поиск новостей
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
10.04.2024 Шоу-бизнес

Мөнир Рахмаев: «Гаилә кордым, тик әти-әниләр моңа шат түгел»

Татар эстрадасының иң эпатажлы артистларының берсе — «Йолдызлар фабрикасы»н тәмамлаган Мөнир Рахмаев белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Иң якын кешеләр ник аралашмый - бу сорауга да җавап эзләдек.

– Мөнәсәбәтләрне җайларга тырышасызмы соң?
– Тырышып карадык, ләкин әни белән килешеп бетә алмыйбыз. Кызыбызны тугач күргәннәр иде. Ә Асмирага инде 4 яшь тулды. Әти-әнинең дә яшьләре бара, икенче елга әтинең юбилее да әле. Илсөярнең әти-әниләре белән күрешеп, аралашып торабыз. Әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр гаилә коргач начар якка үзгәрде. Бу хәл яңалык түгел инде. Элек тә кызлар белән очраша башлагач, әни: “Син безне яратмыйсың, безне оныттың”, – дия иде. Кызлар белән мөнәсәбәтләрне туктаткач, барысы да үз урынына кайтты.
 
– Сез ялгыз яшәргә тиеш идегезмени?
– Гаилә кордым, тик әти-әниләр моңа шат түгел. Ни кызганыч, Мөнир Рәшитович, аларның уллары, ярдәм иткән очракта гына яхшы булып кала ала. Әти-әнигә игътибарны киметсәм, шунда ук бәхәс башлана. Бәлки, хәзер аларның яше шундыйдыр. Әти-әнине хөрмәт итәм, әлбәттә. Туган нигезгә буш кул белән кайтканым юк, телефоннарына акча салып торырга да тырышам. Тик хәзер инде үземнең гаилә бар икәнен дә аңларга кирәк. Кодагыйлар да бер-берсе белән аралашмый. Мин ике ут арасында янам. Эшкә китеп бераз онытылам, тик бу бәхәсләрне искә алгач, кәеф төшә. Хатыным, балам белән авылга кайтып, әти-әниләр белән бер өстәлгә янына утырып, сөйләшәсе, кунак буласы килә. Әлегә бу проблеманы хәл итеп бетерә алмыйбыз. Хәзер инде Илсөяр дә аралашырга теләми, әни аңа да нинди генә сүзләр язып бетермәде. 

– Тормыш иптәшегезне социаль челтәрләрдә дә бик яманлыйлар. Сез моңа нинди мөнәсәбәттә?
– Бездә көнче кешеләр бик күп. Хәтта дус дип атап, бергә вакыт үткәрердәй кешем дә юк. Дусларыңның кем икәнен белергә теләсәң, әҗәткә акча бир диләр. Күп тапкыр акча биргән дә булды. Моның да ахыры хәерле булмады. Вакыт тормышта дуслар булмавын исбатлады. Иң якын кешем – тормыш иптәшем. Әйе, хәзер косметологик процедуралар бик популяр. Тормыш иптәшемнең иреннәре ясатылган, тешләргә винир куйдык, фитнеска йөри, үзен карый. Күкрәкләрен дә ясатырга телибез. Без бик “стильный” гаилә дип уйлыйм. Икебез дә матур булырга, имиджны сакларга тырышабыз. Илсөярне, гаилә корганда ук, безнең турында төрле сүзләр язачаклар, дип кисәтеп куйдым. Ул яман сүзләр язучыларга игътибар итми. Тормыш иптәшемне бик хөрмәт итәм. Бер тапкыр аны гомерлеккә югалта да яздым.

– Нәрсә булды соң?
 – Мин гастрольләргә киткән идем. Бу хәлне ул миннән яшерде, соңыннан гына белдем. Тормыш иптәшемнең бала табар вакыты килеп җитә иде. Ул бертуктаусыз коса башлаган, табиблар да сәбәбен ачыклый алмаган. Илсөяр бернинди операциясез, үзе бала тапты. Кызыбыз дөньяга килгәч, хәле җиңеләер дип уйлаган. Ә монда, киресенчә, Илсөяр сүрелә барган. Аның сукыр эчәгесе шартлаган булып чыкты. Табиблар ашыгыч рәвештә операция ясарга керешкәннәр. Эчке органнарын юдырырга, чистартырга туры килгән. Илсөярнең язмышы җептә эленеп торган. Кызыбызны да балалар хастаханәсенә алып киткәннәр, аңа да зыян килгән булган. Менә хәзер дә икенче, өченче бала алып кайтырга телибез, тик килеп чыкмый. Икебезнең дә анализларыбыз яхшы. Моңа Илсөяргә ашыгыч ясалган операция сәбәпчедер. “Кайчан тагын бала алып кайтасыз инде?” – диләр. Бик телибез, тик... 

