|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2024 Мәдәният
«Яшь башкаручылар конкурсы» турында еш килә торган сорауларга җавап
“Яшь башкаручылар конкурсы” Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Әлеге бәйге турында оештыручыларга бик күп сораулар килә. Шушы сорауларга җавап түбәндә: - Катнашу өчен гаризаны ничәсенә кадәр җибәрергә мөмкин? Гаризалар 30 мартның 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Гариза тутырырга сылтама: - Конкурста ничә яшьтән алып катнашырга мөмкин? Конкурста 1992 елның 1 гыйнварыннан 2008 елның 31 декабренә кадәр туган җырчылар һәм музыкантлар катнаша ала. - Яшем 35кә җитеп килә,мин бәйгедә катнаша аламмы? Беренче турга җырларыгызны җибәреп карагыз, жюри әгъзалары сайлап алса, икенче турга чакыру җибәрерләр. - II этап кайда үтәчәк? II этап 22 апрель көнне "Дом дружбы народов" бинасында үтәчәк. Адресы: Павлюхина, 57. Башлана 9:00. - Беренче турга 2 җыр җибәрү мәҗбүриме ул? Әйе, безгә сайлап алу мөмкинчелеге булырга тиеш. - Икенче турда беренче турга җибәргән җырларны башкарырга мөмкинме? Ул җыр сезне җиңүче итәргә мөмкин дип уйласагыз, башкарыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|