поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
06.04.2024 Шоу-бизнес

ИлГәрәй хатыны Айгөл турында: "Тезләнеп сорасам да, китмәячәк"

Эстрада казанында кайнавына 24 ел үтеп киткән икән. Шул уңайдан үзе белән әңгәмә кордык.

– Казанның кыл уртасында урнашкан бинада концерт кую – күптәнге хыялым. Бик күп танылган җырчылар хисап тоткан концертлар залы ул, 1200 тамашачыны сыйдыра. Бәлки күпләр хәтерлидер дә, моннан 20 ел элек “Җәй кызы” исемле җырымны чыгаргач та, яшьләр арасында коточкыч дәрәҗәдә популярлашып, мине һәм иҗатымны тагын да бер баскычка югары күтәргән иде. Резеда апа Кадыйрова, Габделфәт абый Сафиннар белән гастрольләрдә йөри идем инде югыйсә, ә бу җырым белән мин тагын да популярлаштым. Һәм ул миңа үз сукмагымнан атлап китәргә көч бирде: группа туплап, концертлар белән авылларга чыгып киттем. Менә шул еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр үтелгән иҗат юлына кабаттан бер күз салып, барлык популяр җырларны тупларга исәп. 31 май көнне яраткан тамашачыларымны көтеп калам, истә калырлык кичә  булачак – ышандырып әйтә алам. 

– Юбилей программасы икән, димәк, кунак булып башка җырчыларның да чыгышлары көтелә?
– Юк, башка җырчыларны чакырмадым. Төркемемдәге егетләр-кызлар белән үзем генә чыгыш ясаячакмын. Кызларым – Адилә белән Камилә икесе дә музыка мәктәбенә йөриләр, миңа әйтми генә ниндидер номер әзерлиләр бугай, тамашачы өчен генә түгел, үземә дә сюрприз булыр ахрысы. 

– Юбилей концертларында, гадәттә сюрпризлар мулдан әзәерләнә, сездән дә көтелерме икән?
– Әлбәттә! Безнең гаиләбез белән бәйле булачак ул, әмма ни нәрсә икәнлеген әйтмим, кызыгы югала. Бу концерт грандиоз шоу булмас, әмма тамашачы рәхәтләнеп ят итсен, яшәргә көч, эшләргә илһам алып кайтып китсен өчен хәлемнән килгәнчә тырышачакмын. Билетларымның шактый өлеше инде сатылды, бу да 20 еллык эшчәнлегемнең бер нәтиҗәсе. Чөнки концертлар белән бик күп район-авылларда, чит өлкәләрдә булдым. Инде уңышын җыяр чак җиткән икән, шуңа инандым. Бу көннәрдә социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрем шартлый. “Җырларыңны яратабыз, концертыңа да киләбез”, – дип Оренбург белән Уфадан кадәр ике гаилә хәбәр салган, шуннан кадәр билет килеп алсыннар әле! Бу да җырчыга канат куя. Әле бит татар эстрадасында да чын Казан егете бер мин генә! Таш юллы мәркәзебездә үсеп тә татар телендә иркен сөйләшеп, үз милләтемә хезмәт итүем һәм күпләрнең яраткан җырчысы була алуым белән горурланам мин.  

– Соңгы елларда шунысы куандыра, җырчыларның кайберләре, элеккеге кебек авылларга кайтып концерт куя башлады. Андый милләтпәрвәрләр исемлегендә син дә бар. 
– Авыллар яшәсен өчен яшьләрнең калага килеп концерт каравы түгел, ә кич белән үз авылы клубында ял итү шартларын булдырырга кирәк. Мин үзем дә авылларны саклау яклы. Шуңа да 15 кеше җыеламы, 25 кешеме, әйткәнмен икән төркемем белән кайтам, концерт куям. Бер түгел, ун рәхмәт әйтеп калалар. Кеше азрак дип тә бер генә җырны да киметмибез, концертны тулысы белән эшлибез.

