поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин элек үземне программист дигәч, танышларым мине виндоус куеп бирергә сорыйлар иде. Аннары үземне “архитектор баз данных” дип таныштыра башладым. Башта югалып калдылар. Аннары бакчага баз проектын ясап бирергә сорый башладылар.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
Архив
 
13.04.2024 Мәдәният

Рауда Шәймәрданова: «Күңелем «Ләйсән» дип яши»

«Ләйсән» сүзе борынгы фарсы теленнән «апрель» дип тәрҗемә ителә. Димәк, ике дистә еллар дәвамында халкыбызга дәртле биюләр, күтәренке кәеф, язгы кояш кебек балкып торган елмаюлар бүләк иткән ансамбльнең нәкъ шушы айда барлыкка килүе очраклы хәл түгел.

«Ләйсән» башкорт бию ансамбле 2004 елның апрелен¬дә “Самара шәһәре башкортлары Корылтае” иҗтимагый оешмасы каршында Рауда Шәймәрданова тырышлы¬гы белән оештырыла һәм бү¬ген¬ге көнгә кадәр аның канаты астында эшләп килә.
 
Ансамбль башкортларның «Карга туе», «Йыйын», «Талантлар Салават күпере» өл¬кә башкорт бәйрәмнәрендә, милләтара бәйрәмнәрдә һәм фестивальләрдә, башка чараларда катнаша. 
 
Ансамбльнең тынгы бел¬мәс җитәкчесе Рауда Дания¬ловна 2007 елның маенда Самара өлкәсе «Халык¬лар дуслыгы йорты» оештыр¬ган «Үзешчән сәнгать кол¬лективының иң яхшы җи¬тәк¬чесе» конкурсында I урын¬ны яулый; 2008 елның ию¬нендә «Ләйсән» коллективы, Башкортостанда узган V тө¬бәкара яшьләр Сабан туенда чыгыш ясап, II урын алу бәхетенә ирешә; 2009 елда «Халык үзешчән коллективы» исеменә лаек була. 
 
20 ел дәверендә «Ләйсән» ансамбле Самара өлкәсе губернаторы администрациясе, губерна һәм шәһәр Думалары, өлкә Мәдәният министрлыгы, Самара шәһәре мәгариф де¬партаменты, Ха¬лык¬лар дус¬лыгы йорты, «Бөтендөнья башкортлары Корылтае» халык¬ара иҗ¬тимагый бер¬ләш¬мәсе, Баш¬кортостан Респу¬бликасы Мәдәният һәм фән министрлыгы мак¬тау¬на-мәләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Аларның барысын да санап узарга да мөмкин түгел. 
 
«Ләйсән» ансамбле Самара өлкәсендә генә тү¬гел, ә аннан читтә яшәүче халыкларның да мәхәббәтен һәм тануын яулаган балалар ансамбле. Ул башкорт милли мәдәниятен популярлаштыруга зур өлеш кертә, коллективта канат чыгарган сәләтле балалар иҗади юлларын Самара өлкәсендә генә түгел, Башкортостанда да дәвам итәләр. 
 
 
Рауда Данияловна өлкә Халыклар дуслыгы йортында җәмәгатьчелек белән элем¬тәләр урнаштыру белгече булып эшли. Ул башка милли-мәдәни бер¬ләш¬мәләр һәм коллективлар җитәкчеләре арасында да абруй казанган профессионал. Рауда апаны белемле һәм инициативалы белгеч, тәҗрибәле һәм ышанычлы хезмәткәр, ярдәмчел кеше дип бәялиләр.
 
Күп еллар дәвамында Рау¬да Данияловна иҗтимагый тормыш казанында кайный, балаларга башкорт биюләре өйрәтүгә күп көч һәм энергиясен бирә, башкорт мәдә¬ниятенә карата мәхәббәт тәр¬бияли. Аралашучан һәм шат күңелле кешенең оптимизмы һәм иҗади омтылышлары башкаларга да йога. Профессиональ җитәкче буларак нәфис зәвыгы һәм сәнгать культурасы белән аерылып тора. 
 
Рауда Шәймәрданова Боль¬¬шая Черниговка райо¬ны¬ның Таллы авылында ту¬ып-үс¬кән. Балачактан би¬ергә ярат¬кан кыз, Куйбышев өл¬кәсе мәдәни-агарту уку йор¬тының хореография бүле¬ген һәм педагогия институтын тәмамлый. Ул укыганда Куй-бышевта «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият  ансамбле гөрләгән чак бу¬ла. Биюче кыз шул коллективта бию турында хыяллана һәм максатына ирешә.
 
 - Бу ансамбль составында мин зур сәхнәнең «тәмен» татыдым, биюгә гашыйк булуыма тагын бер кат инандым һәм гомерем буе шушы иҗади эшемнән аерылмадым. «Ялкынлы яшьлек» белән мин Казан сәхнәләрендә чыгыш ясау бәхетенә ирештем, рәх¬мәтле тамашачы алкышларына күмелү рәхәтен тойдым, – дип искә ала Рауда ханым. – «Ләйсән»гә беренче төркемне башкорт авылларыннан килгән балалардан җыеп тупладык, алар бию элементлары белән бөтенләй таныш түгелләр иде. Беренче чыгышларыбыз иң гади биюләрдән башланды. Шул вакыттан бирле коллектив акрынлап үсә, менә инде 20 еллыгына да килеп җиттек. Шундый озын гомерле һәм популяр ансамбль оештыра алырмын, ул «Халык коллективы» исеменә лаек булыр дип уйламаган да идем. Репертуарда, нигездә, башкорт биюләре. Кайвакыт татар бию¬ләре дә өйрәнәбез. Кыен¬лыклар да булмады түгел, әмма барысын да җиңеп, алга атладык. Бүген дә «Ләйсән» башкорт балалары ансамбле яши һәм остара бара. Минем өчен ул балам кебек, күңелем «Ләйсән» дип яши!
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 13.04.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы