|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2024 Җәмгыять
Чаллыда «Притяжение» микрорайонын су баскан (ФОТО)Чаллының «Притяжение» микрорайоны кар сулары астында калган. Җирле халык сүзләренчә, су Тукай районы кырларыннан агып килгән. Чаллы елгасы ярларыннан чыккан, су күләме арткан. Су торак йортларга кадәр килеп җиткән. Су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен шәһәр администрациясе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тиешле чаралар күргән. Яңа микрорайон халкы Чаллы елгасы суының бик тиз күтәрелгәнен күзкән. Алар өчен төн дә иртә дә тынгысыз була, су фатирларга ук үтеп керер дип борчылганнар, чөнки су сәгатенә 5 см тизлектә күтәрелгән. Һәм кичен МЧС чакырталар, дип яза Татар-информ.
«Мин МЧС чакырттым. Хезмәткәрләр килде. Нәрсә ачыкланды? Агымнан түбәнрәк ике дамба бар һәм алар тыгым барлыкка китерә. Суга китәр урын юк. Өстәвенә, Тукай районы кырларыннан да су килә», – дип сөйләгән микрорайонда яшәүче ханым.
Фото: © Эльмира Гайнетдинова
«Формула дома» идарәче компаниясендә урам себерүче булып эшләүче Константин Михайлов бу территорияне беренче тапкыр су басуы турында сөйләде. «Болай булганы юк иде. Анда дамба тора, диләр һәм су баскан. Ә хәзер безгә җыештырырга туры килә, ләм дә күп булачак, чүп-чар да күп», – дип зарланган ул.
--- |
Иң күп укылган
|