– ИлГәрәй, ләкин башкаладагы концертларыңны ни сәбәпледер ике елга бер генә куясың. Акча ягы кысанракмы, берәр хикмәте бармы, дигәндәй...
– Акчасыннан тормый эш, тамашачым белән сагынуны тоеп күрешергә яратам. Зарыгып көтеп алулары сәхнәгә килеп чыгуга ук сизелә, алкышлаулары ук үзгә. Бик тансык, рәхәт хисләр! Мактанмыйм, ләкин бер сулышта үтеп киткән концерттан соң да нигә бер генә көн куйдың, дип сораучылар да бар. Икенче, өченче көнне дә килер идек, диләр. Юк, һәр нәрсә тансыкка тәмле – тормыш кануны.

– ИлГәрәй, хәзер күп җырчылар үз хатыннарын төркемнәренә администратор итеп билгелиләр. Гаилә бюджетын тулыландыру ягыннан да отышлырак дип беләм, аннары көне-төне бергә булгач, көнләшү өчен җирлек тә калмый. Сезнең гаиләдә ничек? Айгөл администратор вазыйфасын башкармыймы?
– Минем тормыш дулкыным – Айгөлем балалар бакчасында инглиз теле укыта. Балалар ярата ул, тезләнеп сорасам да әлегә үз эшеннән китмәячәк. Параллель рәвештә миңа да булыша ул: образлар тудыру, репертуар туплау, фотосессия, клиплар мәcьәләсендә мин гел аның белән киңәшәм. Айгөл гаилә учагын саклауга зур көч куя, икебезгә дә әти-әнидән бирелгән тәрбия шундый: гаиләне беренче урынга куеп яшибез. Әгәр дә игътибар итсәгез, мин үзем дә гастрольләр белән артык мавыкмыйм, өйдән атналар, айлар буена чыгып китмим. Күпчелек балаларым белән мәш киләм. Балаларны үстерү дә бер вакыт кына. Ә Айгөл белән, чынлыкта андый ниятебез дә юк түгел, тик ул киләчәктә булыр, кызларыбыз үсеп, канат очыргач. Адиләбезгә дә быел 14 яшь тула, паспорт алачак. Камилә дә 9 яшен тутырды. Әле кайчан гына туганнар иде, үтә гомер. Айгөлнең продюссерлык эшен җилтерәтеп эшли алачагына ышанам мин, көчле ул, сүзен өзеп сөйләшә. Тормышта гына түгел, Айгөлемнең яраткан эшемдә дә уң кулым булуын, бергә эшләвебезне үзем дә бик телим. Әмма балалар хакына әлегә көтәргә кирәк. Ә  гаилә бизнесыбызны без бергә алып барабыз. Аллаһыга мең шөкер, кайсы өлкәдә эшләвебезне әйтмим, сер булып калсын, юкса күз тиюе бар. Әлегә чәчәк атып килә, тагын да киңрәк канат җәйгәч, бәлки “Шәһри Казан” укучыларына гына сөйләрмен дә.   

–ИлГәрәй, белүемчә әтиеңнең вафатыннан соң әниең ялгызы гомер кичерә. Үз өе белән яшәүчеләрнең бирде быел кыш кирәген – карны иште генә, ничек көрәп җитешкәннәрдер. Кышны ничек кичтегез?
– Әтием вафатына быел ноябрь аенда 5 ел булачак. Аның юклыгы нык сиздерә, әни дә үзен бик сагына. Икесе тиң, матур яшәделәр бит. Әнигә без авырлык китермибез. Чынлап та кар күп яуды, аны түктек тә, көрәдек тә. 2010 елда да кар күп яуган кебек иде, быелгысы белән чагыштырганда анысы берни булмаган икән. Әни инде, яз көне бөртеге калмас, эреп бетәр, артык нужаланмагыз, дисә дә, ишегалдын иркен тотарга тырыштык. Атна саен әни янына җыелашабыз. Мунча керәбез, әни тәмле ризыгын пешерә, безне сыйлый, дигәндәй. Быел әле теплицаны яңартырга кирәк, дип куйды. Озакламый бакча эшләре дә башланып китәр, ирләр эше безнең кулда, су сибүләр, чүп утаулар да балалар кулына калып бара, шөкер. Илләр генә имин булсын, матур яшәргә тулы хакыбыз да, моңа мөмкинлекләребез дә бар. Бәхетле булыйк! 
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»