|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2024 Фаҗига
Татарстанда 10 яшьлек малай елгага егылып төшеп батып үлгән
Кичә кич Подгорный бистәсендә кеше үлеменә китергән фаҗига булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Балалар Солояз елгасы янында биек ярда уйнаган. Кайсыдыр мизгелдә аларның берсе юкка чыккан.
10 яшьлек малайны полиция хезмәткәрләре елгада яр буеннан ике метр ераклыкта табып алган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре баланың мәетен судан чыгарган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, балаларны караучысыз калдырырга ярамый һәм аларның язгы ташу чорында елга буенда уйнавына юл куймаска кирәк
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
--- |
Иң күп укылган
|