоннар да, хис-кичерешләр дә үзгәреп торды. Аргентинада сәламәтлек ягыннан авырлыклар булды, аларны сөйләргә батырлыгым җитми әле. Физик яктан бала тапканда гадәттән тыш авырлыклар булмады, шөкер. Бала табу ике сәгатькә сузылгандыр.

- 3 малайны Казанда таптыгыз, дип беләм. Ике илне чагыштырсак, кайда яхшырак?
- Аерма зур дип әйтмәс идем. Бала тудыру йорты да охшаш. Уңайлыклар ягыннан бернинди аермалар күрмәдем. Һәр хатын-кыз үзенә уңайлы бала тудыру йорты сайларга тиештер.

- Сабый  бала белән самолетта кайту кыен булмадымы?
- Казанга бизнес-класс белән очтым. Анда урын да күбрәк, баланы үз яныңа яткызып та була. Бала ашыйсы килгәндә генә елап алды, тулаем алганда холыксызланмады. 

- Кызмы, малаймы соң?
- Әлегә сер булып калсын. Гомумән, “малайлар булгач, кыз да алып кайтырга кирәк”, - дигән принципны аңламыйм. Иң мөһиме - бала  сау-сәламәт булып үссен. Кыз теләп, малай туганнан кайгырып утыру да дөрес түгел. Ничек инде кәеф төшәргә мөмкин балаң булганда! Кемнәрдер, гомумән, балага уза алмыйлар. Аларга Аллаһ сабырлык бирсен. 

- Дүртенче тапкыр йөкле булуыгызны белгәч, күңелдә нинди хисләр иде? Курыкмадыгызмы?
- Өченче тапкыр йөкле булуны белгәч тә, курыккан идем. Бала табу - җаваплылык бит. Дүртенче тапкыр йөкле булуны белгәч, еладым. Шатлык белән җаваплылык хисе берләште. “Баланы ничек табармын икән?” - дигән шикле уйлар булмады. Аллаһ Тәгалә биргән икән, димәк, баланы алып кайтырга көч табачакмын. Бала - ул бәхет, аны кабул итә белергә кирәк. 

- Баланың әтисе белән аралашасызмы?
- Әлбәттә. 

- Аргентинага бер үзегез бардыгызмы?
- Анда танышларым да бар иде. Баланың әтисе дә барды, әлбәттә. Бер үзем дә булдым, ялгыз да булмадым, төрле хәлләр баштан үтте. Сөйлисе әйбер күп, әлегә алар турында сөйләргә мораль яктан әзер түгелмен. Депрессия дә кичердем. Бу яңалыкны да куркып кына чыгардым. Шулай да, шатлык белән бүлешәсе, уртаклашасы килә бит.  

- Баланың әтисе дә социаль челтәрләрдән читтә булачакмы?
- Гомумән, шәхси тормыш турында сөйләргә яратмыйм. Миңа алай тынычрак. Кайбер кешеләр бала тугач та, тизрәк социаль челтәрләрдә уртаклашалар. Шуңа күрә мине аңламаучылар да бар. Белмим, мин шәхси тормышны “шәхси” итеп саклау яклы. 

- Шәхси тормышыгызга кагылышлы сораулар килеп тора. Сез төгәл җавап әйтмәгәч, имеш-мимешләр таралуга җирлек туа. Моны күңелегезгә якын алмыйсызмы?
- Бу һөнәрнең бер өлеше инде. Әгәр сине халык белә икән, әлбәттә, арттан сөйләп йөрүчеләр булачак. Аны туктатып булмаячак, шуңа күрә моңа салкын акыл белән карарга кирәк. Һәркемнең нәрсә әйткәненә колак салсаң, акылдан шашырга мөмкин. Имеш-мимешләргә җитди карамыйм, чөнки аларны таратучылар тормышымда нәрсә булганын белми. Яманлап сөйләрлек бернәрсә эшләмәдем әле. Элегрәк образларга кагылышлы каршылыклы фикерләр булды инде, бу нормаль күренеш. Бала табу - бик җаваплы вакыйга. Бу хакта начар сүзләр сөйләү, гомумән, сәер кебек. Танылган шәхесләр турында мәгълүмат тамашачы өчен кызыклы, әлбәттә. Шулай да һәр балам төрле ирдән булса да, миңа беркем бернәрсә әйтә алмый. Һәркемнең үз тормышы. Язмыш шундый, нишләтәсең? Үзем дә беркайчан беркемне дә гаепләмим, барысына тыныч карыйм. 

- Балаларыгыз гаиләнең яңа әгъзасына нинди мөнәсәбәттә? 
- Балалар бик шатландылар. Араларында көнләшү юк, шөкер.

- Хәзер Казанда төпләнәчәксезме?
- Барысы да чагыштырып карагач күренә диләр бит. Чит илдә яшәп алганнан соң, безнең шәһәрдән дә яхшырак җир булмавына тагын бер кат инандым.  Кеше бит барыбер чит илгә барырга кызыга, каядыр омтыла. Үзебезнең милләттәшләр арасында яшәү - үзе бер бәхет икән. Бик сагынып кайттым. Булганына шөкер итә белергә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, Аргентинаның экономикасы тотрыклы түгел. Анда яшәвем тарихи вакытка туры килде, илдә президент алышынды. Инфляция зур, товарларның хакы бер көн эчендә үзгәреп тора ала. Күрмәгәнне күреп кайттым инде. Туган җирдә яшәү рәхәтрәк. Монда кайткач, күңел тыныч.

- Иҗатыгызны үстерергә исәп бармы әллә үзегезне бала тәрбияләүгә багышлыйсызмы?
- Барысына да җитешергә тырышам. Иҗатны ташлыйсым килми, чөнки бу тормышымның аерылгысыз өлеше. Яңа җырлар бар, аларны халыкка җиткерергә кирәк. Иҗатыма битараф булмаганнарны яңа җырлар белән шатландырасым килә. 

Җырчыны сөенечле яңалыгы белән котлыйбыз! Сау-сәламәт бала булып үссен!
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»