– Ни өчен безнең халык пластика ясаган кызларны кабул итә алмый икән?
– Күпләр кешене белмичә, аның турында нәтиҗә ясый, нинди генә начар сүзләр язмый. Игътибар итсәгез, күп кенә җырчылар тормыш иптәшләренә пластика ясатмый, чөнки халыкка якынрак буласылары килә. Кайберләре хатынны үзгәртә алмагач, хыянәт итә. Тормыштан тәм табып, рәхәтләнеп яшәргә кирәк. Әгәр мөмкинлегең бар икән, нишләп ясатмаска соң? Тормыш иптәшемнең фотолары астында “ямьсез” дип язып комментарийлар калдыручы ир-атлар да ник үзләренең хатыннарына гына карап утырмый соң? Телисең икән, ясат. Һәркемнең тормышы үз кулында бит. Барысына да ярап бетеп булмый инде. 

– Винера Ганиева белән дуэт җырлап та күтәрелеп киткән идегез. Сезнең турында ул вакытта да имеш-мимешләр күп булды. Хәзер аралашасызмы?
– “Ак каен” җырын мин балачактан җырлап үстем. Винера Ганиева да аны башкарган икән. Без бер-беребезгә ярдәм иттек дип уйлыйм. Әлбәттә, бу җырдан соң мин күтәрелеп киттем, ә Винера Ахатовна үзенең популярлыгын исбатлады. Безнең арада бары эшлекле мөнәсәбәтләр генә иде. Институтта укыган чакларда аралаштык. Хәзер исә безнең юллар аерылды, кызганыч. Мәрхүмә Хәмдүнә апа Тимергалиева белән дә тагын җырлар яздырырга теләгән идек. Тик язмышка каршы килеп булмый. 

– Кызлар белән дә күп очрашканыгызны ачык әйтәсез. Тормыш иптәшегез сезне ничек үзенеке итте?
– Илсөяр минем өчен хатын-кыз идеалы. Хатыным тәмле итеп ашарга пешерергә, миллион долларга күренергә тиеш. Илсөяр бу таләпләргә туры килә. Яңа гына гаилә корган парларга бер-берсен аңлар өчен вакыт кирәк диләр. Ә без Илсөяр белән бер-беребезне беренче күрешүдән үк бер караштан аңлый башладык. Илсөяр кызу холкымны да бераз тыя белә. Шул ук вакытта үзенең фикерен дә әйтә. Фикере булмаган хатын-кыз белән яшәү бертөрле булыр иде. Минемчә, мөнәсәбәтләр һәрвакыт кайнап торырга тиеш. Без тормышка елмаеп яшибез. Гомер бер тапкыр гына бирелә, шуңа күрә аның тәмен тоярга тырышабыз. Кайчак кәефне күтәрер өчен икәү шопингка, массажга барабыз. Бергә вакыт үткәрергә яратабыз.

– Илсөяр нинди әни?
– Бала өчен яхшы – әни, минем өчен яхшы – хатын. Илсөяр күп вакытын кызыбызга багышлый. Ул бик юаш һәм шул ук вакытта таләпчән дә була белә. Мин аның белән бик канәгать, язмышыма рәхмәтлемен. Кызыма да, Илсөяргә дә чәчәкләр бүләк итеп торам. Миңа булган мәхәббәтләре, хөрмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. 

– Өйдә сез нинди кеше?
– Сәхнәдәге Мөнир белән өйдәге Мөнир икесе ике төрле кеше. Мәҗлесләрдән соң еш кына тынычлыкта калырга яратам. Бу вакытта мине тормыш иптәшем дә, кызым да борчымый. 

– Сезнең өчен акчага сатып ала алмый торган әйбер нәрсә?
– Ышаныч һәм сәламәтлек. Кешенең ышанычын яулап алу кыен. Тормыш иптәшемнең ышанычын югалтырга куркам. Бу хәл килеп чыкмасын өчен бер-беребездән берни дә яшермибез. Тормыш иптәшем сәламәтлегемне дә кайгырта. Дөрес һәм тәмле туклану ярдәмендә 4 килограммга ябыктым да әле. Гаилә тормышы мине яхшы якка үзгәртте.

– Соңгы тапкыр кайчан еладыгыз?
– Машинада барганда Сәгыйть Гыйбашевның “Әниемнең туган көне бүген” җырын ишеткәч күзләрем яшьләнде. Гаиләләребез аралашмавы искә төште... Әтинең юбилеена бергә җыелырга иде инде. Алар да яшәрми бит. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы