|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2024 Җәмгыять
Чистай яшүсмеренә социаль челтәрләрдә янаулар килүен полиция тикшерә башладыЧистайда полиция хезмәткәрләре яшүсмернең социаль челтәрләрдә янаулар алуын тикшерә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Элегрәк агентлык Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да булган теракттан соң бөтен ил буенча яшүсмерләргә акчага зур инфраструктура объектларын миналау турында тәкъдимнәр килә башлавы турында язды.
Чистайдан унынчы сыйныф укучысына шундый ук хәбәр килгән – аңа үз шәһәрендә теракт оештырырга кушалар, моның өчен аны барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәргә һәм эш өчен 2 миллион сум түләргә вәгъдә итәләр. Хатларда егеткә рәхимсез җәзалау белән дә яныйлар.
Тикшерү өчен яшүсмер янына полиция хезмәткәрләре килгән. Әмма «Татар-информ»га билгеле булганча, гаилә тәртип сакчыларына ишек ачмаган. Улының телефоны һәм ноутбугын (хәбәрләр алар аша килгән) тапшырудан яшүсмернең әнисе шулай ук баш тарткан.
Хәзер полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, янаулар килү фактларын һәм хәбәр җибәрүчеләрне билгели.
«Татар-информ» ачыклаганча, социаль челтәр аша янаулар алган малай 10 сыйныфта укый, өйдән белем ала. Нигездә өйдә утыра торган тормыш рәвеше алып бара.
--- |
Иң күп укылган
|