|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2024 Фаҗига
Яшел Үзән янындагы юлда авариядә өч кеше үлгәнКичә кич белән Йошкар-Ола-Яшел Үзән-Казан трассасының 115нче километрында авариядә 3 кеше һәлак булган. Фаҗига Казанга таба хәрәкәт ягында килеп чыккан. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте. Hyundai йөртүчесе юл кырыенда парковкада торган «Лада Гранта»га, аннары юл билгесенә бәрелә. Hyundai йөртүчесе һәм пассажиры, «Лада» йөртүчесе һәлак була.
Тикшерү эшләр бара, дип китерә хәбәрне Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|