|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2024 Спорт
Айфон хуҗасын тапты (ФОТО)"Матбугат.ру"да 13 апрельдә көрәш буенча Казан чемпионаты оештырылуы, чемпионнар арасында жирәбә юлы белән айфон уйнатылачагы турында хәбәр биргән идек. Бүген "Ак бүре" спорт комплексында ярыш гөрләп узды. 18 яшьтән алып егетләр көч сынашты. Барлыгы җиде команда, 80 гә якын көрәшче җыелган иде. - Казан шәһәренең чемпионаты ачылу белән тәбрик итәм! Көчле көрәшчеләрне күрүемә шатмын. Казанда спорт төрләре күп булуга карамастан, татар көрәше бүген алдынгы урыннарны алып тора. Спорт мәктәпләрендә көрәшне саклап кала алдык. Алга таба башкалабызда көрәшчеләр санын тагын да арттырырга, дәрәҗәсен күтәрергә. Ул безнең бердәм эш булып тора. Киләсе атнага кемнәрдер Россия чемпионатында катнашыр. Матур көрәш күрсәтүегезне теләп калам, - дип белдерде ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
- Бүген 80 гә якын көрәшче катнаша. Җиңүчеләр арасында айфон уйнатыла. Бу традицияне алга таба да дәвам итәчәкбез. Яшьләр, сезне Казанда калырга, көрәшкә тартылырга чакырам. Башкалабыз бик матур, үсеш бар. Эш белән дә булышырбыз. Бергә киңәшләшеп эшләрбез. Сорауларыгыз туганда, килегез, ишекләребез сезнең өчен һәрвакыт ачык. Бергә булсак, Казанны күтәрербез, - диде Казан шәһәре көрәш федерациясе рәисе Расих Габдрахманов.
Ярышны күзәткәндә, Вахитов районы буенча көрәш тренеры Марат абый Әхмәдиев белән сөйләшеп алдык. Ул - озак еллар дәвамында бик күп чемпионнар, спорт осталары әзерләгән шәхес. Сүз уңаеннан, Расих Габдрахмановның да остазы ул.
- Элек Казан чемпионатында Вахитов районыннан 25 әр көрәшче катнаша иде. Бүген 14 спортчы Вахитов районы данын яклады. Быел Казан чемпионатында көрәшчеләр саны бераз артты. Бу, мөгаен, Казан шәһәре көрәш федерациясенә яңа рәис билгеләнү белән дә бәйледер. Ярышның дәрәҗәсе бераз үсә барган кебек тоелды, - дип уртаклашты Марат Әхмәдиев.
Командаларга килгәндә, I - "Зилант" клубы, II - Яңа Савин, III урынны Совет районы көрәшчеләре яулады.
Азактан, вәгъдә ителгәнчә, чемпионнар арасында жирәбә юлы белән 14 нче модель айфон уйнатылды. Ул бүләк "Зилант" өчен көрәшүче, чыгышы белән Кукмарадан булган Инсаф Кәримуллинга чыкты. Котлыйбыз! Ул 85 кг да ярышты.
- Инсаф, моңа хәтле нинди айфон белән йөри идең?
- 11 нче иде.
- Отам дигән сиземләү бар идеме?
- Юк. Ышанмыйм да әле.
-Алда тагын да зур җиңүләр насыйп булсын!
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|